11 декабрьдә кунаклар “Ихлас” мәчете һәм Уфаның “Нур” татар дәүләт театры белән танышты. Шулай ук кунаклар “Нур” театры каршындагы мәйданда шагыйрь Габдулла Тукай һәм Бөек Ватан сугышы каһарманы Даян Мурзин һәйкәленә чәчәкләр салды.
Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, аның беренче урынбасары, Русия төбәкләренең татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Конгрессның Төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе, профессор Альберт Борһанов, Дини оешмалар белән эшләү секторының баш референты Баязит Зәйдуллин һәм башкалар катнаша.
12 декабрьдә кунаклар М. Акмулла исемендәге БДПУда, Уфаның 65нче татар гимназиясендә, “Лалә-Тюльпан” җәмигъ мәчетендә булды. “Матбугат йорты”нда кунаклар татар телендә нәшер ителүче “Кызыл таң” гәзите һәм “Тулпар”, “Әллүки” журналлары редакциясендә булды.
- “Кызыл таң” гәзитенә алдагы елда 105 ел тула. Гәзитебез 1918 елның 1 мартында Ырынбур шәһәрендә чыга башлый. Башта аның исеме - “Яңа авыл”га, аннары 1930 елның 1 гыйнварыннан “Коммуна” дип үзгәртелә. 1941 елның 8 июлендә гәзит чыгудан туктый, Ш. Шәймәрданов һәм редакциянең тагын берничә журналисты фронтка китә. 1944 елның 12 мартында гәзит “Кызыл таң” дигән исем белән яңадан чыга башлый, - дип басманың тарихы белән таныштырды “Кызыл таң”ның баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов. - “Яңа авыл” — “Коммуна” — “Кызыл таң”ны чыгаруда бик күп күренекле шәхесләр эшләгән. “Башкортстанның халык шагыйре” дигән мактаулы исемне йөртүче сигез талант иясенең өчесе — Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш, Әнгам Атнабаев — гәзитнең элекке хезмәткәрләре. Журналисттан зур язучы булып киткән Гариф Гомәр, Нәҗип Асанбаев, Әсгать Мирзаһитов, Динис Исламов, Әнвәр Бикчәнтәев, фән докторлары Үзбәк Гыймадиев, Илдар Низамов, Марсель Бакиров һәм башкалар — коллективның горурлыгы.
“Кызыл таң” - республикада беренче конверген редакция. Без, иҗтимагый-сәяси гәзиттән тыш, “Тулпар” яшьләр журналын һәм “Әллүки” балалар журналын чыгарабыз. Шушы ук коллектив сайтта һәм социаль челтәрләрдә дә эшли. “Кызыл таң” сайтын - ай саен 300 меңгә якын, “Тулпар”ны - 175 мең, “Әллүки”не 35 мең кеше укый. Социаль челтәрләрдә актив эшлибез. Аена “ВКонтакте” социаль челтәрендәге “Кызыл таң”ның төркемендә яңалыкларны - 2 миллион 100 мең, ә “Одноклассники”да 1 миллион 200 мең кеше укый.
- Ел ахырында без Башкортстанга килеп нәтиҗә ясый торган форматта чаралар үткәрәбез. Быел Бөтендөнья татар конгрессының төбәкләрдәге оешмалары җитәкчеләрен бирегә алып килдек. Сезнең редакция эшчәнлеге белән танышу программага юкка гына кертелмәде. Татар матбугаты белән бәйле подписка, социаль челтәрләрдә эшләү мәсьәләләре бертөрле, ул аерым төбәккә генә хас түгел. Сез әле әйтеп үткән мәгълүматлар, бүгенге хәл-шартларда бик - зур саннар. Сезнең бер канат астында өч редакциянең эш алымнары шактый үзенчәлекле, - диде Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.
Очрашу ахырында кунаклар - гәзит редакциясенә, ә баш мөхәррир аларга “Кызыл таң”ның юбилее уңаеннан чыккан китаплар, гәзит-журналлар бүләк итте. Очрашу истәлеккә гомум фотосурәткә төшү белән тәмамланды.
Фото: Динар Кәлимуллин