+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
26 гыйнвар 2023, 17:53

Бәбиләрдән кемгә калфак, кемгә түбәтәй

Кемнәр бу? Кайда бу? "Сөбеханаллаһ", дип карагыз.

Бәбиләрдән кемгә калфак, кемгә түбәтәй
Бәбиләрдән кемгә калфак, кемгә түбәтәй

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында, театрның балалар студиясе татар төркемендә шөгыльләнүчеләр һәм аларның ата-аналары өчен калфак һәм түбәтәй тегү буенча осталык дәресе узды.

Милли баш киемен тегү серләре белән Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы вәкиле Рима Әминева уртаклашты.

Кичә дәвамында баянчы, җырчы һәм композитор Салават Әхсәнов җыелучыларны милли көйләр белән сөендерде. Осталык дәресендә катнашучылар, тегү эшләреннән тыш, җырладылар һәм биеп тә алдылар.

Өйләренә әзер калфак-түбәтәйләр белән кайтып киттеләр. Чараны оештыручы - студия педагогы Айгөл Юлъякшина. Шундый ук чара театрда янә бер тапкыр 29 гыйнварда, кичке спектакль алдыннан узачак.

Бәбиләрдән кемгә калфак, кемгә түбәтәй
Бәбиләрдән кемгә калфак, кемгә түбәтәй
Бәбиләрдән кемгә калфак, кемгә түбәтәй
Бәбиләрдән кемгә калфак, кемгә түбәтәй
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: