Тирә-як ап-ак кар белән төренеп, салкыннар урнашкач, авылларда иң күңелле мәшәкатьләрнең берсе – каз өмәләре башлана. Өйдән-өйгә йөреп каз йолкулар, күмәкләшеп җыр башкару – күпләребезне балачактан бүгенге көнгә кадәр озата килүче матур йола ул. Борынгы йолаларны тергезү һәм киләсе буыннарга тапшыру максатын күз уңында тотып, Башкортстанның “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының район бүлекчәләре каз өмәләре үткәрә. Шундый матур бәйрәм Илеш районының Карабаш авылында яшәүче Зинфира һәм Равил Шәемовлар йортында да узды. Ә каз өмәсе үткәрү – үзе бер дәрәҗә, ул кешенең юмартлыгын, киң күңеллелеген күрсәтә.
Күпләп каз асраучы гаилә быел өмәне урындагы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм “Ак калфак” оешмасы әгъзалары белән берлектә үткәрде. Әйткәндәй, Зинфира Вәдүт кызы татар хатын-кызлары оешмасының урындагы бүлекчәсенә җитәкчелек итә. Күптән түгел генә биредә бик матур итеп “Сөмбелә” бәйрәмен үткәргәннәр иде. Менә инде каз өмәсен дә җитәкче үз йортына авылдашларын, туганнарын һәм “Ак калфак”ның башка район бүлекчәләре әгъзаларын җыеп, бердәм рәвештә, бик матур итеп оештырды.
Әлеге чарага балаларны да чакырып, халкыбызның каз өмәсенә бәйле күркәм гореф-гадәтләре, матур йолалары, җыр һәм биюләре, уеннары белән таныштырдылар. Ул гына да түгел, кызлар бүген байтак эшләрне өлкәннәр белән бергә башкарды: канат сыдырды, матур теләкләр әйтеп, мендәрләр тутырды. Каз мамыгыннан мендәр ясау – үзе бер сәнгать. Әлфинә апа Хафизова, Венера апа Ганиева, Рәзифә апа Сәлимгәрәева бу эшнең ничек башкарылуын күрсәттеләр.
– Мондый эшләр күмәк эшләнсә, хәерле була. Мендәрне бәхет теләп тутырырга кирәк. Безнең халыкта борынгыдан калган матур гадәт бар – йортта кызы яисә оныгы булган кешенең пар мендәре әзер торырга тиеш. Шулай ук элекке заманнардан ук урын-җиргә карап та хуҗаларның муллыкта яшәвен күзалларга мөмкин булган. Түрдә тышлыклары матур итеп чигелгән, каз мамыгы тутырылган чиста, матур мендәрләр хуҗабикәнең уңганлыгын да күрсәтеп торган, – ди Венера апа.
Каз өмәсенең иң күңелле мәле – йолкынган казларны көянтәгә асып, елгага чайкарга бару. Монда да балалар зур теләк белән катнашты: изге теләкләр әйтеп, киләсе елда да бу йортта казларның күп булуын теләп, каурыйларны сибеп бардылар. Карабаш урамнары җыр-моңга тулды. Урындагы мәдәният йорты җитәкчесе Резида Мәрданова, көннең салкын булуына карамастан, кулыннан гармунын төшермәде, өмәчеләрне су буена җырлатып алып барды.
Авылның уңган хатын-кызлары елга буена килеп җиткәч, көянтәгә эленгән казлар белән биеп алдылар да эшкә керештеләр: “Тәмле-майлы, киләсе елга да күп булсын”, — дип, казларның эчен-тышын салкын су белән юдылар. Ә эш беткәч, уйнарга да ярый дигәндәй, халкыбызның түгәрәк уеннарын уйнадылар.
Елга буе моңлы җырларга, шат авазларга күмелде. Өлкәннәр яшьлекләрен искә алды, яшь буынга исә гореф-гадәтләр мирас итеп тапшырылды. Бу матур йолабызга ямь өстәп, хуҗабикә су буенда ук, бәйрәмдә катнашучыларны “каз коймагы” белән сыйлады. Ә иң күңеллесе, казларны инештә чайкап кайткач, зур өстәл артына җыелышып чәй эчү булды. Юылган казларны элеп керүгә өмәчеләрне телеңне йотарлык ит бәлеше көтә иде.
Татар халкы һәрвакыт үзенең йолаларына тугры булды, чөнки алар безгә бик ерак бабаларыбыздан мирас булып калган. Тик онытмаска, сакларга, буыннан-буынга җиткерергә иде аларны. Менә мондый чаралар оештырылып тора икән, әлбәттә, йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез онытылмаячак. Яшь буын да, аларның әһәмиятен аңлап, үзләренең тормышында шуларга таянып яшәячәк.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.
Илеш районы.