

Күренекле үзешчән композитор, шагыйрь, “Милли аваз” халык ансамблен оештыручы, популяр җырлар авторы, шагыйрьләр-нең һәм артистларның дусты һәм ярдәмчесе Мидхәт Әбделмановка “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Дәүләт бүләген аңа республика Башлыгы Радий Хәбиров үзе тапшырды. Гомеренең матур үрен Мидхәт Әбделманов “Ашкынма, гомер” дип аталган саллы китабы һәм популяр җырлары белән каршылады.
Түбәндә аның телебез һәм мәдәниятебез үсешендәге көнүзәк мәсьәләләргә багышланган язмасын тәкъдим итәбез.
Русия статистика идарәсенең илдә халык саны буенча соңгы мәгълүматлары белән танышырга мөмкинлек чыкты. Аларда 2023 елның 1 гыйнварына илдә 146 миллионнан артык кеше яшәве теркәлгән, ә бу, статистикадан күренүенчә, бер елда халык санының якынча 550 мең кешегә кимүе турында сөйли. Бу белешмәләрдән янә шул мәгълүм: шәһәрләрдә — 109 миллион, авыл җирендә исә 37 миллион, тирәсе кеше гомер кичерә икән.
Ил халкының ярты миллионнан артык кешегә кимүе — борчылырга сәбәп бирүче хәвефле хәл, әлбәттә. Кеше гомерләре гаҗиз, әмма үткән еллардагы пандемия сынавын исәпкә алсаң, югалтулар белән килешми чара калмый. Яңа ел алдыннан гына шул ук “Росстат” 2021 елдагы җанисәп йомгакларын да бастырып чыгарган иде. Белүебезчә, ил күләмендәге бу чара 2020 елда үткәрелергә тиеш булса да, ковид афәте аркасында 2021 елга калдырылды, әмма рәсми рәвештә мәгълүматлар 2020 елдагы итеп күрсәтелә.
80 яшьлек гомеремдә миңа эшләгән чорда, төзүче һөнәренә бәйле, саннар белән байтак эш итәргә туры килде. Укучыны берникадәр ялкытсам да, янә берничә генә сан китереп үтим. 2020 елдагы җанисәп мәгълүматларыннан күренүенчә, 2010 елдагы нәтиҗәләр белән чагыштырганда, Русиядә татарлар 600 мең кешегә кимегән. Татарларның азаюы Башкортстан Республикасында да күзәтелә. Берникадәр кимү урысларга да кагыла. 2020 елдагы җанисәп нәтиҗәләре югарыда күрсәтел-гән халыкларның Башкортстандагы нисбәтенә үзгәрешләр дә керткән булып чыга. Хәзер Башкортстанда яшәүчеләрнең 35,8 процентын — урыслар, 31 процентын — башкортлар, 23,8 процентын татарлар тәшкил итә.
Китерелгән статистикадан нинди нәтиҗә ясарга мөмкин? Туган телләрне өйрәнүгә нигезнең гаиләдә салынуын һәркем белә. “Ана теле” төшенчәсе дә шуннан. Аннары телне өйрәнү балалар бакчасында һәм мәктәптә дәвам итә. Ягъни процесска тәрбиячеләр, укытучылар җәлеп ителә. Аларның бу юнәлештәге эшчәнлеге уку-укыту программаларында анык күрсәтелгән.
Әйтергә кирәк, әлеге ысул татар балаларына туган тел нигезләрен өйрәтүдә совет чоры мәгарифенең нигезен тәшкил итте, еллар дәвамында камилләштерелде. Шуңа да мәктәпләрдә татар телен галимнәр тарафыннан кабул ителгән программалар буенча максатлы укыту нәтиҗәсендә, балалар, татар әдәби теле кануннарында каралганча сөйләшә белү белән бергә, тел теориясе буенча күпмедер күләмдә мәгълүмат та алды. Шуңа бәйле, татар теле мохитендә үскән әлеге балалар, буыннар агышында җәмгыятьтә өлгереп, ил гражданы булып җитешкәч, уздырылучы җанисәп алуда аңлы рәвештә үзләрен татар милләтеннән дип күрсәтте.
Моның нәтиҗәләренең халык санында уңай чагылыш табуы аңлашылып тора. Моңа өстәп, туган татар телендә иркен аралашкан балаларга урыс теле белән бергә чит телләрне дә уңышлы үзләштерү мөмкинлекләре ачылды. Тәүге карашка гади генә тоелган әлеге үзенчәлекләр халык саны артуга, милләт язмышына хәлиткеч йогынты ясады, аның мәдәни яктан үсешенә киң юл ачты.
Ни аяныч, ил тормышындагы 90нчы елларга кадәрге әлеге чорны сагынып сөйләргә генә калды. Горбачевның үзгәртеп кору еллары милли мәгариф үсешенә саллы уңай йогынты ясар, дип, бик зур ышаныч белән көтсәк тә, өметләр акланмады. Хәзерге чорда исә бу юнәлештә нәрсә күрәбез? Татар телен һәм әдәбиятын укыту программаларына зур үзгәрешләр кертелү сәбәпле, дәресләр саны да нык кыскарды. Балалар саны азаю аркасында Башкортстанда бихисап мәктәпләр ябылды.
Белүебезчә, мәктәпләрдә татар сыйныфлары ачу мәсьәләсе хәзер җәмәгатьчелек карамагына тапшырылды. Ягъни балаларын татар телендә укытуга ризалыкны ата-аналар бирә.
Иҗатыма бәйле, миңа мәктәпләрдә еш кына әдәби кичәләрдә, бәйрәмнәрдә катнашырга туры килә. Чыгыш ясаганда балалар сине зур игътибар биреп тыңлый кебек, залда чебен очкан тавыш та юк. Элегрәк моңа шатланып бетә алмый идем – сөйләгәннәрем укучыларны бик тә кызыксындыра, димәк. Аралашу максатында балаларга берничә сорау биргән идем – ләм-мим сүз дәшүче юк. Шунда яшь тамашачыларымның берсе басып: “Абый, без Сезне яхшы аңлыйбыз, шигырьләрегез дә әйбәт, әмма моны саф татарча аңлата гына алмыйбыз, ә урысча сөйләргә кыенсынабыз”, — дип ярып салмасынмы?! Шуннан соң, җырларымны башкаручылардан якташларым Рөстәм Асаевны, Фәнидә Сәфәргалиеваны, Филүс Каһировны беләсезме, дип сорадым. Күпчелек аларны белми булып чыкты. Үсеп килүче яшь буынның татар әдәбиятына, мәдәниятенә мондый дәрәҗәдәге битарафлыгы мине тетрәндерде. Үземнең яшьлек елларым исемә төште – аларның зур өлеше, хезмәтемә бәйле, Чиләбе тарафларында урыс мохитендә үтте. Радиодан Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Фәридә Кудашева җырлаганда туган якларымны сагынудан елаганымны хәтергә төшердем. Ә хәзерге буынга милләтебезнең бу асыл затлары бөтенләй чит булып чыга бит!
Милли үзаңның хәзерге аянычлы дәрәҗәсендә татарлар санының соңгы ике җанисәп аралыгында Русия буенча бу кадәр кискен кимүенә гаҗәпләнәсе юк, әлбәттә. Бу җәһәттән шуны белдерәсе килә: соңгы 20 елда Русиядә, шулай ук Башкортстанда һәм Татарстанда, татар халкы мәнфәгатьләрен кайгырту бурычлары йөкләтелгән дәүләт дәрәҗәсендәге министрлыклар, янә дә байтак милли оешмалар барлыкка килде. Җәмәгать башлангычында эшләүчеләре дә бар. Ни аяныч, аларның “эше”нең нәтиҗәсе генә тоемлы түгел. Мәсәлән, 2020 елдагы җанисәп алдыннан милли хәрәкәт бер мәлгә шактый көчәеп алды. Минемчә, милләтне яклауда активлыкны теге яки бу вакыйга уңаеннан гына түгел, ә даими күрсәтү таләп ителә, ягъни бу эш алдан уйланылган максат буенча башкарылырга тиеш.
Бу җәһәттән дәгъваларның иң зурысын Бөтендөнья татар конгрессына юнәлтергә җөрьәт итәр идем. Сүз юк, Бөтендөнья татар конгрессы безнең Башкортстанда актив эшчәнлек алып бара, аның ярдәме белән байтак әдәби-мәдәни чаралар оештырыла. Үткән елда Туймазы районының Төмәнәк авылы янәшәсендәге “Бабай утары” татар мәдәни үзәгендә Башкортстанның иҗади коллективлары фестиваленә мин җитәкчелек иткән “Милли аваз” ансамбле дә чакырылган иде. Әмма төрле сәбәпләр табып, коллективны җыр-моң бәйгесенең беренче өлешендә генә катнаштырдылар, безгә кунарга урын да табылмады... Бу, әлбәттә, бик тә авыр тәэсир калдырды.
Шул ук вакытта, Бөтендөнья татар конгрессына Башкортстандагы милләттәшләр белән тыгыз бәйләнештә эшләве җитешмәвен дә билгеләми булмый. Халыклар дуслыгын ныгытуга зур өлеш керткән чара — теплоходта “Болгарга сәяхәт” программасы, төрле сәбәпләр табылып, 2017 елда гамәлдән чыгарылды. Янәсе, автобуста йөрү хәвефсезрәк, шуңа бәйле, Уфа — Казан маршруты мәшәкать-сезрәк булып чыкты. Гаять зур байлыкларга ия ике тугандаш республикада Агыйделдә йөзәрлек теплоход ялларга акча табылмады.
Бу хәлләр барысы да минем күз алдымда үтте, чарасызлыктан күңел төшенкелегенә бирелерлек дәрәҗәгә җиткән чакларым да булды, әмма кулларымны салындырмадым, сайлаган мәсләгемә тугры калырлык көч таптым. Милләткә, туган ягыма, шулай ук Татарстанга багышланган дистәләрчә җыр иҗат иттем. Аларның исемлеге зур гына, әмма берничәсен санап үтим. Төрле елларда “Универсиада”, “Болгар”, “Ялкын”, “Казан”, “Ак калфак”, “Татарстан” җырлары язылды. Әйткәндәй, “Татарстан”ны җанисәпкә махсус багышлап иҗат иткән идем, аңа милләтне туплау идеясе салынды. Исемнәреннән үк күренүенчә, югарыда телгә алынган сәнгать әсәрләре тугандаш республиканы данлый.
Тамашачылар да җылы кабул иткән әсәрләрем танылган эстрада йолдызлары башкаруында яңгырады. Мәсәлән, “Универсиада” җырын якташым Рөстәм Асаев гаять аһәңле башкара. Сәнгать белгечләре, моннан тыш, Рөстәм Вәлиев, Алмаз Хәсәнов башкаруындагы җырларым да югары таләпләргә җавап бирә, дип исәпли. Мактана дип уйламагыз: бу җырлар — күтәрелгән темалары, әдәби теле, музыкаль бизәлеше ягыннан да иң зәвыклы тыңлаучылар күңеленә ятардай. Өстәп, янә шуны әйтер идем: әлеге җырларым илебезне, халкыбызны данлый, рухи югарылыкка өнди, туган телнең мөмкинлекләре зур булуын ачып сала. Саналган сыйфатларга тулысынча ия булса да, нәкъ менә “Татарстан” җырының Татарстан Республикасы юбилеенда сәхнәгә чыгарылмавы берни-кадәр кәефне кырды, әлбәттә. Авторның 80 яше тулуга багышланган тантанада исә ул зур уңыш казанды, ягъни куелган киртәләргә карамастан, тамашачыга барып иреште. Форсаттан файдаланып, шуны да белдерәсем килә: юбилей концертым Казанда да оештырылырга тиеш иде, әмма бәгъзе берәүләр вәгъдәләрен онытты.
Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү — бик тә катлаулы гамәл, ул зур көч һәм хезмәт салуны таләп итә. Игелекле бу эшкә бөтен халыкны җәлеп итү чоры җитте, чөнки телебезне саклап калу башкача мөмкин түгел.
Мидхәт Әбделманов,
Башкортстанның Язучылар берлеге әгъзасы, атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.