Төрле сораулар, өметле карашлар, зур дулкынлану белән төрле илләрдән, Русиянең төрле төбәкләреннән 500дән артык хатын-кыз Казанга, бер мәйданчыкка җыелып, өч көн дәвамында фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты һәм киләчәккә планнар куеп, артытабан нинди юнәлештә эшләргә кирәклеген билгеләде.
Чара “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә башланып китте. Җыелучыларның Башкортстаныбызның Бишбүләк районындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе коллективы – “Ак калфак” үзешчән фольклор ансамбле искиткеч тамашасы белән каршы алды. Кунакларга алар үзләренең төбәкләрендәге “Чишмә бәрдертү” һәм “Самавыр юу” йолаларын күрсәтте.
Шулай ук биредә төрле төбәкләрдән килгән кул осталарының, эшкуарларның күргәзмә-ярминкәсе оештырылды.
Пленар утырышны ачып, җыелучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразыев, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова сәламләделәр һәм милләт хакына башкарган эшләре өчен мөхтәрәм хатын-кызларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Съездда билгеләп үтелүенчә, III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында катнашучыларның арасында 52 фән кандидаты, 32 фән докторы, “атказанган” исеменә лаек булган мәгариф хезмәткәрләре, сәнгать эшлеклеләре, табиблар, икътисадчылар, авыл хуҗалыгы, матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, укытучылар, артистлар, язучылар, рәссамнар һәм башка тармак вәкилләре бар иде. Делегатларның уртача яше – 41. Иң яшенә - Казахстан Республикасыннан килгән Идалия Насыйровага 14 яшь булса, иң өлкәне – Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Русия Федерациясенең атказанган артисты, 89 яшьлек Сәвия апа Сираева иде. Әйткәндәй, әлеге чарада якташыбызга тагын бер югары дәүләт бүләге тапшырылды – Сәвия Гыймадислам кызы Татарстан Республикасының Дуслык ордены белән бүләкләнде.
Кичкә съезд делегатлары “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә узган “Сөембикә” журналының 110 еллыгына багышланган тантаналы кичәне тамаша кылды.
Икенче көн аеруча бай эчтәлекле булды. Делегатлар “Бала-Сити”, “АЛТА скул” мәктәпләрендә булып, хәзерге заман шартларында шәхси мәктәпләр үрнәгендә милли мәгарифнең торышы, андагы укыту алымнары белән танышты.
Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшчәнлекләре һәм милли мәгарифнең заманча белгечләрен әзерләү методологиясе белән таныштырдылар.
Көннең икенче өлеше янә "Корстон" сәүдә-күңел ачу үзәгендә дәвам итте. Биредә "Татар гаиләсендә 3 буын һәм 7 буын хәрәкәте", "Татар гаиләсендәге тәрбия", “Татар гаиләләрендә эшмәкәрлек" кебек өч дискуссион мәйданчык эшләде. Аларның һәрберсендә Башкортстаннан барган делегатлар да чыгыш ясады һәм үзләренең тәҗрибәсе белән уртаклашты.
“Адымнар" полилингваль белем бирү комплексында дастаннарга багышланган чараны караганнан һәм III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездына йомгак ясалганнан соң, башкортстанлыларны янә җылы очрашу көтте – Татарстан Республикасына дүрт көнлек гастрольләре белән килгән Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистларының чыгышын тамаша кылды - Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында алар алып килгән “Фатыйма” спектаклен карау мөмкинлеге булды.
Сәфәрнең өченче көне истәлекле вакыйга белән туры килде – татар халкының бөек әдибе Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан шул исемдәге мәйданга җыелып, һәйкәленә чәчәкләр салынды.
Башкортстаннан барган делегация әгъзалары кайтыр юлга чыккач та үзләренең әлеге съезддан алган тәэссоратлары, уй-фикерләре белән уртаклашуын дәвам итте. Республикабызда эшчәнлек алып барган төрле иҗтимагый оешма әгъзалары алга таба да берләшеп, ярдәмләшеп эшләргә кирәклеген ассызыкладылар. Чөнки аларның барысын да бер максат берләштерә – татар халкының милли үзаңын уяту, биниһая бай мәдәниятен, гаҗәеп данлы тарихын, искиткеч гүзәл һәм аһәңле телен саклап калып, киләсе буыннарга тапшыру.
Эльвира Ямалтдинова фотолары.