+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
10 февраль 2023, 16:27

Халык җаны - аның авыз иҗатында

Кушнаренко районының Карача-Елга авылында әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрне кадерләп саклыйлар, яшь буынның күңеленә салып куяр өчен, аларны сәхнәдән дә күрсәтәләр.

Халык җаны - аның авыз иҗатында
Халык җаны - аның авыз иҗатында

Авылда мендәр тутыру, ястык кою кебек күркәм гадәт күптән яши. Әнкәйләребез бирнәгә ястык-мендәр тутырганда каз мамыгын кызларыннан да учлап салдырган, һәр уч мамык белән сүрүгә бер теләк тә төшә барган. Бүген, сатып алынган ястык-мендәрләр заманында, бу гадәт онытылып бара. Шуңа да Резеда Мортазина җитәкчелегендәге авыл мәдәният йортының иҗат коллективы бу күренешне сәхнәләштерергә булган.

- Бер сәхнәгә менгәч, без халкыбызның уен, җыр, бию кебек "энҗе"ләрен дә күрсәтергә булдык, - ди тамашаның сценарий авторы, авыл старостасы Эльвира Фәрәхетдинова. - "Түбәтәй", "Йөз салу" уеннарын уйнадык, такмак әйттек.

Авылдашлар яраткан "Карача-Елганың атказанган артистлары" Зөлфия Бикташева белән Рөстәм Ахуновның җырлавы, Лилия Кәримованың, шулай ук кызлар коллективының - татар, Гүзәлия Шәмсиеваның башкорт биюләре, Зәлифә Гәрәеваның сәнгатьле итеп шигырь сөйләве, Илүсә Ширгазинаның "утлы" такмаклары, Роза Сәетованың гармун моңнары чарага ямь өстәде.

- Үзебезнең "артист"ларга җитәме соң?! - ди Карача-Елга авылы хакимияте башлыгы Марс Тимерханов. - "Кушнаренко энҗеләре" район фольклор фестиваленә сайлап алу этабында уңышлы чыгыш ясадык, алга таба да уңышларыбыз булачак, күрерсез!

Күрербез дә, халык күңелен аңлап, аның "гәүһәр"ләрен кадерләп саклаучы авыл халкы белән бергә сөенербез дә әле!

Автор фотосы.

Халык җаны - аның авыз иҗатында
Халык җаны - аның авыз иҗатында
Халык җаны - аның авыз иҗатында
Халык җаны - аның авыз иҗатында
Халык җаны - аның авыз иҗатында
Халык җаны - аның авыз иҗатында
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: