-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
21 февраль 2023, 10:20

Газиз халкы фаҗигасе өчен, Гомер буе янып, сызланып...

Классик язучы, журналист, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, татар милли азатлык хәрәкәтенең ялкынлы көрәшчесе Гаяз Исхакыйның тууына – 145 ел.

Газиз халкы фаҗигасе өчен, Гомер буе янып, сызланып...
Газиз халкы фаҗигасе өчен, Гомер буе янып, сызланып...
76 еллык гомеренең 35 елы чит илләрдә узганлыктан, тормыш һәм хезмәт юлы, иҗаты безнең илдә җиде дистә ел буе җәмәгатьчелектән яшереп тотылганлыктан, бүгенге өлкән һәм урта буынга аның әсәрләре бөтенләй диярлек таныш түгел иде. Хакыйкать барыбер җиңә бит ул: еллар үткән саен аның исеме кара таплардан арына бара, иҗаты тирәнрәк өйрәнелгән саен әсәрләренең кадере дә арта төшә. Гаяз Исхакый – газиз милләтебезне ирекле, якты рухлы, бәхетле итәр өчен шәхси байлыктан да, шөһрәттән дә аңлы рәвештә ваз кичкән олы җанлы, фидакарь иҗатчы һәм каһарман көрәшче. Моны гадел, намуслы замандашлары да белгән, аның хакындагы истәлекләрен, уй-фикерләрен язып калдырганнар.

Белемгә омтылыш – балачактан

Мөхәммәтгаяз Исхаков 1878 елның 10 (22) февралендә Татарстанның хәзерге Чистай районына керүче Яуширмә авылында Гыйләҗетдин хәзрәт гаиләсендә туган. Күпчелек балалары үлә барганлыктан, ата-ана бу малайны кадерләп, иркәләп, сөеп кенә үстерә. Ул үзе дә кечкенәдән үк зирәклеге, үткенлеге, тугрылыгы белән башка балалардан аерылып тора һәм дүрт яшендә үк әтисеннән ишеткән пәйгамбәрләр тарихын сөйләп, карчыкларны елата торган була. Биш яшендә укырга өйрәнеп, тиз арада башлангыч мәктәп программасын үзләштерә, гарәп-фарсы китапларын аңлап укый башлый. Унике яшендә аны Чистай мәдрәсәсенә бирәләр. Өч ел укыгач, андагы белемнәр белән канәгатьләнмичә, Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә күчеп китә. Анда яңа шәкертләрне кимсетү, җәберләү, кыйнау гадәтләре хөкем сөрүгә карамастан, Гаяз бик тырышып укый, аң-белем дәрәҗәсе, зирәклеге белән хәлфә-хәзрәтләр алдында абруй казана. Ул вакытларда шәкертләр, төрле мәдрәсәләргә барып, дини, әдәби, гыйльми-тарихи темаларга бәхәсләр, сорау-җавап кичәләре оештырган. Киң эрудиция, фикер йөгереклеге, тел җорлыгы таләп иткән бу эшнең дә үзәгендә Гаяз тора.
Янә дүрт елдан соң 19 яшьлек егет үзенең остазы Һади Максуди белән Казанның Печән базары тирәсендә яңа ачылган Әмирхановлар мәдрәсәсенә күчә. Шунда үзе дә хәлфәлек эшен башлап җибәрә һәм Казанда беренче буларак җәдитчә (яңа ысулча) укытуны гамәлгә кертә. Аның исеме дә бу эшне хуплау рәвешендә беренче тапкыр матбугатка килеп керә.
Бер үк вакытта Русиядәге төрки телдәге бердәнбер булган “Тәрҗеман” гәзитен (аны Бакчасарайда Исмәгыйль Гаспринский чыгара), моннан тыш, төрек әдәбиятын, андагы романнарны укып бара. Шулай ук аңарда урыс һәм Көнбатыш Европа әдәбиятлары белән дә якыннан танышу теләге туа. Моның өчен урыс телен яхшы белү кирәк бул­ганга, 1897 елның көзендә Казанның татар укытучылары мәктәбенә студент булып керә, анда яшь революционерлар Хөсәен Ямашев, Гафур Колахмәтов белән бергә укый. Әти-әнисе мулла булыр дип өметләнеп торганда аның, мәктәпкә барып, урыс даирәсе белән якыннан аралаша башлавы гаиләдә зур ризасызлык тудыра, аңа матди ярдәм туктала, үз көнен үзе күрергә кала.
Әдәби әсәр өчен мул гына түлиләр икән, дигәнне ишетеп, егет каләмгә тотына. Тиз арада “Тәгаллемдә сәгадәт, яки Гыйлем өйрәнүдә рәхәт гомер” дигән хикәя язып, бер редакциягә җибәрә. Биредә ул татар милләтен артта калуга китергән хаталы күренешләргә каршы көрәшкә чакыра. Һәм шунда ук, “юк-бар нәрсә язып, зур хата эшләдем, ахры”, дип кайгыга кала. Бу хәл турында автобиографиясендә дә яза: “Хикәя чыгу белән үк оялышымнан авылга тайдым. Очраган һәр өлкән кеше, “ниндидер бер мескен шәкерт малай – шул да язучы булган, имеш”, дип көләр кебек тоелды. Ләкин бөтенләй киресенчә килеп чыкты, әйләнеп килүемә Казанда мине җылы каршыладылар, абруйлы егет булдым да киттем. Моңа куанып, дәртләнеп, иҗатка ныграк ябыштым. Матди хәлем коточкыч иде, ачка интектем. Әкренләп гонорар килә башлады”.
Шунда ук язган “Кәләпүшче кыз” хикәясе Гаяз Исхакыйга әдип дигән исем китерә. “Өч хатын берлән тормыш” драмасын язып бастыра. Урысча әсәрләрне, мәсәлән, А. Пушкинның “Капитан кызы” повестен тәрҗемә итеп чыгара. Өсте бөтәя, тамагы туя башлый.
Укуга һәм иҗатка күмелгән татар укытучылары мәктәбе чоры да артта кала. Гаяз 1902 елның көзендә Ырынбурның “Хөсәения” мәдрәсәсенә мөгаллим булып китә. Монда да ул татар халкын йокыдан уяту эшендә ялкынланып йөри, “Тәрәкъкый” дигән кулъязма гәзит чыгара, мәдрәсәдә яшәп килгән җитешсезлекләргә каршы аяусыз көрәшә. Шәкертләр арасында искиткеч зур хөрмәт казана. Аңлашыла ки, җитәкчелек мондый мөгаллимгә бер ел гына түзә: аңардан котылу чарасын күрә.
25 яшьлек көрәшче әдип, туган авылына кайтып, бераз гына вакыт мулла булып тора да Казанга юл тота. Нинди шартларда да иҗаттан туктап тормаган Исхакый “Ике гашыйк” комедиясен, “Бай углы” хикәясен язып бастыра. Татар халкының киләчәк язмышын фантастик планда күзаллаган “Ике йөз елдан соң инкыйраз” повестен төгәлли, басарга цензурадан рөхсәт ала. 1904 елда дөнья күргән бу әсәр әдипнең тормыш, көрәш программасы да булып тора. Повестьта татар халкының Җир йөзендә яшәү-яшәмәү проблемасы кискен куела, башка милләтләр эчендә эреп югалмас өчен нәрсә эшләргә кирәк дигән сорауга җавап бирелә. Кайчандыр мөстәкыйль дәүләте, шанлы тарихы булган татар халкының ХХ гасыр башындагы яшәеш дәрәҗәсе белән Г. Исхакый катгый рәвештә килешми, ул аны бетүгә йөз тотуның бер этабы итеп кенә карый.

Сәясәт һәм иҗат берлеге

1905 елгы революцияне ул хуплап, күңел күтәренкелеге белән каршылый. Шул арада “Казан мөхбире”нә эшкә чакырыла. Тик бу гәзитнең юнәлеше бигүк канәгать­ләндермәгәнлектән, ул үзе “Таң”, “Хөррият” дигән гәзитләр чыгарырга омтылыш ясап карый. Зур каршылыкларны җиңә-җиңә, “Таң йолдызы” дигән гәзиткә рөхсәт ала һәм ул 1906 елның 18 маенда чыга башлый. Нибары биш ай гына яшәгән бу гәзит битләрендә Исхакый кискен сәяси чыгышлар ясый, патша хөкүмәтен төрле яклап фаш итә, азатлык проблемаларын күтәрә, халыклар дуслыгы идеяләрен пропагандалый.
Шул ук елның 16-21 августында Бөтенрусия мөсел­маннарының Түбән Новгородта узган беренче съездында катнаша, берничә тапкыр чыгыш ясый. Думага сайлаулар хакында сүз кузгатып, ул: “Җитәр инде безгә байлар көен көйләргә. Халыкның иң күп сыйныфы – крестьяннарны, эшчеләрне якларга кирәк. Думада байлар гына булгач, алар һаман халыкның канын эчәргә генә закон чыгарырлар”, – дип сөйли. Съезддан соң да Исхакый төрле җыелышларда, митингларда һәм матбугатта шундый ук рухта чыгышлар ясый.
Моның нәтиҗәсе дә озак көттерми, әлбәттә. 30 октябрьдә ул Казанда Сәгыйть Рәмиев фатирында кулга алынып, Чистай төрмәсенә ябыла. Шунда утырганда тоткыннарны җәзалауларны, андагы хәлләрне үз күзләре белән күреп, кача-поса “Зиндан” дигән повесть яза. Патша ялчыларын аяусыз фаш иткән бу автобиографик әсәр автор үзе төрмәдән котылуга матбугатта басылып та чыга. Бу эшне аның иректә йөргән көрәштәшләре Сәгыйть Рәмиев белән Габдрахман Хөсәенов башкара.
Азат ителеп бераз гына йөргәч, яңадан кулга алына һәм 1907 елның октябрендә өч елга хөкем ителеп, Архангель губернасына озатыла. Анда ул Польшаның булачак президенты Юзеф Пилсудский белән утыра. Еллар үткәч, язмыш бу икәүне Варшавада очраштыра. Милләттәшебезгә Пилсудскийның зур ярдәме тия.
1908 елда Гаяз Исхакый, сөргеннең калган өлешен чит илдә үткәрүне сорап, илнең Эчке эшләр министрлыгына хат яза. Җавап килүен дә көтмәстән, ул сөргеннән тәүдә – Петербургка, аннан Төркиягә кача. Ялган паспорт белән илебезгә кайтып, азмы-күпме вакыт үтүгә тагын кулга алына.
1907 елның ахырыннан 1913 елның апреленә кадәр булган чорда ул татар әдәбиятын “Теләнче кызы”, “Тормышмы бу?”, “Мулла бабай” романнары, “Мөгаллимә”, “Кыямәт”, “Җәмгыять”, “Зөләйха” пьесалары, зур күләмле уннан артык хикәя һәм повестьлар белән баета. Аларның һәрберсе югары таләпләргә җавап бирә. Менә шау-шу тудырган һәм әле дә сәхнәләрдә баручы “Зөләйха”. Бу – татарларны көчләп чукындыруга каршы ачы нәфрәт белдергән халык трагедиясе. Автор биредә тарихта булган реаль вакыйгаларны бер җепкә тезеп бирә, ничә йөз еллар изелеп яшәп тә, телен, динен, гореф-гадәтләрен, милли йөзен саклап кала алган татар халкының аяныч хәлен һәм бер үк вакытта рухи батырлыгын күз алдына бастыра.
Революциягә кадәрге татар әдәби тәнкыйте үк инде Г. Исхакыйны яңа татар әдәбиятына, без хәзер “критик реализм” атамасы белән йөрткән әдәбиятка нигез салучы итеп таный. Галимҗан Ибраһимов 1910 елда “Йолдыз” гәзитендә болай дип яза: “Әдәбият мәйданында хәзер иң шәүкәтле вә иң бөек урында карт реалист Гаяз әфәнде тора. Бу мөхтәрәм зат татар әдәбиятына башлап реализмны кертүче иде”. Язучы, тәнкыйтьче һәм журналист Нәҗип Гасрыйның “Современник” журналы аша әйткән фикерләре дә фәһемле: “Исхакый татар әдәбиятына нигез салучы һәм бүгенгә кадәр аның бердәнбер зур вәкиле генә түгел, бәлки татар әдәби теленең атасы да”.
Әдипнең мөһаҗирлектәге шәкерте һәм көрәштәше, Мюнхенда яшәгән һәм Бөтендөнья татар лигасы рәисе булып торган Али Акыш әйтүенчә, “хөррият сөюче буларак, Исхакыйны бөек төрек шагыйре һәм әдибе Нәмикъ Кәмалга, әхлакчы буларак, француз Бальзакка, реалист буларак, Эмиль Золяга охшата алабыз. 45 әдәби әсәр биргән Исхакыйны яшь буыннан яшереп тоттылар. Аның әсәрләре коммунизм идеологиясенә һәм Совет режимына каршы дошманлык рухында язылган дип тәкърарланды. Чынлыкта исә ул бөтен әсәрләрендә халык бәхете өчен көрәш максатын күздә тотты”.

Максим Горький да кызыксынган

Чынлап та, Г. Исхакый Октябрь революциясенә кадәрге егерме ел дәвамында ат уйнаткан татар язучылары арасында иң зурысы булып таныла. Моңа дәлил рәвешендә аның 8 томлык әсәрләр җыентыгын искә төшерү дә җитәр иде. Әмма аның даны татар төбәкләре кысасында гына калмый. Алар Максим Горький белән дә озак вакыт хат алышалар.
Милләттәшебез беренче хатны Каприда яшәп яткан Горькийга 1910 елның декабрендә Истанбулдан яза. Ул шундый үтенечтән гыйбарәт: “Сез җитәкчелек иткән “Знание” китап нәшрияты минем “Алдым-бирдем” дигән пьесамны бастырып чыгару турында сүз алып барды, хәтта урысчага тәрҗемә дә ясалды. Кызганычка каршы, эш тукталып калды. Шул хәлне ачыкласагыз, кимчелек­ләремне күрсәтсәгез иде”. Горький тиз җавап биргән дип уйларга кирәк, чөнки 1911 елның 6 гыйнварында ук Исхакый түбәндәгеләрне яза: “Пьесамның басылуга кабул ителүенә чиксез шатландым, хатка тиз җавап бирүегезгә рәхмәтлемен. Биографик мәгълүматларымны да җибәрәчәкмен. “Татар әдәбиятының хәзерге торышы темасына Сез сораган очерк та озакламый әзерләнер”. Бу очерк “Современник” журналының 1911 елгы 4нче санында дөнья күрә. Бу уңайдан Горький да куанычын белдерә: “Хөрмәтле Гаяз иптәш Исхаков! Сез җибәргән очерк мин күздә тоткан максатка – мәдәниятле урыс җәмәгатьчелеген бүгенге татар әдәбияты белән таныштыруга тулысынча җавап бирә”.
Исхакый иҗаты турында Горький урыс матбугатыннан укыгандыр һәм татар дусларыннан да сорашып белгәндер. Аның күңеленә татар әдибе иҗатының идея юнәлеше, рухы һәм эчтәлеге хуш килгән дип икеләнмичә әйтеп була.
“Урыс укучылары өчен “Өч хатын берлән тормыш” әсәрегезне тәрҗемә итү турында уйласагыз иде...” “Татар язучылары әсәрләреннән урысча җыентык төзергә тәкъдим итәм...” – Шундый юллар да бар Максим Горькийның милләтәшебезгә хатларында. Аларның эшлекле хатлашуы 1914 елга кадәр дәвам иткән.

Тукай белән мөнәсәбәтләр

Исхакыйның Тукайга мөнәсәбәте чагылдырылган төрле жанрдагы язмалары “Ил”, “Сүз”, “Яңа милли юл”, “Мәктәп” гәзит-журналларында басыла. 1910 елда Төркиядә укыган докладында әдип татар шагыйрьләре арасында “иң алдынгы карашлысы, һич шөбһәсез, Габдулла әфәнде Тукаев”, ди; Тукайның татар әдәбияты яңарышындагы урынын “яңа әдәбиятны нигезләүче”, “халык шагыйре”, “милли шагыйрь” буларак бәяли. Исхакый Тукайның халык күңелендә мәңге яшәячәген, шигъриятенең фикри-мәгънәви тирәнлеген, рухи байлыгын, киңкырлылыгын, кыйммәтлеген, әсәрләренең еллар үткән саен яңа яклары белән ачылачагын ассызыклый. Тукайга тумыштан бирелгән шагыйрьлек сәләте, язучылык таланты хакында әхлакый-фәлсәфи уйлануларын Исхакый мәдәният-тарих мәктәбе кагыйдәләренә нигезләп оештыра.
“Тукай халык шагыйре булып туды, халык шагыйре булып үсте”, – дип, Тукай иҗатының татар халык идеаллары һәм теләк-омтылышлары, иҗтимагый-милли тормыш белән тыгыз бәйләнешен күрсәтә. Аның “Милли фаҗига” (1914), “Мәрхүм Тукай” (1916) мәкалә-тәкъзияләре Тукайның вакытсыз үлеменә нисбәтле тирән үкенү, ачыну хисләре, сызлану белән сугарылган. Язучы шагыйрь вафатыннан соң сүз сәнәгатендә хөкем сөргән бушлык, Тукай иҗатының милли әдәбиятның сәнгати-фикри күтәрелешенә, татар халкына киләчәктә хезмәт итү мөмкинлекләре хакында фаразлап, шагыйрь үлемен иҗтимагый-фәлсәфи яссылыктагы “милли фаҗига” дәрәҗәсенә күтәрә. Әдип гыйльми-тәнкыйди фикернең Тукай иҗатына мөнәсәбәтендә объективлыкка ирешү, аны пропагандалау һәм дөрес булмаган бәя-хөкемнәрдән саклау юнәлешендә дә зур хезмәт башкара.
Исхакый “Тукайның вафатына егерме биш ел” (1938) мәкаләсендә, Г. Ибраһимовның “Татар шагыйрьләре” китабында Тукай шагыйрьлегенең бәхәскә алынуы фәнни яктан хата, ди. Сәгыйть Рәмиев белән Тукайның үзара чагыштырыла алмый торган ике мәктәп, ике мәсләк шагыйрьләре булуын әйтә һәм хезмәт авторының “саф сәнгать” йогынтысына бирелүен билгели. Исхакый Тукай исемен мәңгеләштерү, “Тукай җәмгыятьләре” ачу, төрле әдәби-мәдәни чаралар оештыру, каберенә таш кую, аны тәртиптә тоту мәсьәләләрен көн тәртибенә куючыларның берсе була.
Тукай да шәкерт чагыннан ук Исхакый әсәрләрен яратып укый, аның татар милләтен саклау һәм үстерү юнәлешендәге иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген күзәтә, аңа әсәрләр дә багышлый. Шагыйрь “Кем ул?” (1907) шигырендә Исхакыйны милләтне күтәргән, аны телле иткән шәхес итеп карый. “Мөхәрриргә”, “Даһигә” (1913) әсәрләрендә исә милли һәм социаль азатлык көрәшчесе Исхакыйның романтик образы тудырыла. Милли азатлык һәм яңарыш идеалларын тормышка ашыру юлында ныклыгы өчен Гаяз Исхакыйны “даһи” дип атый.

Хуш, Туган илем!

Татар милли оешмаларының лидеры итеп сайланган, татарым дип гомер буе җан аткан, эзәрлекләүләрдән башы чыкмаган фикер иясе, милли юлбашчы Гаяз Исхакыйга исән калыр өчен чит илгә китүдән башка чара калмый.
1917 елның җәендә Казанда чехословаклар фетнәсе вакытында берничә фикердәш-дусты белән Самарада, Уфада булып, Ерак Көнчыгышка юл тота. 1917 ел ахыры – 1918 ел башында Уфада узган Милли мәҗлес тарафыннан Версаль солых конференциясенә сайланган делегат буларак, чит илгә китеп, шуннан кире кайтмый.
Тәүдәрәк Харбинда, Берлинда, Варшавада, Парижда яши. Боларның тәүге өчесендә чакта “Милли юл” дигән нәшрият булдырып, татар эмигрант язучыларын үз тирәсенә туплый һәм “Милли юл”, “Яңа милли юл”, “Безнең байрак” дигән гәзит-журналлар чыгара. 1939 елның июлендә Гитлер Германиясе Польшага һөҗүм башлагач, бу ил хөкүмәте кушуы буенча ул, язмаларын, архивын калдырып, ашыгыч рәвештә Төркиягә күчеп китә. Шунда төпләнеп, Истанбулда һәм Әнкарада яши. 1940 ел башында аның янына исән калган бердәнбер кызы Сәгадәт белән кияве Таһир Чагатай да күченеп килә.
Гаяз Исхакыйның шәхси тормышына килгәндә, хатыны Мәрьям белән ул күптән аерылыша һәм аны барыннан да ныграк Сәгадәтнең киләчәге борчый. Егерменче еллар башында илебез чикләрендә “тимер чаршау” булмый әле. Шуннан файдаланып, әтисе 1923 елда 17 яшьлек кызын, яхшы вузда укыту сылтавы белән, Берлинга китерә ала. Еллар үтү белән Сәгадәт тә, аның ире Таһир да, филология профессоры буларак, фәнгә хезмәт итәләр. Аларның балалары булмый.
Утызынчы еллар уртасында Гаяз Исхакыйның бертуган сеңелләре Нурия белән Шәмсекамәр, аларның якыннары, шулай ук Мәрьям репрессияләнә. Гаязның энесе Хәсән 1934 елда Урта Азиягә кача. Һәр көнне менә-менә кулга алырлар дип куркып торудан психикасы какшый һәм 1940 елда үз-үзен үтерә.
Гаяз Исхакый 1954 елның 22 июлендә Әнкарада кызы-кияве өендә вафат була һәм Истанбулдагы Әдернә капы зиратына җирләнә.

Хакыйкатькә юл җиңел түгел

Классик язучыбызның әсәрләрен, хезмәтләрен эзләп табып, безнең әлеге алфавитка күчереп, томнарга туп­лаучы шәхесләребезнең берсе – Салават районында туып-үскән Лена Гайнанова. Биш ел элек “Кызыл таң”га килгәч, бу юнәлештә 70-80нче елларда башкарган эшләре хакында мавыктыргыч итеп сөйләде. Язучының 15 томлыгының 5нче томын бүләк итте. Аның Казанда 1911-18 елларда нәшер ителгән 8 томлык әсәрләр җыентыгын Шәркыять һәм Исламият галиме Равил Үтәбай-Кәриминең шәхси архивында төгәл утыз ел элек күргән идем. Шул вакытта Равил абый миңа әдипнең 1991 елда Казанда басылган 670 биттән торган “Зиндан” дигән җыентыгын бүләк иткән иде.
Гаяз Исхакыйны халкыбызга кайтаруда, шулай ук, Ибраһим Нуруллин, Һәнүз Мәхмүтов, Әхмәт Сәхәпов һәм башка татар галимнәре зур тырышлык сала. Ә инде Казанда югары трибунада аны яклаган җитди чыгыш 1987 ел башында ясала. Язучыларның 1986 ел йомгаклары буенча җыелыш әзерләнә. Проза буенча отчет ясаячак Марсель Галиев белән аксакал әдибебез Әмирхан Еники бу чара алдыннан шыпырт кына киңәшләшеп, Исхакый мәсьәләсен күтәрергә план коралар. Партиянең әле көчле чагы. Президиумда КПСС өлкә комитетының берьюлы ике секретаре утыра...
Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев истәлегенә мөрәҗәгать итик:
“...Менә мин хәзер амбразурага капланып, үзенә күрә “батырлык” эшләячәкмен. Бүген трибунадан беренче тапкыр Гаяз Исхакый исеме яңгыраячак. Әйтәсе сүзләр инде йөз тапкыр чарланган, төзәтелгән, кискен булмасын дип йомшартылган...
...Гаяз Исхакый исеме яңгырауга зал бер сулышсыз тынып калды. Мондый да үткен тынлык үзе бер шом сала иде. Рәт-рәт йөзләр, күзләр елтыравы – мин аларны аерым-аерым итеп күрмим, сагаеп калган тоташ бер ташкын шикелле күзаллыйм. Менә хәзер... партия ярсып кычкырса... бу ташкын дәррәү кузгалыр да сине рәхимсез таптап китәр шикелле... Мин шушы гавам уртасыннан, таяныч эзләп, Әмирхан ага Еникигә карыйм. Карашы тыныч, сабыр...
Әлбәттә, мин дә, миннән соң трибунага күтәрелгән Әмирхан Еники дә алда ниләр буласын күз алдына да китерә алмый идек әле.
Трибунага күтәрелеп, Әмирхан ага сөйли башлауга, залда янә тынлык урнашты.
“Гаяз Исхакый – татарның бүтән прозаик һәм драматурглары белән чагыштыргысыз дәрәҗәдә киң катлау укучылары аңына үтеп кергән язучы. Популярлык ягыннан аны хәтта Тукай белән янәшә куярга мөмкин. Аның революциягә кадәрге иҗатыннан башка ХХ йөз башы татар әдәбиятын беренче бүлеге умырып алынган китапка охшатырга туры килә...”
Әмирхан ага, сүзләрен дисбе кебек кенә итеп, сак, ипле тезеп тәмамлагач, инде зиһене уяна башлаган зал, Президиумдагы партия әһелләренә карап, куркулык коел­ганнарыннан кала, бердәм алкышларга күмелде. Ул арада тәнәфес игълан ителде...”
Озакламый Казан һәм Мәскәү гәзит-журналларында Ибраһим Нуруллинның, Рафаэль Мостафинның Гаяз Исхакыйны яклаган зур-зур мәкаләләре дөнья күрә.
1988 елның 13 сентябрендә “Кызыл таң” гәзитенең бер битен тутырып диярлек Уфадагы югары вазыйфалы бер галимнең интервьюсы басылды. Интервью “алучы”ның исем-фамилиясе күрсәтелмәгән бу язма ”Халыкка хыянәт итүне аклап булмый” дип атала иде. Автор анда “Исхакыйның Октябрь революциясен кабул итмәве, үз халкына каршы ачыктан-ачык көрәш юлына басуы” һәм башка нәрсәләр турында сүз алып барды.
Интервью басылып озак та үтмәде, редакциягә Казаннан Нәкый Исәнбәт, Әмирхан Еники, Рафаэль Мостафин, Ибраһим Нуруллин, Флүн Мусин, Тәлгать Галиуллин, Мөхәммәт Мәһдиев кул куйган зур күләмле ачык хат килеп төште. Ныклы дәлилләр китереп, Исхакыйны аклап һәм яклап язылган бу хатны гәзит укучыларга... ике елдан соң гына җиткерә алдык. СССР һәм КПСС лидерлары үз илен һәм партиясен эчтән җимереп бетереп килгәндә генә...

Фәрит Фаткуллин.
Фото мәкалә авторының шәхси архивыннан.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: