+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Милләт
16 Июля 2023, 10:30

Иң оста укчылар ярышты

Әбҗәлил районында беренче тапкыр традицион уктан ату буенча турнир узды.

Иң оста укчылар ярыштыИң оста укчылар ярышты
Иң оста укчылар ярышты
Чараны Урал аръягының иҗтимагый башлангычла берлеге һәм фермер Рамил Юлдыбаев оештырды.
Турнир Әбҗәлил, Белорет, Учалы, Бөрҗән, Баймак, Салават, Куергазы районнарыннан, шулай ук Уфа һәм Магнитогорск шәһәрләреннән 72 катнашучыны җыйды.

— Ярышның максаты — сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, традицион җәядән атуны популярлаштыру һәм үстерү, осталыкны арттыру, көчле укчыларны ачыклау һәм яшьләрне милли спорт төре җанатарлары сафына җәлеп итү, - дип хәбәр итте «Урал аръягы иҗтимагый башлангычлары берләшмәсе» төбәк оешмасы рәисе Радик Бакиров.
“Уктан ату белән балаларым Динара һәм Дамирга карап мавыгып киттем. Алар икесе дә Сибай шәһәренең гимназиясендә укыдылар, анда Х.З. Таһировның түгәрәгенә йөри башладылар. Аннары мин аларны ярышларга йөртә башладым, һәм үзем дә бу спорт төре белән мавыктым. Хәзер балаларыбыз белән бергәләп тормыш иптәшем Рамиләне җәядән ату белән кызыксындырдык. Дүртәүләп барлык ярышларда катнашабыз. 2022-23 елларда Чиләбе турнирларында, Дагестанда чыгыш ясадык, республикада бер генә ярышны да калдырмадык. Ә Урал аръягындагы иҗтимагый башлангычлар берлеге, анда минем энем Илнур эшли, мондый чараны үзебездә үткәрергә тәкъдим иткәч, икеләнмичә ризалаштым,— дип сөйли Рамил Юлдыбаев.

Рамил Юлдыбаев чараның төп спонсоры да булды. Турнирның приз фонды бик җитди: ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында иң яхшы укчыларга колыннар, сарыклар, кыйммәтле призлар вәгъдә ителде.

72 укчы 7 төркемгә бүленде. Ату ир-егетләр өчен — 70, хатын-кызлар өчен 60 метр ераклыктан үткәрелде. 30, 35 метр ераклыктан турнирда катнашучыларның барысы да атты. Судьялар булып катнашучылар үзләре чыгыш ясады.

Ярышлар кичкә кадәр дәвам итте. Ниһаять, җиңүчеләр билгеләнде. Төп бүләкләр Бөрҗән районына китте. Традицион җәядән ату буенча беренче турнирның җиңүчеләре Алия Ишморатова һәм Денис Юлбердин булды.

Таңчулпан Юмагуҗина.

Фото: Гөлназ Вәлиева.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас