+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
14 декабрь 2022, 10:40

Радий Хәбиров Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салды

Башкорт теле көнендә Мифтахетдин Акмулла исемендәге стипендия дә тапшырылды.

Радий Хәбиров Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салдыРадий Хәбиров Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салды
Радий Хәбиров Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салды
14 декабрьдә, Башкорт теле көнендә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күренекле шагыйрь һәм мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салды. Скульптура композициясе Башкорт дәүләт педагогия университетының уку корпусы алдына куелган.

Билгеле булуынча, 14 декабрь республикада Башкорт теле көне дип игълан ителде. Бу дата 2019 елда Башкортстан Башлыгы указы белән булдырылды һәм XIX гасырның бөек мәгърифәтчесе Мифтахетдин Акмулланың туган көненә багышланды. Ул - үз иҗаты белән Башкортстанның мәгариф һәм милли әдәбияты үсешенә җитди йогынты ясаган олы шәхес.

“Сезне Башкорт теле көне белән ихлас котлыйм. Бу бәйрәм яңарак, берничә ел элек булдырылды. Бу - бик мөһим вакыйга. Башкорт теле – милләт теле, туган тел, халкыбызның байлыгы икәнлеген барыбыз да аңлыйбыз. Шуңа күрә без аңа зур игътибар бүләбез, бүген һәм башка көннәрдә күп чаралар үткәрәбез. Башкорт телен үстерү һәм саклау өчен ул модада булырга, яшьләр башкортча сөйләшергә, аны өйрәнергә тиеш”, — диде республика Башлыгы тантаналы чарада.

Башкортстан Башлыгы БДПУ каршындагы мәйданда университет студентларына Мифтахетдин Акмулла исемендәге стипендияләрне тапшырды. Алар ел саен Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан югары уку йортлары һәм колледжлар укучыларына укудагы һәм фәнни эшчәнлектәге уңышлары өчен билгеләнә.

Быел стипендиягә Башкорт дәүләт педагогия университеты студентлары Айгүзәл Мортаева, Юлия Буракова һәм Сюзанна Аракелян лаек булды.

 
 
Фото: glavarb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас