+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
14 декабрь 2022, 18:55

"Туган тел" шигыре 45 телгә тәрҗемә ителгән!

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча быел республикада Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның тууына 90 ел тулу билгеләп үтелә.

"Туган тел" шигыре 45 телгә тәрҗемә ителгән!
"Туган тел" шигыре 45 телгә тәрҗемә ителгән!

Шул уңайдан Бөтендөнья башкортлары корылтае шагыйрьнең "Туган тел" шигыренең дөнья телләренә тәрҗемә ителгән җыентыгын әзерләде. Әлеге проектка Русия һәм дөнья төбәкләреннән 54 автор – халык шагыйрьләре, профессиональ әдәби берлекләр әгъзалары, тәрҗемәчеләр кушылды.

Шигырь 45 телгә тәрҗемә ителгән: урыс, авар, ногай, украин, итальян, белорус, кумык, цахур, фарсы һәм башкаларга.

Тәрҗемәләрен милли басмаларда бастырырга өлгергән балалар язучылары аеруча активлык күрсәтте. Болар - кумык телендә чыгучы "Тангчолпан", даргин телендәге "Лачин" журналлары. Шунысы игътибарга лаек, башкорт шигыре әдәби телдә генә түгел, башкорт теле диалектларында да бирелгән.

Рәми Гарипов үзе 50дән артык авторны башкорт теленә тәрҗемә иткән. “Туган тел” әсәрендә автор үзенең туган җиренә һәм халкына булган мәхәббәтен чагылдырган. Шуңа күрә дә, мөгаен, тәрҗемәчеләр әлеге проектка кушылган һәм үз телләрендә халкына булган мәхәббәтне чагылдырган.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: