+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
9 гыйнвар 2023, 09:30

Мәңгелеккә – яшьлек илендә

Күренекле якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевның тууына 90 ел.  

Мәңгелеккә – яшьлек илендә
Мәңгелеккә – яшьлек илендә

1956 елда нәшер ителгән “Татар поэзиясе антологиясе”н әледән-әле кулыма алып караштырам. 114,5 басма табаклы, 916 битле, тиражы 8 мең данә бул­ган чын-чыннан рухи хәзинә бу. 1212 елда ук “Йосыф вә Зөләйха” поэмасын язган Кол Галидән башланып, Илдар Юзеев белән төгәлләнгән. Анто­ло­гиядә “Җырлар бирәм” шигыре һәм “Таныш моңнар” поэмасыннан өзек басылган бу егеткә 23 яшь булган. Биредә үк Илдар Гафур улы Юзеевның 1933 елның 3 гыйнварында Яңавыл районының Ямады авылында укытучы гаилә­сендә туып-үскәнлеге, 1954 елда Казан педагогия институтын тәмамлавы турында языла. “Аның иҗаты да институтта укыганда башланып китте, — диелә анда. — 1953 елда “Тормыш җиңә” дигән поэмасы дөнья күрде. Совет яшьләренең тойгыларын гәүдәләндергән бу әсәрне укучылар җылы каршыладылар. 1956 елда яшь шагыйрь “Таныш моңнар”дигән икенче поэмасын бирде һәм шул исемдә тәүге шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Илдар Юзеев әле Казанда “Пионер” журналында эшли”.

Башкортстанның булачак халык шагыйре Әнгам Атнабаев Тәтешле районындагы туган авылы Күрдемдә 1943 елда әдәби түгәрәк оештыра, анда күрше-тирә авыллардан да аз-маз шигырь яза белүче малайлар, шул исәптән Ямадыдан ике бертуган — 12 яшьлек Нил һәм 10 яшьлек Илдар да йөри. (Соңыннан алар икесе дә Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты булды). Түгәрәк әгъзалары хәтта “Яшь иҗатчы” дигән кулъязма әдәби журнал да чыгара.
Илдар Юзеев гомеренең ахырына кадәр ул заманнарны сагынып искә алды, Әнгам Атнабаевның шул замандагы хатларын да саклады. Менә Күрдемнән 1946 елның 31 июлендә язылган хат:
“Нил һәм Илдар! Атнабайдан кайнар сәлам!
Дөрес, сез үпкәләгәнсездер, чөнки мин сезгә күптәннән бирле хат яза алмадым. Минем соңгы көннәрдә вакыт та булмады. Аның өстәвенә, Күрдемдә дә аз булырга туры килде. Яңавылга бардым, Тәтешледә бер ай читтән торып укыдым, пионер лагеренда бер ай яттым. Менә шулай вакыт дигән нәрсә җитми дә калды. “Яшь иҗатчы” журналын да даими чыгарып булмады, ләкин калган саннар артыннан куып җитәрмен әле дип чамалыйм.
Сезнең әдәби эшләр ничек соң? Әниегезнең сүзенә карап, әллә әдәбият белән шөгыльләнүне куеп тордыгызмы? Болай эшләсәгез, бик начар. Чөнки сез­нең икегездә дә талант бар. Ул талантны үстерергә, баетырга һәм ныгытырга кирәк! Әгәр язган әйберлә­регез булса, зинһар, миңа җибәрегез әле, үземнең дә танышасым килә. Шулай ук “Яшь иҗатчы” да материал сорый. Ямадыдагы башка иптәшләргә дә шул “зинһар”ны җиткерегез. Материалларыгыз бишьеллык план, укучы­ларның җәйге ялгы, хезмә­те, Ватаныбыз кырларында барган бөек төзелешләр, хезмәт батырлыклары, яңа уку елына әзер­лек барышы, үзегезнең районда авыл Советында, авылдагы үзгә­решләр турында булсын. Гому-мән, нинди яхшы нәрсәләрегез бар — җибәре­гез.
Әтиегез өйдәме, әниегез ни­хәл­­дә, әбекәй нишләп кенә йөри соң әле? Аларга сәлам! Сагынам мин сезнең гаиләгезне. Печән, утын хәзерләдегез­ме? Һ.б.
Нил, лагерь тормышыннан бе­рәр нәрсә язып җибәр әле. Ул турыда мин кызыксынам һәм синнән җавап алырмын дип ышанам.
Илдар, кечкенәм минем! Җәйне ничек үткәрәсең, күңелсез түгелме, шигырь­ләр язасыңмы? Минем дә укыйсым килә ул шигырьләрне.
Хат көтәм. Я, сау булыгыз минем кечкенә дусларым! Эшегездә бөек уңышлар теләп: Атнабай”.
Илленче еллар башында Илдар Юзеев әдәбиятка үзеннән өлкәнрәк булган Шәүкәт Галиев, Хисам Камалов, Рәшит Гәрәй, Гамил Афзал белән бергә килеп керә. Иң яше һәм иң балкып килеп кер­гәне ул була. Аның каләмдәшләре дә, әдәбият белгечләре дә бу хакта күп яз­ды. Шагыйрьнең юбилейлары уңаеннан моңа аеруча еш игътибар ителде.
Гадәттә, шулай була бит ул: кайбе­рәүләрнең гомер бәйрәмнәрен үткәргән­дә: “Аңа илле яшь тә тулдымыни инде?” — дип гаҗәпләнәләр, чөнки хезмәтләре чыпчык борыны кадәр генә була. Илдар Юзеевның алтын юбилее якынлашканда да гаҗәпләнделәр: “Аңа илле яшь кенә туламыни?” — диделәр, чөнки шигърият­тә дә, драматургиядә дә уңышлары исәпләп-санап кына бетерерлек түгел иде.
Менә минем кулымда “Казан утлары” журналының 1983 елгы 1нче саны. Анда Илдар Юзеевның “Мәңгелек белән очрашу” дигән шигъри фантастик трагедиясе һәм бу әсәргә сәнгать белгече Рәүф Игъламовның рецензиясе урнаштырылган. “Без бу әсәрнең дөньяга килүен көтә идек инде, — дип яза рецензия авторы. – Илдар Юзеев, моңарчы дистәдән артык сәхнә әсәре иҗат итеп, үзен кеше күңелендәге иң нечкә тибрә­лешләргә сизгер лирик, трагедия һәм комедия остасы буларак танытты. “Кыр казлары артыннан” һәм “Сандугачлар килгән безгә”, “Онытылмас бәет” һәм “Соңгы төн”, “Бәхе­темнән узып барышлый” драмалары һәм “Кайтмый калсам, көтәрсеңме?” комедиясе... Ниһаять, Тукай образын терелткән шигъри трагедия — “Очты дөнья читлегеннән...” Шигырь һәм проза белән язылган, жанр һәм сурәтләү алымнары белән бер-берсенә һич охшамаган әсәрләр... Автор безне тор-мышның төрле катламнарына, авыл һәм шәһәр йортларына, төрле һөнәр, төрле буын кешеләренең катлаулы язмышларына алып керә... Әлегә кадәр Юзеев пьесаларының сюжет вакыты ХХ гасыр башыннан да элгәрерәк дәверләргә чигенгәне юк иде әле. Ләкин андый әсәр дөньяга килергә тиеш иде. Шигъри иҗатында гасырлар агышына, мәңгелек таш диварлар авазына колак салган, мәңгелек сораулар турында уйланган әдипнең драматургия өлкә­сендә, сәхнә теле белән Мәңгелеккә мөрәҗәгать итүен көтә идек без. “Мәңгелек белән очрашу” — Илдар Юзеев иҗатындагы төп тема һәм мотивларның табигый үстереле­ше һәм закончалыклы дәвамы”.
“Казан утлары”ның төгәл 40 ел элек чыккан бу санында Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның зур күләмле мәкаләсе басылган. Ул болай дип яза: “Илдарның “Тормыш җиңә” дигән беренче поэмасыннан, аңа шагыйрьлек исеме алып килгән “Таныш моңнар”ыннан башлап, барлык 20 поэмасын да, бик күп сандагы шигырьләрен дә, республикабыз театрларында һәм илебез­нең башка сәхнәләрендә уйналган дис­тәдән артык пьесасын да беләм шикелле. Аларның язылган, китап булып басылган чакларына да, шагыйрьнең сөенеч-шатлыкларына, иҗат газапларына да шаһит булдым. Инде менә “Мәхәббәт китабы” дигән аеруча тулы җыентыгы кулга килеп керде.
Турысын әйтик, шигырьләрне бер-бер артлы күп итеп, бер утыруда тоташ уку — гомумән, авыр һәм, әйтер идем, гөнаһ эш. Шигырьдән туган хисләр йомарлам-йомарлам булып күңел байлыгына әйләнә барырга тиеш. Әгәр шулай түгел икән, шигырь укудан ни файда?! Илдар Юзеевның соңгы китабын укый башлаганчы күңелдә шундыйрак бер курку хисе посып тора иде. Сөенечкәдер — ялгышканмын. Һәр шигыре, һәр поэмасы таныш булуга, инде бер мәртәбә укылган булуга карамастан, тәүге укыгандагы хисләр сүнмәгән булып чыкты, кабат уку белән алар яңарды, дулкынландырды. Чын поэзиянең көче, күрәсең, кабат-кабат дулкынландыра алуындадыр.
Илдар Юзеевның нинди шагыйрь, нинди шәхес булуын үзем аңлаганча укучыларга сөйләп бирер алдыннан иң әүвәл аның гармунчы булуына тукталып китәсем килә. Илдар-гармунчы берәүне дә кабатламый. Баян дип тә шашмый ул, аккордеон дип тә авыз суын корытмый, аның иң яратып уйнаганы — хромка. Казан фабрикаларында ясалган гадәти генә, күрер күзгә әллә ни зур да булмаган гармун Илдар кулына килеп эләк­теме – үзгәрә дә китә. Илдар белән гармун бер­бөтенгә әйләнәләр. Илдарның борын канатлары киерелә, башы гармун өстенә ята, ә бармаклары, озын ак бармаклары гармун теллә­рендә бии. Мондый чакта тирә-юньдәге кешеләр дә, йортлар да, урман-сулар да, зәңгәр күлләр дә онытыла. Шундый да бирелеп, шундый да бер ихласлык белән уйный Илдар гармунны, андый сәгатьләрдә дөньяда моң гына яши, тоташ бер агынты булып агылган, җаннарны айкап алган моң гына торып кала.
Илдар Юзеевның поэзиясенә, утыз ел буена иҗат иткән шигъриятенә карата да шушы ук образны кулланырга булыр иде. Ул — зур сулышлы поэзия авторы, әмма аның гражданлык хисләре кайда башлана да, күңелләрендәге иң нечкә, иң интим хисләре кайчан бөреләнә — моны аерып каравы кыен. Тагын шул кадәресе бар: гадәти тормышта Илдар шыпырт егет, әкрен егет, аны хәтта шагыйрьдер бу дип әйтүе дә кыен; башны кырынрак салып, бер кулны ныграк селтәп, гел үз алдына карап йөрер, яки берәр көтелмәгән шаян сүзне дуслары­ның әңгәмәсенә китереп кыстырыр да тагын үз дөньясына чумар, синең белән бүтән алыш-биреш булмас.
Менә хәзер, “Мәхәббәт китабы”ндагы шигырь-поэмаларны укып чыккач, мин аның бик күп белемле, бик тә кайнар хисле, чын шагыйрь икәнен тагын бер аңладым, тәнкыйтьчеләр Илдар Юзеев поэзиясен ачып бирдек дип тә әйтә алмый торганнардыр әле дигән фикергә килдем.
Илдарны “яшьлек шагыйре”, диләр. Бу сүздә дөреслек бар. Әмма “яшьлек шагыйре” дип әйтү белән генә Илдарның иҗади йөзе ачылып бетми. Әйе, яшь­леккә ул гомере буе тугры. 1956 елда яз­ган “Таныш моңнар”ында яшьлек хис­ләре Зөфәрнең өздереп гармун уйнавында да, авыл егетен, игенчене үзенә тиң күрмичә вузга керергә китеп барган, анда эләгә алмыйча, Зөфәрен сагынып, үкенеп елаган Резидәкәйнең саф күз яшьләрендә дә бар. Әмма бу чорда әле Илдар башы-аягы белән Такташ поэзия­сенә чумган, Такташтагы романтиклык, бунтарьлык, яшьлеккә хас тилемсәлек аны бөтенләе белән, хәтта стихияле рәвештә биләп алган иде. Шигъри алымнар, образ, сурәтләр, героиняга эндәшү, аның сөенечен, моң-зарын уртаклашу формалары Илдарның Такташ шигъри мәктәбендә яшәвен әйтеп тора иде...”
Илдар Юзеев шагыйрьләрдән беренче буларак 1968 елда Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премиясенә лаек булган иде. Ул шулай ук Татар­станның халык шагыйре (1993 ел), Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1980), ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1979, 1983) иде.
1994 елның җәй уртасында “Тулпар” чыга башлагач, Илдар Юзеев журнал коллективына һәм аның укучыларына котлау һәм бер шәлкем шигырьләрен җибәрде. Алар икенче санда ук басылды.
Мәшһүр якташыбыз 2004 елда вафат булды.

Фәрит Фаткуллин.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: