Утырыш Идарә әгъзалары белән таныштырып китүдән башланды. Ни генә дисәң дә, 25 ел дәвамында эшләп килгән оешманың Идарәсенә яңа кешеләр җыелды. Анда үз һөнәрләрен яхшы белүче, татар дөньясында ныклы урын биләүче һәм милләтебез өчен янып-көеп яшәүче һәм җиң сызганып эшләргә әзер булган төрле өлкә вәкилләре керә. Аларның барысын да бер зур омтылыш, изге ният берләштерә – туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклау һәм үстерү. Әлегә Идарәгә 20дән артык кеше керде. Башкарма комитет җитәкчесе Заһир Хәкимов билгеләвенчә, телебезне саклау юнә-лешендә эшләргә әзер булган, бу юнәлештәге проектларын тормышка ашыру теләге белән янучыларны бу исемлеккә кертү мөмкинлеге бар.
Шулай ук утырышта мәдәният, мәгариф, матбугат, дин, эшкуарлык, яшьләр белән эшләү буенча комиссияләр төзү турында да сүз барды. Киләчәктә комиссия утырышларына төрле министрлыклар, ведомстволардан белгечләр чакырып, проблемаларны җиткерү һәм хәл итү өчен бик уңайлы булачак.
Башкарма комитет җитәкче-сенең урынбасары Зәлия Ахунова җыелучыларны алдагы елга эш планы белән дә таныштырып үтте. Ул исә, барлык яңгыраган фикер-ләрне исәпкә алып, тагын да тулыландырылды. Планда каралган чараларның күбесе теге яки бу районның бренды булып китүе дә ихтимал. Әйткәндәй, Заһир Әхсән улы билгеләвенчә, Башкортстан Республикасы кануннары буенча, һәр районга бер бренд чарасын үткәрергә рөхсәт ителә һәм моның өчен 500 мең сум акча бүленә. Әлегә Башкортстан татарлары конгрессының иң эре проекты – “Туган тел” конкурсы Дүртөйле районының бренд чарасы дип танылды һәм ул Мәдәният министрлыгының киләсе ел планына кертелде. Димәк, Башкортстан татарлары конгрессы һәм башка татар иҗтимагый оешмалары тәкъдим иткән чаралар да шундый статус алуы ихтимал, өстәвенә, аларны тормышка ашыру өчен финанс ярдәме дә күрсәтелә.
Аннары сүз Идарә әгъзаларына бирелде. Һәркем эшне оештыру буенча үз фикерләрен белдерде. Мәсәлән, Башкортстан татарлары конгрессының Стәрлетамак шәһә-ре бүлекчәсе рәисе, доцент, филология фәннәре кандидаты, Уфа Фән һәм технологияләр универ-ситетының Стәрлетамак шәһәре филиалы татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире Илсур Мансуров сүзен эш планына өстәмәләр кертү тәкъдиме белән башлады.
— Эшебез чаралар үткәрү белән генә чикләнергә тиеш түгел. Әлбәттә, аларның һәрберсе үз урынында, һәрберсе мөһим, ә инде җыелышып, үзебезне борчыган мәсьәләләрне дә күтәреп, аларны хәл итү юлларын карарга тиешбез, — диде Илсур Салихҗан улы.
Аның фикеренчә, җитди мәсьә-ләләрне хәл итүгә корылган җыелышларны Уфада гына түгел, башка урыннарда да оештырырга кирәк. Илсур Салихҗан улының чыгышы бик эчтәлекле булды, ул, байтак проблемаларны күтәреп, аларны уңышлы хәл итү юлларын да тәкъдим итте. Шулай ук мөһим проектларының берсе – университетның Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы тарафыннан оештырылып килүче “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән...” дигән, мәктәп укучылары арасында үткәрелгән республика бәйгесе турында да әйтте һәм аны киләчәктә бергә-ләп дәвам итәргә тәкъдим итте. Ул бик зур әһәмияткә ия, чөнки ул Башкортстанда яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнең, язучыларның иҗатына багышлана.
Төрле һөнәр ияләренең татар телендә балалар белән эшләү максатын күз уңында тоткан тагын бер проект – “Тәрбия дәресләре” төбәкара татар этномәдәнияте конкурсы да җыелучыларда зур кызыксыну уятты.
Идарә составына кергән изге күңелле шәхесләрнең тагын берсе — Венера Миңнебаева. Венера Галибай кызы 30 елдан артык хәйриячелек белән шөгыльләнә. Әле дә ул зур проект өстендә эш алып бара – ялгыз калган өлкәннәр, Әфган сугышы инвалидлары һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итү теләге белән яна. Бу уңайдан ул уй-фикерләре белән уртаклашты, хезмәттәшлеккә чакырды һәм үзе дә татар клубы оештыру яисә осталык дәресләре үткәрү өчен бина бирергә дә, башка яклап та ярдәм итәргә әзер булуын билгеләде.
Эшкуарлык буенча комиссия составына Венера Миңнебаевадан тыш, Башкортстан татарлары конгрессының Салават шәһәре бүлекчәсе рәисе, Башкортстан Республикасында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе, Салават шәһәрендәге “Хатын-кыз һәм бизнес” оешмасы җитәкчесе, Салават шәһәр округы хакимияте башлыгы каршындагы Эшкуарларның координация советы әгъзасы Клара Сабирҗанова һәм актер, җырчы, Башкортстан Республикасының халык, Татарстан Республикасы-ның атказанган артисты Идрис Кәлимуллин да керде. Алар да үзләре ягыннан нинди ярдәм күрсәтә алулары турында сөйләде.
Русия Федерациясенең Журналистлар берлеге әгъзасы, продюсер, арт-проектлар төзү инициаторы Илдар Дәүләтов үзенең эшчәнлеге һәм проектлары белән таныштырып үтте, эш планына кертү өчен үз идеяләрен җиткерде. Шуларның иң кызыклысы – әлегә дөньяда булмаган селфи-парклар төзү проекты. Автор билгеләвенчә, халык мәкальләре һәм әйтемнәре ниге-зендә булдырылган скульптуралар янында яшьләр селфи гына төшми, шул ук вакытта халык иҗаты белән дә таныша ала. Бу уңайдан ул Конгресс белән берлектә студентлар арасында конкурс игълан итәргә һәм үткәрергә дигән тәкъдимен җиткерде. Моны исә республикада яшәүче төрле милләтләрнең халык иҗаты белән бәйләп, Башкортстаныбызның милли колоритын чагу итеп күрсәтүдә, мәкальләрен һәм әйтемнәрен популярлаштыруда зур ярдәм булачак, дип билгеләде Илдар Галимхан улы.
Шулай ук зурлап чәй фестивале уздыру хыялы белән яна. Көрәшчеләргә һәм Габдрахман Кадыйровка һәйкәл кую башлангычы белән чыгарга дигән тәкъдимен дә җыелучылар кул чабып кабул итте һәм бу эшне озакка сузмаска кирәклеген билгелә-деләр. Эш планына Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучы-ларының иң яхшы әсәрләреннән торган җыентыгын чыгаруны кертергә кирәклеген дә ассызыклады ул.
Автор-башкаручы Гөлфия Шәвәлиева — беренче белеме буенча укытучы. Шуңа баланы туган телендә сөйләшергә өйрәтү алымнарын өйрәнә, үзе дә төрле чараларны куллана. Бу уңайдан ул үзенең “Татар гаиләсендә – татар баласы” дигән проекты белән таныштырды. Әлеге проект үз телен өйрәнергә теләүче гаиләләр белән эшләүне күз уңында тота.
“Туган тел” телеканалының чыгарылыш мөхәррире Дилә Мөхәррәмова-Хәйретдинова үзен “мин татарның бер бәхетле баласы” дип таныштырды. Чынлап та, аның бар булмышы татар мохите белән бәйле. Әлеге утырышта ул “Балаларны татар теленә ничек өйрәтергә?” дигән уе белән уртаклашты.
Татар телендә нәшер ителүче матбугат басмаларына ярдәм итү юлларын эзләргә һәм, тәү чиратта, бу эшне үзебездән башларга кирәклеген дә ассызыклады матбугат комиссиясенә керүчеләр.
Бу бик кирәкле, бик эчтәлекле очрашу булды, бергәләп, киңәш-ләшеп, бихисап планнар билгеләнде. Аларның барысын да уңышлы итеп тормышка ашырырга насыйп булсын!
Эльвира Ямалетдинова, "Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.