+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
29 март 2023, 14:35

Атнабай безне жыйды, Атнабай очраштырды!

Нефтекама филармониясе залында Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевка, шулай ук "Кызыл таң" гәзитенең 105 еллыгына багышланган зур чара узды.

Атнабай безне жыйды, Атнабай очраштырды!
Атнабай безне жыйды, Атнабай очраштырды!
Нефтекама филармониясе залында Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевка, шулай ук республиканың "Кызыл таң" иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни гәзитенең 105 еллыгына багышланган зур чара узды. "Минем Атнабай" дип исемләнгән әлеге кичәдә Тәтешле, Краснокама, Нефтекама, Дүртөйле, Яңавыл, Уфа артистлары катнашты.

Шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары Илфат Минәҗевнын, "Кызыл таң" басмасының редакторы Фаил Фәтхетдиновның, халык шагыйренең бертуган абыйсы Мәгъдән Атнабаевның чарада катнашуы кичәгә ямь һәм мәртәбә өстәде.

"Кызыл таң" гәзитенең үз хәбәрчесе Гөлнара Гыйлемханова оештырган әлеге искиткеч ямьле, жылы кичә турында гәзитебезнең алдагы саннарында укырсыз.

Гөлнара Гыйлемханова.
 
Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: