+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
7 февраль 2023, 11:59

Һәйкәле дә җырдан коелган

Олуг әдипнең истәлегенә багышланган чаралар Дүртөйле җирендә зур оешканлык белән үтте.Бөек шагыйребез Наҗар Нәҗминең 105 еллык юбилеен аның якташлары – Дүртөйле халкы зур әзерлек белән каршы алды һәм бик күркәм итеп үткәрде. Шигъриятебез йолдызының якты истәлегенә, чагу иҗатына багышланган чаралар Дүртөйле шәһәрендә һәм Наҗар Нәҗминең туган авылы Миңештедә узды.

Һәйкәле дә җырдан коелган
Һәйкәле дә җырдан коелган

Бәйрәм шагыйрьнең Дүртөйле шәһәрендә урнашкан һәйкәленә чәчәк салудан башланды. Бөек әдип истәлегенә берсеннән-берсе эчтәлеклерәк шигырьләр укылды, аны күреп белгән шәхесләр кадерле истәлекләре белән уртаклашты.
– Наҗар аганы студент чакта без еш кына башкалабызның Матросов исемендәге паркында очрата идек. Бөек шагыйребез халыкка һәрчак ачык, мөлаем булды. Безнең белән дә вакытын һич кызганмыйча ачылып китеп сөйләшә иде, – дип хатирәләре белән бүлеште шагыйрә Лариса Абдуллина. – Бөек Ватан сугышы солдаты, шигъриятебез аксакалы һәрчак гаделлек ягында булды. Каләм белән дә, корал белән дә Туган илебез азатлыгы өчен җанын-тәнен аямыйча көрәшкән олуг шәхес алдында чиксез ихтирам белән баш иябез.

Очар өчен канатлар бар

Дүртөйле районы үзәк китапханә­сендә “Очар өчен канатлар бар” дип аталган, хал­кыбызның данлы улы Наҗар Нәҗминең 105 еллыгы уңаен­нан оештырылган шигърият фестиваль-конкурсына респуб­лика­бызның төрле районнарыннан, хәтта чит илләрдән 60тан артык каләм тибрә­түчедән 200гә якын шигырь килгән иде. Алар мәртәбәле һәм тәҗрибәле жюри – Русиянең һәм Башкортстан- ның Язучылар берлекләре әгъзалары Лариса Абдуллина, Руслан Сөләй­манов, Светлана Васикова, Рафаил Хафизов, Илдус Тимерханов тарафыннан тикшерелде. Бәйгенең иң яшь иҗатчысына 8 яшь булса, иң өлкәне тугызынчы дистәне ваклый!
Иҗади конкурста урыс, татар, башкорт телләрендә шигырьләр яңгыра­ды. Авторларның һәркай­сы күңел түреннән ургылып чыккан хис-тойгыларын, уй-фикер­ләрен тамашачыларга түкми-чәчми җиткерергә омтылды. Бу максатта сәнгати сөйләм алымнары да, берсеннән-берсе күркәмрәк сәхнә киемнәре дә кулланылды. Дүртөйле шәһәре­нең Наҗар Нәҗми исемен йөртүче башкорт гимназиясе укучысы 15 яшьлек Илүзә Фәйзулли­наның шигырьләре, әлбәттә, яшьлек, мәхәббәт, беренче кайнар хисләр хакында. Ул үз шигырьләрен көйгә дә сала икән, җырларын гитарада уйнап башкарып, тамашачылар­ның сөюен яулады.
Мәмәдәл авылында гомер кичерү­че Эльвира Шәрипованың чыгышын исә күз яшьләренә манчылмый тыңлап булмады. Аның иҗат җимеш­ләренең күбесе әлеге вакытта махсус хәрби операциядә катнашкан улына багышланган. Батыр ул үстергән ананы барлык зал аягүрә басып алкышлады.
Чакмагыш районының Рапат авылыннан килгән ветеран-укытучы Рәсимә Ильясованың “Без үзебез Рапаттан” дигән шигырен яше-карты тын да алмый тыңлады. Барлык гомерен мәгариф өлкәсенә, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә багышлаган тәҗрибәле укытучының йөрәгеннән ташып түгелгән хис-тойгылары, уй-фикерләре беркемне дә битараф калдырмады. Рәсимә ханымның шигырь­ләрендә туган авылы Рапат, аның эшсөяр халкы өчен чиксез горурлык та, Бөек Ватан сугышында башын сал­ган каһарман солдатлар, төрле “кайнар нокта”ларда батырларча һәлак бул­ган укучылары өчен әрнү дә, әлеге вакытта нацистларга каршы көрәшүче авылдашлары өчен борчылу да – барысы да бар. Туган авылында бөек җырчыбыз Илфак Смаковның музеен булдыру да – Рәсимә Гыймран кызының изге гамәл­ләреннән берсе.
“Кызыл таң” журналисты, шагыйрә Рәзилә Низамованың иҗат җимеш­ләре рифма-ритм ягыннан төзеклеге, тирән мәгънәсе белән аерылып тора. “Тургай” шигырен укыганда күз алдына туган якның диңгез кебек чайкалып утырган тук башаклы иген кырлары килде, колакта тургайның шатлыклы җыры яңгыраган­дай булды.
Дүртөйле шәһәрендә яшәп иҗат итүче нефтьче-шагыйрь­ләр Таһир Якупов һәм Фәнис Рәхмәтуллинның шигырьләренә ихласлык, фәлсәфилек һәм халыкчанлык хас. Алар бер ишетүдән күңел түренә кереп урнаша, уйланырга, хисләнергә мәҗбүр итә.
Кояшлы Италиянең Кальяри шәһәрендә яшәүче якташыбыз Рәмзия Шәрәфетди­но­ваның конкурска юллаган шигырьләрен аның иҗатташ дусты Рифа Хаҗиәхмәтова укып ишеттерде. Уфадан шагыйрь Рәзиф Зөбәе­ровның чыгышы һәркемнең күңеленә хуш килде.
Бер мәкалә кысаларында бәйгедә катнашучыларның барысын да телгә алып үтеп булмый, тик шунысын билгелисе килә: безнең халык, бөек шагыйребез Габдулла Тукай әйт­кәнчә, зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул!
Шигъри бәйгенең җиңү­че­ләре дип Ләлә Мөкминова, Милена Кәримова, Илүзә Фәй­зуллина табылдылар. Икенче дәрәҗә дипломга Вадим Занин, Марсель Булатов, Диаз Галә­ветдинов, өченче дәрәҗә дипломга Лиана Йосыпова, Ләйсән Галләмова, Рәсимә Ильясова лаек булдылар.

Наҗар Нәҗми исемен йөртүче гимназиядә

Наҗар Нәҗми исемен­дәге башкорт гимназиясе коллективы кунаклар хозурына шагыйрьнең катлаулы да, гүзәл дә тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итте. Сәхнәдә Наҗар­ның бала чагы, Бөек Ватан сугышы ялкыны өткән яшьлеге янә яңарды, йөрәк каны кушып язылган әсәрләре сәнгатьле укылды.
Бу көнне гимназиядә шагыйрь истәлегенә волейбол турниры да оештырылды. Аның җиңүчеләренә Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды.

Миңештедә шагыйрь рухы яши

Юбилей чараларының иң тетрән­дергеч мизгелләрен, мөгаен, һәркем шагыйрьнең мәңгелек йорты – Миңеште авылының Үр башы дип аталган калкулыгында кичергәндер.
– Әтиемнең иң мөкатдәс өч хыялы бар иде. Шуларның беренчесе – туган төяге Миңеш­тегә кайтып, картлыгында биредә яшәп, мәңгелеккә шушыннан күчү булды. Бу хыялы тормышка ашты. Моның өчен мин әтиемә иҗат йорты төзеп биргән Дүртөйле районы хакимиятенә чиксез рәхмәтле­мен. Бу күркәм йортта әтием гомеренең соңгы айларын яшәде, һәркөн иртә таң белән уянгач, туган авылының табигатенең гүзәллегенә сокланып, бакчасында саф һавасын күкрәк тутырып сулап кинәнде. Биредә аның икенче сулышы ачылгандай булды, “Ничек элек Миңештемнең бу кадәр матур икәнлеген күрмәдем икән?” дип, берничә тапкыр гаҗәпләнгәненә шаһит булырга туры килде.
Әтиемнең икенче хыялы – әти-әнисенә, картәни-картәтие­безгә һәйкәл кую иде. Бу изге ниятен дә ул чынбарлыкка әверелдерде.
Минем өлкән улым бер айлык чагында әтием, аны кулына алып: “И Ходаем, шушы сабыйның 16 яшькә җитүен күрә алсам, бәхетле булыр идем!” – диде. Бу аның өченче хыялы иде. Ул да тормышка ашты: 1999 елның 28 августында оныгына 16 яшь тулды, ә сентябрьнең 9ында әтием мәңгелеккә күзләрен йомды. Вафатына 36 сәгать калганда ул күзләрен ачты да миңа: “Кызым, кызыл тышлы папканы бир әле, язып бетерәсе җырым бар”, – диде. Бу аның соңгы сүзләре булды. Күпме языласы шигырьләр, җырлар аның олы, тынгысыз, барлык Җиһанны өзелеп сөюче йөрәгендә калды икән – билгесез...
Миңа 9 яшь кенә иде әле. Ми­ңештегә кайтып килгәндә әтиемнең Үр башына тукталуы һәм: “Кызым, мине, вафат булгач, бирегә җирләя­чәкләр”, – дигәне хәтергә уелып калган. Әтиемнең васыятен үтәп, аны үзе теләгән калкулыкка җир­ләүләре, монда аның хөрмәтенә зур мемориаль комплекс төзегәннәре өчен якташларыма, республикабыз җитәкче­легенә мәңге рәхмәтлемен! – диде әдипнең кызы Алсу Әбдел­нәгыймова.
Изге урында – Шагыйрь кабере янында аның каләмдәш­ләре, иҗат­ташлары да якты хатирәләргә бирелде. Чарада катнашучылар Наҗар Нәҗми­нең йорт-музеен да күрде. Монда барлык нәрсә шагыйрь үзе ничек калдырса, шул килеш саклана: эш өстәлендә кәгазьләре, киштәдә аерылмас моңлы дусты – гармуны һаман аны көткәндәй...

Мәңге тынмас Наҗар моңы

Кичен Дүртөйле Мәдәният сараенда зур концерт булды. Анда Наҗар Нәҗми исемендәге район премиясе тантаналы рәвештә тапшырылды. Әйткән­дәй, әлеге премия 1998 елда булдырылып, аңа 24 шәхес лаек булды. Бу бүләкне беренче булып үзешчән композитор Мөдәрис Морзаханов Наҗар Нәҗми сүзләренә язган “Кандаулы тау” җыры өчен алды. 1999 елның февралендә, Наҗар аганың туган көнендә, Дүртөйле районы Мәдәният сараенда үткәрелгән тантанада халык шагыйре бу бүләкне аңа үз куллары белән тапшырды. Кызганычка каршы, мондый чарада Наҗар ага беренче һәм соңгы тапкыр катнашкан булып чыкты...
Концерт барышында сәхнә йолдызлары Фидан Гафаров, Радик Динәхмәтов һәм Дүртөйле талантлары Наҗар Нәҗми сүзләренә язылган җырларны башкарды. Композитор Рим Хәсәновның Дүртөйлегә багышлап язган җырының премьерасы булды.
Бәйрәмнең кульминациясен – Наҗар Нәҗми исемендәге район премиясенең быелгы лауреатларына тапшыруны һәркем түземсезлек белән көтте. Бу югары бүләккә быел халкы­бызның яраткан артисты Фидан Гафаров, танылган композитор Рим Хәсәнов һәм филология фәннәре кандидаты Мәдинә Хәмидуллина лаек булдылар.

Фото: М.Латыйпова

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: