Сәнгать бүлекчәле Бәләбәй татар гимназиясе коллективы балаларда милли үзаң тәрбияләүгә җитди игътибар бирә. Ничек дисезме? Ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, күркәм йолалары ярдәмендә башлангыч сыйныфлардан ук кызлар һәм малайларны бер-берсенә карата ихтирамлы булырга, бер-берең белән матур итеп сөйләшә, җырлый, бии, кирәк чакта кыю һәм ояла, милли ризыклар пешерә белергә өйрәтә ул. Әйткәндәй,бу җәһәттән гимназия коллективы белән урындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының бер-берсенә зур ярдәмче булуы, иҗади дуслыкка таянып эш алып баруы күңелле дә, җимешле дә.
Боларның барысына да уку оешмасында күптән яшәп килгән традиция – сәхнәдә “Аулак өйләр” күрсәтү, ә аңа кадәр зур әзерлек эше алып бару аша ирешелә. Ноябрьдән үк уздырыла килгән бу матур чараны бу юлы Ольга Исламгулованың, ә аннары Финзирә Шакированың 2 “б” һәм 5 “б” сыйныфлары укучылары күрсәтте.
Тамаша залында утырган әти-әниләрне һәм башкаларны таң калдырды балаларның осталыгы: биеде дә алар, капма-каршы басып та, бергә кушылып та җырладылар, уеннар уйнаганда төрле һөнәрләрен дә күрсәттеләр. Ә сәхнәдәге аулак өйнең күркәм җиһазланышын, милли киемле кызлар-егетләрнең матурлыгын әйтеп торасы да юк!
Ике сыйныфның да “Аулак өй” программасы бик бай булды. Капма-каршы сүз әйтеш тә, халык мәкальләрен искә төшерү дә, борынгы “Йөзек салыш”, “Түбәтәй” уеннары – барысы да күңелгә хуш килде.
Әйтергә кирәк, бу чарадан бер генә бала да читтә калмый, “Аулак өй”нең бер максаты – һәр баланы кыю булырга да, кеше арасында үз-үзеңне тота белергә дә өйрәтү.
Шатландырган тагын бер нәрсә: гимназия укытучылары Гүзәл һәм Тимерхан Әхмәтовлар балаларга борынгыдан килгән күңелле-дәртле һәм моңлы татар халык җырларын өйрәтсә, бию осталыгына төшендерүче укытучылар Әлфия Меркулова белән Энҗе Баһаветдинова татар халык биюләренә өстенлек бирә. Гомумән, балаларны әзерләгән һәркемгә, укучыларның үзләренә, ата-аналарга рәхмәтле булып калды тамаша кылган һәркем.
Сөенечле бер хәл әлеге чараны тагын да баетты. Бәләбәй “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Галия Әхмәтшина, шушындый күңелле “Аулак өйләр” күрсәткәндә дә кирәге чыгар дип, картәнисеннән әнисенә калган, ә әнисе аңа бүләк иткән борынгы кул эшләрен – кадерле ядкарьләрне гимназия музеена тапшырды. Чигүле, киндер сөлгеләр һәм ашъяулык, чаршау, сугылган палас, күптәнге булсалар да, күзнең явын алып торалар.
– Сез безне бик шатландырдыгыз, Галия ханым. Безнең этнографик-туган якны өйрәнү музеена алар бик-бик кирәк. Әлеге музей – ата-бабаларыбызның, халкыбызның борынгы тормышын чагылдыручы кадерле мирасханә, – дип ихлас рәхмәтен белдерде музей җитәкчесе Регина Гомәрова.
Ул залда утыручы башкаларның да шундый әйберләрне музейга тапшыруын үтенде.
Менә шулай, бездә аулак өйләр бик күңелле, истә калырлык үтә. Халкыбызның традицияләрен, йолаларын балалар күңеленә салып саклаганың өчен рәхмәт сиңа, гимназия!
Зәйфә Салихова.