Ата-бабаларыбызның яшәү рәвешенә, халык кәсепләренең тормышчан булуына сокланып туя алмаслык. Онытылмасын иде алар. Бу кәсепләрне, һөнәр-ләрне үстерү, яңарту һәм саклау – көнүзәк бурыч. Әнә шул изге максатларны күз уңында тотып Борай районында оештырылды “Сарыкчылык – бәрәкәт, бәрәкәттә – хәрәкәт” дип исемләнгән мөһим чара. Максатка якынрак килгәндә, сарыкчылык тармагына игътибарны арттыру, Ислам кануннары нигезендә сарык итеннән хәләл ризыклар әзерләү, яшьләрдә бу һөнәр һәм кәсепләргә карата кызыксыну уяту иде алар.
Чараны район хакимияте, районның хатын-кызлар Советы (җитәкчесе М. Янгирова), район “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлар оешмасы (рәисе, проектның авторы Р. Усманова) һәм шәхси эшкуар Ә. Зарипов оештырды. Анда республика хатын-кызлар берлегенең алыштыргысыз лидеры Р.Солтанова, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле А. Дәүләтшин, “Сәхибҗамал” республика татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Ф. Нәдергулова, Башкортстан татарлары конгрессы рәисе урынбасары З. Ахунова, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры А. Хәлиуллина, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары
Г. Нуртдинов, район авыл хуҗалыгы идарәсе зоотехнигы Л. Багауов, “Борай фермеры” бренды белән танылган эшкуар Ә. Зарипов катнашып, чараның әһәмиятен һәм республикада бу проектның һәм теманың әлегә тәүгеләрдән булып күтәрелүен югары бәяләп, аны дәвам иттерү зарурлыгын билгеләде. Активистларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, тапшырылды.
Бу көнне мәдәният йортында сарыкчылык тармагына бәйле булган халык кәсепләренә багышланган зур күргәзмә дә эшләде. Кунаклар һәм тамашачылар, бигрәк тә укучы яшьләр аны кызыксынып карады, үзләрен кызыксындырган сорауларга эзлекле җаваплар алды. Халык кәсепләрен гамәли күрсәтүгә корылган “Авылымның айлы кичләре” милли мәдәни-музыкаль фольклор күренеше, сарык асрау темасына үткәрелгән фотоконкурс, шигъри бәйгеләр бу җәһәттән чара эчтәлеген тагы да баетты.
Яшерен-батырын түгел, халык кәсепләреннән соңгы елларда бераз читләштек ләбаса. Мәсәлән, сарык тиреләрен җыеп эшкәртү, йон эрләү, һәр авылда элек-электән булган киез итек басулар һ.б. тарихта гына калып бара диярлек. Хәтта сарык йоныннан оек-оекбашлар да бәйләми башладык. Менә шушы кәсепләрнең һәммәсенә дә, хәтта сарыкчылык продуктларын кулланып, халык медицинасы ысулларын тергезүгә дә басым ясалды чарада. Фойеда сарыкчылык продуктларыннан әзерләнгән хәләл нигъмәтләрдән авыз итү мөмкинлеге дә тудырылды. Кунакларга да милли табын шундый азыклардан хәстәрләнде. Халык һәм кунаклар тамашадан канәгать калып һәм оештыручыларга рәхмәтле булып таралышты.
Әлеге вакытта районда бу мөһим проектны дәвам итү җәһәтеннән тагын да колачлырак чаралар әзерләнә. Язмамны чарага махсус иҗат ителгән шигырем белән тәмамлыйсым килә:
Сарыкчылык –
җитди шөгыль
Сарык малын кимсетмәгез,
Минем мактыйсым килә.
Сарыкчылык – мөһим шөгыль
Шуны аклыйсым килә.
И халкымның рухияте,
Зиһене, зирәклеге.
Кәсепләренең һәр тормыш
Шартына кирәклеге.
Куй байлыгы – туй байлыгы,
Һәр өлеше яраклы.
Һәрбер шөгыле халыкның
Тарихларда сабаклы.
Берәүнең мең куе бар да,
Берәүнең мең уе бар.
Борайларның куй асраудан
Табында мул сые бар.
Арык булсын – сарык булсын,
Ә симезе – бәрәкәт.
Тамагың тук, өстең бөтен,
Тән-җаныңа хәрәкәт.
Бер сарыктан ике тире
Тунап булмас анысы.
Юкны – бар, барны – бал итү –
Бабамнарның мирасы
Тун да була, йон да була,
Итегедер, читеге...
Сарыкчылык тармагының
Һичкенә юк китеге.
Мае да мул, ите дә шәп,
Ул шулпасы... өлеше.
Авыз суларын китерә
Эчәгеннән бәлеше.
Сарык кирәк сабантуйга,
Сарык кирәк Корбанга.
Гомереңнең өч туена
Хәләл табын корганда.
Агы да була сарыкның,
Буладыр карасы да.
Сарык асрыйк без, дуслар,
Ул – яшәү чарасы ла.
Куй асраучы һич ач булмас,
Әйткәнем ялкауга – ук.
Халкымның бу шөгыленнән
Сарык исән, бүре тук.