+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
6 август 2023, 10:15

Агардыда хатирәләр яңарды!

“Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул...” Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның моннан йөз елдан артыграк элек язган бу юллары Благовар районының Агарды авылы халкына да турыдан-туры атап язылган кебек. Халык рухы көчле булмаса, Таң авыл биләмәсенә караган бу бәләкәй генә авыл да күптән таралып бетәр иде. Әлеге чорда исә биредә мәктәп, мәдәният учагы сакланган, авыл халкы һәм аерым шәхесләр тырышлыгы белән мәчет күтәрелде, яугирләр истәлегенә обелиск салынды. Шагыйрь сүзләренә янә бер куәт – күптән түгел авылдашлар, дәртле булуын һәм моңлылыгын раслап, тоташ Агарды тарихына багышланган “Шәҗәрә” бәйрәме үткәрде.

Агардыда хатирәләр яңарды!Агардыда хатирәләр яңарды!
Агардыда хатирәләр яңарды!

Гомумән, өч гасырга якын (Агарды авылы турында беренче мәгълүмат архив чыганакларында 1727 елда теркәлгән) тарихында бу төбәк халкының үзенең горурлыгы һәм берникадәр башбирмәслеге белән дә аерылып торган кавем булганлыгы билгеле. Әйтергә кирәк, әлеге сыйфатларга ишарә рәвешендә бирелгән “Калпак” кушаматының төсмерләре Агарды халкында бүген дә саклана. Шулай булмаса, бөтен авыл белән күтәрелеп, кемнеңдер ярдәменә һичбер исәп тотмыйча, ялынмыйча шулкадәр зур колачлы чараны югары дәрәҗәдә оештыра алырлар идемени?!
Бәйрәмне үткәрү урыны итеп авыл клубы сайлануы эссе көнне бик тә уңайлы булып чыкты. Сәхнә түрен бизәп, Агардының күренекле шәхесе Барый (мулла кушкан исеме – Габделбарый) Фәйзрахман улы Зәйнуллинның нәсел шәҗәрәсенә, авыл тарихына кагылышлы язмалар, архив материалларының күчермәләре, фотосурәтләр белән бизәлгән альбом урнаштырылган. Чараның рәсми өлеше башланганчы ук авылдашларга алар белән танышу мөмкинлеге бирелде. Гомумән, бу төбәк халкында үзенең үткәне белән кызыксыну көчле, ә бу инде Агардының бай тарихыннан, биредә яшәүчеләрнең электән мәгърифәткә омтылышыннан килә.
Атап әйткәндә, биредә 1870 елда ук мәчет теркәлгән, анда шулай ук мәдрәсә эшләгән. Барлыкка килү датасы буенча Агарды хәзерге Благовар районындагы иң борынгы татар авылларының берсе санала. Оештырылган мәлләрдә авылның ике өлештән торуы билгеле, әлеге үзенчәлек аларның хуҗаларына бәйле. Югары Агарды, мәсәлән, алпавыт Шәйхелислам Солтанов кул астында була, ә Түбәнге Агардыга эре җирбиләүче Мөхәммәтгәрәй Черкас­скийның кызы Маһитап (халык телендә Майтап) идарә иткән. Агарды авылының янә бер үзенчәлеге – биредә гомер кичерүчеләр бу төбәктәге Күгел, Түрештамак авыллары белән тыгыз бәйләнештә яши. Халык телендә бүген дә сакланган “Агардылар, Күгелләр безнең кебек түгел­ләр” гыйбарәсе моңа ишарә, чөнки әлеге ике авыл халкы киң мәгълүматлы булуы, укымышлылыгы белән аерылып торган.
Кичәдә Зәйнуллиннар шәҗәрәсе белән таныштырган Зинира Ямгытдин кызы Хәкимова да нәсел агачы буенча тикшеренүләр алып барганда моңа игътибар иткән булып чыкты. Агардыда туып-үссә дә, ул Иске Күчәрбай мәктәбендә озак еллар укытты, лаеклы ялга чыкканнан соң биредә тормыш көтә. Шәҗәрә төзүгә алынуына туганлык җепләре дә йогынты ясагандыр – Барый абый Зәйнуллин белән алар икетуганнар.
Алга китеп, бу уңайдан шундый мәгълүмат биреп үтик – Барый Зәйнуллин Благовар районында киң танылган хуҗалык җитәкчеләре токымыннан иде. Туган төбәгендә хезмәт юлын башлаганчы, Бөек Ватан сугышын үтә, фронттагы батырлыклары өчен I дәрәҗә “Ватан сугышы”, III дәрәҗә “Дан” орденнары, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Бөек Җиңүне Берлинда каршылаган яугир туган тарафларына 1947 елда кайта һәм тыныч хезмәткә тотына. 1955-1971 елларда “Таң”, “Правда” колхозларының рәисе була. Фидакарь хезмәте “Мактау билгесе” ордены, СССР һәм Башкортстан дә­рәҗәсендәге Мактау грамоталары белән бил­геләнгән. Туган төбәгендә һәм районда аның турында, кешелекле җитәкче буларак, якты истәлекләр бүген дә саклана.
Шәҗәрә авторының йөкләтелгән бурычка үтә дә җаваплы караганы сизелеп тора – нәсел агачында Зәйнуллиннар токымының берничә дистә вәкиле теркәлгән, аларның варислары турында да киңкырлы белешмә бирелгән. Әйткәндәй, Агарды авылында Зәйнуллин фамилиясен йөртүчеләр бүген дә бихисап. Шәҗәрә бәйрәмендә алар арасыннан да чыгыш ясаучылар күп булды. Бәйрәмгә исә хәзерге чорда башка төбәкләрдә яшәсәләр дә, нәсел чыгышлары Агарды белән бәйле булган якташлар да җыелды. Русия Социаль фондының Благовар бүлеге җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, мәсәлән, Таң авылында нигез корса да, үзен горурланып Агарды токымыннан, дип исәпли, чөнки әти-әниләре биредә гомер кичергән.
Әйтергә кирәк, мондыйлар күп, алар бәйрәмгә туган төбәкләрен сагынып кайткан. Шунысы да үзенчәлекле – Шәҗәрә бәйрәмендә кунаклардан күпләр туганлыкларын ачыклады. Җанлы аралашу барышында бакыйлыкка күчкән авылдашлар искә алынып, хәтер җепләре яңарды. Агардының иң өлкән кешеләренең берсе, 90 яшь үрен куган Фәһия Мофаззалова очрашу шатлыгын җырлары белән уртаклашты.
Бәйрәмне музыкаль яктан авылның үзешчән сәнгать осталары: җырчылар Ирина Фәтхетдинова, Светлана Зәйнуллина, Вәлимә Раянова, Альмира Фәрхетдинова, “Агарды” вокаль ансамбле бизәде. Иске Абзан авылы мәдәният йорты вәкилләре Тәслимә һәм Равил Әхмәтшиннар бәйрәмдә катнашучыларны гармун моңнары, җырлары белән сөендерделәр.
Менә шул рәвешле, Шәҗәрәгә багышланган чара, якташларны берләштереп, тоташ Агарды авылы бәйрәменә әверелде. Бу җәһәттән олы рәхмәт сүзләренең, изге теләкләрнең бәйрәмне оештыруга зур өлеш керткән Лия Барый кызы Зәйнуллина, Альмира һәм Светлана Зәй­нуллиналар, Рәфидә Хәбирова, Ирина Фәтхетдинова исеменә яңгыравы гаҗәп түгел. Моннан тыш, аш-су мәҗлесен әзерләгән остабикәләр Рима Нәбиуллина, Алия Имаева, бәйрәм ямен күтәргән Зилә Биктимерова һәм Ирина Зәйнуллина да авылдашларының зур ихтирамына лаек.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Благовар районы.

 

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас