+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
16 февраль 2023, 10:15

“Җырладым да уйладым: бу минме?”

Ниһаять, Алинә Заһитова зур сәхнәдә җырлап чыгыш ясады.  

“Җырладым да уйладым: бу минме?”
“Җырладым да уйладым: бу минме?”

Берничә атна дәвамында спортчы кыз тиздән зур сәхнәдә күренәчәге турында яңалык белән җанатарларны кызыксындырып килде. Гыйнвар ахырында ук Алинә үзен вокалда сынап карау планнары турында сөйләде һәм поп-сәхнәсе йолдызы Zivert белән чыгыш ясаячагын белдерде.

Һәм менә, ниһаять, «Фигуралы шууга гашыйклар» тамашасында дебют яңгырады: Заһитова Юлия Зиверт белән дуэтта аның “Credo” хиты җырлады.

Беренче чыгышыннан соң фигуралы шуучы (ә хәзер, күрәсең, җырчы да) үзенең телеграмм-каналында эмоцияләре белән уртаклашкан. "Бүген мин үземнән беркем дә көтмәгәнне эшләдем. Хәтта үзем дә, минемчә. Җырладым да уйладым: бу минме? Янәшәдә генә Зиверт җырлады. Ник минем белән? Әллә миңа шулай тоела гынамы? Сәхнәдә! Миңа тормышымда күп тапкыр төрле кешеләр нәрсә эшләргә кирәклеген әйтәләр. Мин нәрсә теләргә кирәк икәнен. Нәрсә миңа яхшырак икәнен. Нәрсә кирәк, ә нәрсә кирәкми. Бүген бу кешеләргә, әлбәттә, бераз начаррак булгандыр», - дип белдерә Алинә, кыю итеп.

Кыз, шулай ук, соңгы вакытта яңа нәрсәләрне ешрак сынап каравын һәм аңа моның ошавын әйтә.
"Мин үземне беләм һәм ничек күренергә кирәклеген тоям. Мин яңа хисләремне, теләкләремне эзлим һәм өйрәнәм. Әле - яңгыр астында биергә, әле - чакыру кабул итеп, чын талантлы җырчы белән җырларга. Үзең теләгәнчә булу куркыныч түгел. Ялгышудан курыкмагыз. Хәтта кайвакыт көлке булып күренү дә куркыныч түгел», - дип яза милләттәшебез шәхси блогында.

Фигуралы шуучыны яңа башлангычлары белән котлыйбыз һәм ялгыз җырлаган трекларны көтәбез!

Фото: “https://super.ru/a/14775”

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: