+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
10 февраль 2023, 15:50

Кирәк икән – җырлый да, кирәк икән – уйный да...

“Кызыл таң”ның “Бәйләнештәге” төркемендә үткәрелгән “Җырлыйк әле” бәйгесендә җиңүче Фәнил Ходайбирдин нәкъ шундыйлардан.

Кирәк икән – җырлый да, кирәк икән – уйный да...
Кирәк икән – җырлый да, кирәк икән – уйный да...
Җиңүчебез белән якыннан танышу өчен ул яшәгән Авыргазы районының Мостафа авылына юлландым. Адресын ныклап кына белмәсәм дә, бу гаилә яшәгән йортны бик тиз эзләп таптым. Урамдагы ялт итеп торган йорт янына килеп туктадым, дөрес килмәсәм, кереп сорап чыгармын дип, капкага таба атладым. Ихатада музыка ишеткәч, күңелгә җылы йөгерде – ялгышмаганмын, елмаеп хуҗа үзе дә килеп чыкты. Малларын карап йөргән чагы икән. “Эш арасында да җырлыйм мин, иптәшкә радио эленеп тора, матур җыр булса, мин дә аңа кушылам”, – ди Фәнил абый.

Чынлап та, әңгәмәдәшем бик ихлас, ачык кеше булып чыкты. Күңеленнән моң ургылган кешене башкача күз алдына да китермәгән идем.
Шушы җирдән, шушы туфрактан ул. Күпбалалы, җырлы-моңлы гаиләдә туып үсә һәм бөтен гомере туган авылы белән бәйле. Әти-әнисенең төп ниге­зендә тормыш корган. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, туган колхозына эшкә урнаша.
– Авыл үзеннән җибәрмәде, хуҗа­лыкның да гөрләп торган чагы. Хәрби комиссариат водительгә укытып чыгарды, һөнәр бар, шунда ук эш тәкъдим иттеләр. Шуңа авылдан чыгып китү турында уйлап та карамадым, – ди Фәнил Ансарулла улы.
1986 елда шушы ук авыл кызы Рәсимә Фәрит кызы белән гаилә кора. Ике бала – бер кыз, бер ул тәрбияләп үстергән Ходайбирдиннар. Бүген инде алар үз гаиләләрен корып, әти-әни­ләрен бәхетле картәти-нәнәй ит­кәннәр. Кызлары Әлфия Башкорт дәүләт университетының филология факультетын кызыл дипломга тәмам­лап, бүген Уфа шәһәрендә яши һәм мәктәп­тә эш­ли. Уллары Айдар, Уфа елга училищесын тәмамлаганнан соң, армия хез­мә­тендә йөреп кайткан, әлеге вакытта эчке эшләр органнарында хезмәт итә.
Фәнил абый үзе “Живое село” дигән оешманың Мостафа авылында урнашкан сугым цехында хезмәт сала. Әңгәмәдәшем әйтүенчә, авыл җирендә эш күп булса да, бер генә көне дә гармунсыз, җырсыз үтми.
“Гармунда уйнарга кайчан өйрән­дегез соң?” – дигән соравыма да ничек җавап бирергә белми аптырап калды. Бераздан елмаеп, балачак елларына кайтып килгәндәй, үземне белә башлаганнан бирле, дип җавап бирде. Әйт­кәндәй, әтисе дә, ике абыйсы да (хәзер мәрхүмнәр инде) оста гармунчы булганнар. Әтисе — Бөек Ватан сугышы инвалиды, уң кулы каты яраланып кайтса да, гомере буе гармунда уйнаган һәм бу сәләте аның улларына да күчкән. Гомумән, бу йортта һәрвакыт гармунга ихтирам зур була. Авыр сугыш вакытында да халкыбыз әнә шул гармун белән күңелен юаткан, асыл ир-егетләр аның белән сугышка кергән, җиңеп кайткан. Барлык шатлык-куанычларны да, моң-зарны да әнә шул гармун-дус белән уртаклашкан. Фронтовик әтиләре өчен дә бу уен коралы зур мәгънәгә ия булган.
Кечкенә чагында Фәнил әтисенең һәм абыйларының осталыгын хәйран калып күзәтә. Тәүге тапкыр гармунны да кулына аны күтәрерлек чагында ук ала. Ничә яшьләр булгандыр, үзе дә белми. Ә менә каз бәбкәләре караган җиреннән качып, бакчадагы карлыган куаклары арасында гармунда уйнарга өйрәнүен ул ачык хәтерли. Өлкән­рәкләрнең гармунда уйнарга мунчада тиз өйрәнәсең, дигән киңәшен тыңлап, Фәнил моны да сынап карый. Караңгы мунчаларда гармун тартып күпме утырылгандыр, иң мөһиме – буйсындыра ул бу уен коралын.
Ә тәүге гармун аңа абыйларыннан кала. Ул ватылгач, 4-5нче сыйныфларда укучы малай нишләргә белми. Елаганын күреп, әтисе: “Улым, елама, әйдә, утыр мотоциклга, күрше авылдагы кибеткә барып киләбез”, – дип, Веселовка авылына алып бара һәм яңа гармун сатып алып бирә. Әтисенең мондый бүләгеннән башы күккә тия малайның. Үзе әйтүенчә, шул чактагы хис-тойгыларны сүз белән генә аңла­тып та булмый. “Чайка” гармуны бик озак хезмәт итә аңа.
— Кичләрен авыл урамнарын моңга күмеп, таң атуга гына кайтып керә идек. Куллар өшеп бетә, кызлар перчаткалар бирә – тик туктама, уйна гы­на! Безнең яшьлек әнә шулай күңелле үтте, — дип искә ала ул.
Ул гармунны күрше авылдагы танышлары туйга сорап тора. Ләкин кире кайтарганда ул уйнарлык хәлдә булмый. Егетнең янә кәефе төшә. “Нәрсә булды, улым?” — ди әтисе. Аңа хәлне сөйләп биргәч, әтисе янә күрше авылга алып китә һәм “Рябинушка” дигән гармун белән кайтып керәләр. Армиягә киткәнче кулыннан төшерми ул аны, кадерләп кенә йөртә. Бер сабак алгач, сорасалар да, бирми, үзе генә уйный.
— Мин армиядән кайткан чорда кассеталы магнитофоннар модага керде. Абый йорттагы бер гармунны шуңа алыштырып кайткан. Бик ачуланды әти. “Нигә алай иттең инде, улым? Әнә энең дә гармунсыз калды. Үзең яңаны алып бирәсең!” – диде каты гына. Абыйга рәхмәт – алып бирде, – ди Фәнил абый.
Ә киләсе гармун — туй бүләге, апа-җизниләре җыелышып бүләк итә. “Беларусь” баяны менә инде ничә еллар Фәнил Ансарулла улының җан дусты: киңәшче дә, уй-зарын тыңлаучы да, көч-дәрт бирүче дә. Әйткәндәй, “Бәй­ләнеш­тәге” төркемебездә барган бәй­гегә дә якыннары аның әнә шул баянда уйнап җырлаганын төшереп җибәргән иде.
Бу йортта гармун моңы бервакытта да тынмый. Әңгәмәдәшем искә төшерүенчә, абыйлары да туган йортка кайтып керү белән тәү чиратта гармун уйнаганнар. Бу күркәм гадәт Ходайбирдиннар йортында бүген дә саклана. Ерак юлдан кайтып керсенме, эштәнме – гармунда уйнап, барлык начар энергияне, күңел төшенкелеген әнә шуның белән баса Фәнил Ходайбирдин һәм яңа көч алып, гадәти эшләргә керешә.
“Балаларыгыз, оныкларыгыз уйныймы соң?” — дип сорыйм. Кызы Әлфиягә күчкән бу сәләт, өстәвенә, ул шигырьләр яза, җырлар да иҗат итә. Газиз кешеләренә багышлап языл­ган “Әтием капкалары” җырына клип та төшерелгән. Әлеге җырның көен Авыргазы районының танылган композиторы Финә Абдуллина язган. Оныкларының кызыксынуын күреп, картәти шатлана гына. Әлегә искерәк гармунын биргән. “Бәләкәйрәкләр, тарткалап өйрәнсеннәр дә, теләкләре булса, һичшиксез, алып бирәм”, — ди картәти.
Үзенә дә Фәнил Ансарулла улы тагын бер гармун алырга тели. “Гармун чире” оныкларына да күчсә, тәмен белеп алсалар, бер генә гармун белән чикләнеп булмас та әле. “Әйдә, уйнасыннар гына! Бүгенге көндә гармун алу әллә ни проблема түгел, әнә әтием нинди зур йөрәкле кеше иде: авыр вакытларда да миңа ничә гармун алып бирде”, — ди Фәнил абый, кадерле кешесен искә төшереп.
Гармун моңы яңгыраган йорттан тирә-юньгә шатлык нуры, бәйрәм рухы тарала. Шул гүзәллекне тоя белүдән дә бәхет хисе арта. Ә бу халәтне тудыра алучылар күп тапкырлар бәхет­ледер. Бәйгегә килгән видео аша уйнап-җырлаганын күрсәм дә, җиңүченең йортына кадәр баргач, ничек үз тавышын ишетми, гармунда уйнаганын үз күзләрем белән күрми кайтып китим инде?! Фәнил абый да ялындырып тормады. Бу моң мине кайтыр юл буе озатып барды, ул әле дә күңелемдә яңгырый.

Шул ук вакытта...
“Җырлыйк әле” бәйгесенең нинди кызу барганын анда катнашучылар гына түгел, төркемебезнең барлык язылучылары да күргәндер. Әйе, заманалар үзгәреш кичерсә дә, гармунчыларның абруе кимеми. Шул ук вакытта һәрбер авыл үзенең оста, сәләтле гармунчылары, баянчылары, җырчылары белән чын-чынлап мактана ала. Тәү чиратта, аларны барлау уңаеннан оештырылган бәйге дә шуны күрсәтте. Билгеле, элек-электән гармун уйнарга оста булган кеше аерым бер дәрәҗәле урын алып торган. Андый кешеләр — бәйрәм-мәҗлесләрнең, туйларның түрендә. Кеше күңеленә ачкыч таба белүчеләрнең дуслары да бик күп була. Фәнил Ходайбирдинга нәкъ алар җиңү яуларга ярдәм итте дә инде. “Үзебенең район гына түгел, башка төбәкләрдә яшәүче дус-туганнарыбыз, таныш-белешләребез һәм хәтта чит илләрдә яшәүче дусларыбызның дуслары да тавыш бирде”, — ди әңгәмәдәшем. Нәти­җәдә, Фәнил Ходайбирдин 1731 тавыш җыеп, “Җырлыйк әле” бәйгесенең җиңүчесе дип танылды. Икенче урынны, аннан 21 тавышка гына калышып, Илеш районының Дөмәй авылыннан Рәфил Насыйпов яулады.
Менә шундый өздереп уйнаучылар булганда, яшәячәк әле ул тере моңлы гармун!


Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Авыргазы районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: