+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
18 март 2023, 09:37

Җиһан гөле иде ул...

Башкаланың "Ихлас" мәчетендә күренекле җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр Гөлҗиһан Яһүдина истәлегенә аның тууына 85 ел тулу уңаеннан күркәм чара оештырылды.

Җиһан гөле иде ул...
Җиһан гөле иде ул...

Әлеге чара нәкъ мөселманча - хәләл табын янында, изге Коръән аятьләреннән башланды. Аларны "Ихлас" мәчетенең имам-хатыйбы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин укыды. Ул, шулай ук, Гөлҗиһан Яһүдинаның республика иҗтимагый тормышындагы мөһим урыны турында сөйләде.

Билгеле булуынча, Гөлҗиһан Җәләлетдин кызы 2001 елда Башкортстанда татар хатын-кызларының бүген Флүсә Назаргулова җитәкләгән "Сәхибҗамал" оешмасына нигез салучы булды. Бу хакта һәм кадерле шәхебезнең гомер юлы турында "Кызыл таң"да Башкортстанның атказанган мә­дәният хезмәткәре, җәмәгать эшлеклесе Динә Морзакаеваның "Җиһан нурын җыйган Гөлҗиһан" дигән күләмле язмасы дөнья күрде. Әйткәндәй, ул Гөлҗиһан ханымнан соң "Сәхибҗамал" оешмасының эшен үз кулларына алды һәм аны тагын да яхшы итүгә күп көч салды. Кичәге чараны да ул үзе алып барды.

Биредә менә инде чирек гасыр Башкортстан хатын-кызлары берлеген җитәкләүче, "Сәхибҗамал"га һәрвакыт теләктәш булучы Рәшидә Солтанова, бүген Флүсә Назаргулованың акыллы җитәкчелеге белән алга баручы "Сәхибҗамал" оешмасы, Вил Казыйханов исе­мендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе, Башкортстан мөслимәләр берлеген вәкилләре, матбугат хезмәткәрләре чыгыш ясады, Гөлҗиһан апаның туганнары, якыннары катнашты.

Аларның барысының да фикере бер - Гөлҗиһан Җәләлетдин кызы республикага, үз халкына, милләтенә гомер буена фидакарь хезмәт итте. Ул һәрвакыт рухи яктылык, мәгърифәт, татулык, тормышта хозурлык өчен җан атты. Гаҗәеп зыялы, эчке матурлыгы белән нурлы, тормыштагы киртәләрне әйбәтлек белән җиңә торган кеше булды. Ул әле дә безнең күңелдә "җиһан гөле" булып яши.

Җиһан гөле иде ул...
Җиһан гөле иде ул...
Җиһан гөле иде ул...
Җиһан гөле иде ул...
Җиһан гөле иде ул...
Җиһан гөле иде ул...
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: