+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
11 март 2023, 17:10

Хатын-кыз – милләт сакчысы

Башкортстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез авылында чираттагы күчмә утырышын үткәрде.

Хатын-кыз – милләт сакчысы
Хатын-кыз – милләт сакчысы

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан узган җыелышның темасын да “Ак калфак”лылар шушы көнгә туры китереп сайлаган. “Хатын-кыз – милләт сакчысы” дигән исем астында узган күркәм очрашуда Башкортстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина, Кыңгыр-Мәнәвез авыл биләмәсе башлыгы Марат Яхин, бүлекчә җитәкчеләре һәм әгъзалары катнашты.
Башкортстандагы “Ак калфак” оешмасы телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклау юнәлешендә чирек гасыр хезмәт итә. 2014 елга кадәр аның оешмасы Уфада гына булса, хәзер инде республикабызның 22 районында 60тан артык бүлекчәсе бар. Бишбүләк районы бүлекчәсе – аның тәүге карлыгачы. Менә инде дистә елга якын аңа Лилия Мусаева җитәкчелек итә. Аларның уңышлары турында бик күп сөйләргә мөмкин: төрле дәрәҗәдәге конкурсларда һәрвакыт җиңүчеләр исемлегендә. Шулай да аларның төп бурычы – үзләренең җирлегендә булган гореф-гадәтләрне, йолаларны өйрәнеп, киләсе буыннарга тапшыру. Хәзер инде бу юнәлештәге эшчәнлеккә Бишбүләк районының Ает, Дүсән, Кунаккул авыллары да кушылды - күптән түгел аларда “Ак калфак” бүлекчәләре ачылды.
Менә Кыңгыр-Мәнәвез авылында Лилия Марсель кызы оештырган күчмә утырышка да урындагы бүлекчәләрнең җитәкчеләре һәм әгъзалары җыелышып килде.
Авыл биләмәсе башлыгы Марат Ринат улы “Ак калфак”лыларның милләткә хезмәт итүдә, авыл биләмәсендә яшәүче төрле милләт вәкилләренең бердәмлеген саклауда тырыш хезмәтен югары бәяләде һәм рәхмәтләрен җиткерде. Гүзәл затларыбыз авыл биләмәсендәге мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә зур өлеш кертә, диде ул. Шул ук вакытта милли һәм мәдәни чараларны оештыруда һәм үткәрүдә иҗтмагый оешма әгъзалары һәрвакыт авыл биләмәсе хакимятенең ярдәмен тоя.
Люция Ябир кызы да Лилия Мусаевага районда милли хәрәкәтнең эшчәнлеген яхшы оештырганы, яңа бүлекчәләр ачуга күп көч салганы өчен чиксез рәхмәтен җиткерде.
Шулай ук Лилия Марсель кызы бу көнне күркәм гомер бәйрәме – юбилее уңаеннан ихлас котлаулар да кабул итте. Гадәттә, хатын-кызларыбызга карап милләткә бәя бирәләр. Лилия Марсель кызы – чын милләт анасы ул. Аның җитәкчелеге астында Бишбүләк районының иң актив, милләт җанлы хатын-кызларын берләштергән оешмалар телебезне, динебезне саклау һәм үстерү, милли үзаңлы, иманлы, югары әхаклы кыз-егетләр тәрбияләп үстерү, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны түкми-чәчми киләчәк буыннарга тапшыру юнәлешендә бик күп һәм мөһим эшләр башкара. Моны чыгыш ясаучыларның һәммәсе дә билгеләп үтте.
Әйткәндәй, уңышлы эшчәнлекнең нәтиҗәсе күз алдында: осталык дәресләре, миллли бәйрәмнәр, хәйрия акцияләре, әдәби кичәләр, бәйгеләр берсен-берсе алыштырып тора. Аларның һәрберсендә балалар һәм яшьләр катнашуы зур әһәмияткә ия. Район татарлары мәдәнияте үзәгенә әверелгән Кыңгыр-Мәнәвез авылында узган “Без – Тукай варислары” конкурсында исә бөек әдипнең әсәрләрен төрле милләт балалары татар телендә сөйли, бу бәйге шуның белән үзенчәлекле дә. “Ак калфак”ның агымдагы ел эш планында район авылларында “Сәгать бәйрәме”, “Сандык бәйрәме” һәм “Печән өсте” йоласы кебек күләмле чаралар үткәрү дә каралган.
Чарага җыелучыларга хуҗалар татар халкының “Чишмә бәрдертү” һәм “Самавыр юу” кебек борынгы йолаларыннан күренешләр тәкъдим итте.
Бәйрәм уңаеннан күркәм табын әзерләнде. Хатын-кызлар бер-берсен язгы бәйрәм белән котлады, изге теләкләр теләде. Бүген һәркемнең теләге бер – илебездә тынычлык урнашсын, хәрбиләребез исән-имин туган йотларына әйләнеп кайтсын. “Ак калфак”лылар да махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән оештырылган хәйрия акцияләрендә актив катнаша. Әлеге җыелышта да планда каралган чаралар белән берлектә ир-егетләребезгә ярдәм эшен дәвам итәргә кирәклеген ассызыкладылар.
Бәйрәм уңаеннан үткән утырыш җыр-моң белән үрелеп барды. “Ак калфак”ның Уфа, Благовар районнары бүлекчәсе җитәкчесе Альбина Якупова, җырчы, музыкант Роберт Кадыйров гүзәл затларны бәйрәм белән котлап, җырларын бүләк иттеләр. Бишбүләклеләр дә моңлы бәйрәм күчтәнәчләре белән сыйлады.

Автор фотолары.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: