+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
23 декабрь 2022, 17:02

Гөрләп үтә, шаулап үтә авылда каз өмәсе!  

Авылларга кабатланмас ямь өстәүче каз өмәләре борын-бо­рын­нан татар халкы өчен ап-ак карлы кышның беренче билгесе һәм, әлбәттә, бизәге булган. Бик еш күренеш булмаса да, әле дә бу күркәм йола яшәп килә: республи­кабызның төрле почмакларында каз өмәләре гөрләп үтүе хакында күңелле хәбәрләр килеп ирешә. Күптән түгел шундый бәйрәмнәрнең берсендә катнашырга да туры килде.

Гөрләп үтә, шаулап үтә авылда каз өмәсе!
Гөрләп үтә, шаулап үтә авылда каз өмәсе!  
Каз өмәсен Дүртөйле районының Көшел авылында гомер кичерүче Рәзилә һәм Фәнил Солтановлар оештырды. Көшелне ямьләп, балкып утыручы ике катлы йортларын сурәтләмәбез геройлары лаеклы ялга чыккач төзеп кергән икән.
Йорт хуҗалары өмәгә килүчеләрне капка төбендә үк җыр-моң белән каршы алды. Чарага, нигездә, Рәзилә ханымның иҗат буенча ахирәтләре — “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешма-сының Дүртөйле бүлекчәсенә караучы “Әллүки” халык фольклор ансамбле әгъзалары җыелган иде, шуңа өмә үзе бер музыкаль композициягә әверелде.
— Без бит гомер буена шәһәрдә яшәгән кешеләр, — ди Рәзилә Хәмәтнур кызы. — Ирем дә, мин дә химзаводта хезмәт салдык. Яхшы эшләгәч, фатирлы да булдык. Әмма күңел һәрчак авылга тартты. Аның сандугачлы чишмә буйлары, бәбкә үләне каплаган урамнары, үзенә генә хас моңга чумган иртә-кичләре һич истән чыкмады.
— Гомеребез, нигездә, Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә узды, — дип сүзгә кушылды Фәнил Фәрит улы. — Ике ул үстердек. Икебез дә хезмәт ветераны. Мин Учалы районының Ахун авылыннан, ә Рәзилә – Дүртөйле кызы. Лаеклы ялга чыккач, форсат табып, тормыш юлдашымның туган ягыннан җир участогы сатып алып, йорт салдык. Гүзәл белән Дүртөйле тарафларына гел кайтып йөри идек, мин дә бу матур табигатьле төбәкне бер күрүдән үз иттем.
Рәзилә ханым ахирәтләрен тәбикмәк белән чәй-ләтеп алганчы йорт хуҗасы казларны чалып та өлгер-де, Солтановлар ихатасында күңелле эш башланды.
— Каз өмәсе — җиргә ап-ак кар ятып, барлык хәят агарып, чистарынып киткәч оештырыла торган чара. Ул күмәк эш кенә түгел, ә элек-электән халкыбыз өчен матур итеп аралашу, күңел ачу бәйрәме дә булган, — диде каз йолыкканда “Әллүки” халык фольклор ансамбле җитәкчесе, шагыйрә Светлана Васикова. — Каз өмәсен татар яшьләре аеруча көтеп алган, җиткән кызлар өчен ул үзләренең уңганлыгын, киләчәктә яхшы хуҗабикә булачагын күрсәтү мөмкинлеге дә биргән. Каз өмәсенә чакырсыннар өчен алар су буена күпләп бәбкә төшергән авыл апаларына җәйдән үк сүз салып куйган, “мине өмәдән калдырмагыз”, дигән.
Йоннары йолкынган казларны көянтәгә асып, хатын-кызлар чишмәгә, су буена алып төшкәннәр. Агымсуда түшкәләрне бик чиста итеп юганнар. Гадәттә, гармуннар алып, хатын-кызлар белән бергә ир-егетләр дә чишмәгә төшкән. Каз өмәсе моңлы да, дәртле дә көйләргә күмелеп узган...
Каз йонын йолыкканда өмәдә катнашучыларның күмәкләп татар халкының “Каз канаты” җырын башкаруы, күңелле такмаклар башкаруы чарага ямь өстәде. Каз мамыгыннан йорт хуҗаларына, изге теләкләр әйтә-әйтә, парлы мендәрләр дә тутырылды.
— Авылда тормыш-көнкүреш уңайлыклары хәзер шәһәрнекеннән һич ким түгел: кранны ачсаң, суның салкыны да, җылысы да гөжләп агып тора. Каз түшкәләрен дә ихатада гына юу мөмкинлеге бар, әмма, әйдәгез әле, картәни-әниләребез кебек, түшкәләрне бизәкле көянтәләргә асып, су буена алып барып чайкатыйк! — дип тәкъдим итте хуҗабикә.
Аның сүзләрен яше-карты хуплап каршы алды. Көшел авылының оста гармунчысы, “Әллүки” халык фольклор ансамбленең алыштыргысыз музыканты Радик Хәйруллинның өздереп уйнаган көйләре астында хатын-кызлар, көянтәләренә каз түшкәләрен элеп, су буена юл тотты. Авыл урамы күңелле җыр-моңга күмелде.
“Күмәкләгән — яу кайтарган” ди бит халык. Өмәчеләр дә бер тында барлык эшне тәмамлап куйды. Йорт хуҗабикәсенең бу вакытка инде мичтә каз итеннән әзерләнгән бәлеше пешкән, сый-хөрмәт тулы табыны әзер иде.
Мәҗлестә катнашучылар Рәзилә Хәмәтнур кызы белән Фәнил Фәрит улын бергә тату гомер кичерүләренә дүрт дистә ел тулуы уңаеннан ихлас тәбрикләде. Йорт хуҗалары исә еракта калган яшьлек хатирәләре белән бүлеште.
— Рәзилә белән Уфада таныштым, — диде Фәнил Фәрит улы. — Бер күрүдән гашыйк булдым мин аңа. Болай булды бу хәл: автобуска чираттагы тукталышта бер кыз килеп керде. Инде җиткән кыз булса да, калын толымнарына ак тасмалар кушып үргән. Әллә шул ак тасмалары, әллә очкынлы карашы белән ушымны алды – шул миз-гелдән бирле күзләрем башка беркемне дә күрмәде...
— Авылдан килеп, “Синтезспирт” заводына эшкә урнашкан гына чак иде, — дип, тормыш юлдашының сүзен дәвам итте хатыны. — Шәһәр модасын белмим, чәчләрне дә мәктәпкә йөргән чактагы кебек үрә идем. Фәнил автобустан миңа ияреп төште һәм шул минуттан без аерылмадык дисәк тә дөрес булыр. Икебез дә арытаба Казан университетына химик-технолог белгечлеге буенча укырга кердек. Мин диплом алдым, Фәнил: “Син укы, мин — ир кеше, гаиләне тәэмин итим,” — дип, укуын ташлады. Аның янында һәрчак үземне кадерле итеп тойдым, мине дә, улларыбызны да тормыш җил-давылларыннан һәрчак курчалап яшәде. Бу өйне үз көчебез, балалар, туганнар ярдәме белән генә салдык. Икенче катын Фәнил бөтенләй үзе генә күтәрде.
Солтановлар кош-кортны күпләп асрый. Быел, мисал өчен, каз һәм үрдәкләрнең баш саны 70кә җиткән булган! Бакчачылык белән дә бик яратып шөгыльләнәләр. “Мичуринчылар” дип йөртә аларны авылдашлары: бер җимеш агачына икенчесенең үсенте-сен бәйләп тә үстерә беләләр.
— Адәм баласының бәхете хезмәттән ямь таба белүендә һәм янында ярты сүздән аңлар якын кешесе булудадыр, — ди Солтановлар. — Без бу яктан бик бәхетле. Көшелдә яши башлагач, тормышыбызның яңа, тагын да күркәмрәк чорына аяк бастык: авылдашларыбыз — бик яхшы, ачык йөзле, ярдәмчел кешеләр, балаларыбыз кайтып, хәл белешеп тора. Бер сүз белән әйткәндә, һәр яңа көнгә сөенеп, киләчәккә якты планнар корып яшибез.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.

Фото: М.Латыйпова
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: