

Татар тел гыйлеменең узаманы, мөгаллимнәр тәрбиячесе, галимнәр остазы, җәмәгать хадиме, күпкырлы талант иясе һәм якты шәхес Мирфатыйх ага Зәкиевнең кешелек сыйфатларына сокланмый мөмкин түгел. ХХ йөз башы татар зыялыларының рухи бөеклеген, сүнмәс мәгърифәт нурын, гуманизм биеклеген үзенә туплаган кеше ул. Аның акыл зирәклеге, җитәкчелек маһирлыгы, эшкә сәләтлелеге, халкына бирелгәнлеге тормыш юлына аяк басучы яшьләр өчен гомерлек үрнәк булырлык.
Мирфатыйх ага Зәкиев белән шактый гына аралашу форсаты миңа да тиде. Әдәбиятчы булсам да, синтаксис курсын университетның филология факультеты татар-урыс бүлегенең 4 курс студентларына укытырга туры килде. Кафедра мөдире Радик Сибәгатов, үзе дә синтаксисның бик мөһим өлкәсе – предикативлык теориясе буенча докторлык диссертациясе яклаган кеше буларак, синтаксисны өйрәтүнең кайбер серләре белән уртаклашты һәм Мирфатыйх ага Зәкиев дәреслекләре нигезендә эш итәргә тәкъдим итте. Шулай итеп, минем өчен синтаксис тел белеменең иң кызыклы өлкәсе булып китте һәм журналистлык тәҗрибәмдә бик зур таяныч та булды.
Мирфатыйх ага Зәкиев остазыбыз һәм коллегабыз, галим һәм язучы, Башкортстанның халык язучысы Суфиян абый Поварисов диссертацияләренең фәнни җитәкчесе булды һәм хәзерге Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасының үсешенә һәрьяклап булышлык итте.
Мирфатыйх ага белән һәртөрле фәнни конференцияләрдә Уфада, Стәрлетамакта һәм Казанда әледән-әле очрашып тордык, Тукайның бер юбилеенда Кушлавычка бер автобуста да барырга туры килде. Шунда аның бик шәп гармунчы булуын күрдем һәм коллегалары белән дустанә-ихлас мөнәсәбәтләрне кора белүенә шаһит булдым. Азат абый Әхмәдуллин белән бергәләшеп, алар гармун тарта, калганнар кушылып җырлап бардык.
Казанга бер баруымда, Мирфатыйх аганың 80 яшьлек юбилее якынлашкан көннәрдә, аның Фәннәр академиясендәге кабинетында әңгәмәләшеп тә утырдык. Мирфатыйх ага сөйләшер өчен бик уңайлы, җор телле, дәрт-дәрманлы, актив һәм теремек кеше булып чыкты. Аның өстәл астыннан гармунын алып уйнап җибәрүе аралашуыбызны бизәде, рәсмилекне онытырга ярдәм итте. Шулай итеп, бик тә ихлас сөйләшүнең куанычлы мизгелләрен татырга туры килде.
Мирфатыйх аганың ул чакта бик популяр булган “Татар халкы теленең барлыкка килүе” китабы белән таныш булганга, мин аңа бик теләп татар халкы тарихы буенча сораулар бирдем һәм эзлекле җаваплар алдым.
Халкыбызның бөек шәхесе, филология фәннәре докторы, профессор, академик, Русиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты, Казанның шәрәфле шәхесе, СССР орден һәм медальләре кавалеры, Җир шарында тормышны саклау рыцарьларының Бөтендөнья парламенты әгъзасы һәм парла-ментның Ак Тәре Ордены кавалеры, “Халыкара ел кешесе” (1992, 1993), Уфа фән һәм технологияләр университетның шәрәфле докторы Мирфатыйх ага Зәкиев белән аның ифрат бай, бәрәкәтле һәм фәһемле гомер сәхифәләрен барлыйбыз.
“Кояштан иртә торам”
– Мирфатыйх ага, безнең халыкта, “мәгърифәт эстәү, белем алу – энә белән кое казуга тиң”, – дигән гыйбарә бар. Сез гади авыл малаеннан фән үрләрен яулаган галим, академик, фәнне һәм мәгарифне оештыручы шәхес дәрәҗәсенә үсешкәнсез. Фәнгә юлыгыз нидән башланды, һәм шул юлдагы авырлыкларны җиңәргә нәрсә ярдәм итте?
– Моның өчен үзеңдә омтылышыңа, максат-мәсләгеңә барып җитү гадәте тәрбияләргә кирәк, дип уйлыйм, һәм ул миңа бик яшьли салынды да. Чөнки яшь вакытта, әтидән калгач, гаиләне тәрбияләргә туры килде. Студент чагымда да гаиләне кайгырту миңа йөкләнгән иде, чөнки әни янында миннән башка өч бала. Мин – өлкәне.
Балачакта, мәктәп елларында да шулай булды: мин үземне гаиләбез өчен җаваплы итеп санадым. Сугыш вакытында сигез чакрымдагы Кәрәкәшле авылына укырга йөрдем, ә кайткач, алачыкта тимерче булып эшләдем. Авылның барлык эш коралларын ремонтладым, аларны чәчүгә, уракка хәзерләдем, төрле машиналарда да эшләдем. Балачактан гаилә алдында җаваплылык хисе тоеп яшәү язмышны хәл итте булса кирәк.
Укырга кергәч тә шулай булды. Бөтен нәрсәне вакытында, җиренә җиткереп эшләргә күнеккәнгә, миңа тормышта, эштә бервакытта да авыр булмады. Укуны тәмамлагач, аспирантурага керергә тәкъдим иттеләр. Анда да шул гадәтем үзен сиздерде: вакытыннан алда диссертация яклап, аспи-рантураны тәмамладым. 7-8 ел үтүгә, докторлык диссертациям әзер булды. Аннан соң инде мине җитәкче вазыйфаларга үрләттеләр. Университетта кафедра мөдире, педагогия институтында проректор, аннары ректор итеп билгеләделәр, анда 22 ел эшләдем. Соңыннан Фәннәр академиясе системасына директор итеп күчерделәр.
Мин иртән эшлим, чөнки балачактан кояштан алда тордым. Биш-алты яшемнән көтүче ярдәмчесе булып эшләргә туры килде. Әти үлгәч, гаиләгә ярдәм булыр дип, миңа көтүче чыбыркысы тоттырдылар. Кояш чыкканчы, малларны алып чыга идек. Шул иртә тору гадәте миндә гомерлеккә калды. Кара таңнан гыйльми эшкә утырам, һәр көнне... Беркөнне дә язмый калган юк: сәгать 5тән 8ләргә кадәр. Аннары көн буе эштәмен. Кайткач та фән белән шөгыльләнгән көннәр була: нормамны үтәргә туры килә. Аннары мин җәяү йөрергә яратам, аның бик кирәклеген дә беләм. Һәм шул җәяү йөргәндә күп фәнни проблемаларның чишелешен табасың. Кайткач, язып куярга гына кала.
– Димәк, галим булу өчен җәяү йөрергә кирәк инде?
– Анысы да бар...
– Сезнең дәреслекләрдән бар татар баласы белем ала. Ни өчен Сез синтаксисны өйрәнергә булдыгыз? Сезне татар тел белемендә синтаксисның патшасы дип тә атарга мөмкиндер...
– Синтаксисны сайлавым – тел белеменең ул тармагы буенча хезмәтләргә кытлык булуда. Бик артта калган иде ул, хәтта студентлар кулына бирерлек материал да юк иде. Материал да, диссертация дә булыр, дип башланган эш ул. Менә шуннан инде татар сөйләме төзелешен ачыкларга, аның логикасын табарга, төзелеш системасын билгеләргә тырыштым. Шактый гына хезмәтләрем чыкты, башка төрки телләр буенча да шәкертләремнең саны ишәйде. Док-торлык, кандидатлык дис-сертацияләрен әзерләштем. Шуңа да бар төрки республикаларда да минем шәкертләрем бар. Төркия галимнәре дә минем хезмәтләргә бик игътибарлы булды.
“Тарихны да өйрәнегә туры килде”
– Сез татар тарихын бик җентекле өйрәнәсез. Бу кызыксынуның сәбәбе нидә?
– Мин әле университетта ук синтаксис белән янәшә “Төрки телләрнең формалашу тарихы” дигән махсус курс укый идем. Һәм шунда күрәм: төрки халыкларның, аларның тел тарихы бик җиңел аңлатыла. Янәсе, төрки тел җиңел булган да, халык шул телгә күчкән. Европага төркиләр бик соң килгән, дигән фикерләр белән дә килешәсе килмәде. Күчмә халык, каяндыр килеп, Рим империясен җимерә алмый.
Ә бит төркиләр Кара диңгез буйларында бик күптәннән яши, киресенчә, римлылар анда колонияләр төзи. Төркиләр азатлык көрәшенә күтәрелмәдеме икән, дигән сораулар да туды. Шулай тарихка кереп киттем. Ә моның өчен бар төркиләр тарихын, алар тирәсендәге барлык халыкларның (Иран, Һинд, Кытай, Византия, славяннар) тарихын өйрәнергә туры килде. Берничә тарихи хезмәтне укып кына тарихчы булып булмый.
– Безнең ил территориясендәге төркиләргә ничә яшь?
– Кайберәүләр аларның формалашуын Безнең эраның башы белән бәйли. Ләкин аңа кадәр алар һун, сака, скиф, скида һәм башка исемнәр белән Кытай язмаларына кереп калган. Урыс галиме Ельницкий һуннар, сакалар хакында язмалар (б.э.к.) Һиндстан, Ассирия һәм Иран чыганакларында теркәлгән, һәм төркиләрнең эзләре Азиядә генә түгел, ә Италия, Франция, Испаниядә дә сакланган, дип саный. Күпсанлы бу кабиләләр Азия һәм Европаны биләгән булып чыга. Болар белән килешмичә булмый.
“Җәлил Киекбаев остазым булды”
– Мирфатыйх ага, Сез бит әле Башкортстанның Гафури районының Җәлил Киекбаев исемендәге премиясе лауреаты да?
– Башкортстан белән бәйләнешләр Җәлил Киекбаевтан башланды. Җәлил Гыйният улы белән мин фән кандидаты чакта танышкан идем. 1957 елда ул Уфа педагогия институтын университет итеп үзгәртү башлангычы белән йөри иде. Җ. Киекбаев анда татар бүлеген ачарга бик тырышты һәм ачты да. Ул мине анда эшкә дә чакырган иде, ләкин мин Казаннан китә алмадым.
Ел саен лекцияләр укырга Уфага килдем, бер-беребез-нең аспирантларына оппонент булдык. Ул вакытта Уфада совет юк иде. Аның шәкертләре Марат Зәйнуллин һәм башкалар бездә диссертацияләрен яклады. Флера Сәфиуллинага, минем докторлыгыма Җәлил ага оппонент булды. Академик Б.А. Серебренников, Е.И. Убрятова да оппонент булып килгән иде. Шул чорлардан безнең дуслык башланып китте. Җәлил Гыйният улы бик иртә мәңгелеккә күчкәч, мин аның турында китап язарга булдым. Ул миңа йөздән артык хат җибәргән булып чыкты, шуларга нигезләнеп, остазым хакында китап туды. Һәм миңа Гафури районының Җ. Киекбаев исемендәге премиясе лауреаты исемен бирделәр.
– Җәлил ага Киекбаев нинди кеше һәм галим иде?
– Фән кешесе буларак, ул бик зур галим иде. Җәлил ага һөнәре буенча немец теле белгече иде, шуннан ул төрки телләргә кереп китте. Европада чыккан бөтен китапларны рәхәтләнеп укый ала торган телче иде ул. Өстәвенә, Алтаистиканы өйрәнүгә зур өлеш кертте. Шул телләрнең туганлыгын бик күпләр танымый, чөнки һинд-европа телләре белән янәшә тагын бер тел океанын күрергә теләмиләр. Шуның өчен бүлгәләү бара, ә Җ. Киекбаев телдәге билгелелек һәм билгесезлек категориясе нигезендә ул телләрнең генетик туганлыгын ачты һәм исбатлады. Җәлил Киекбаевның фәнни батырлыгы иде бу.
Кеше буларак, Җәлил Гыйният улы гади, булдыклы, һәркем бе-лән төрле мәсьәләләрне хәл итә ала торган шәхес иде. Андый ке-шеләрне башкача минем очратканым булмады. Башкортның бөтен моңын үзенә туплаган һәм шул моңны башкаларга бирә алучы җырчы да иде. Бездә кунакта чакта ул – мандолинада, мин гармунда уйнадым. Ул “Сандугач” дигән башкорт халык җырының табылу тарихын сөйләде, җырлап та күрсәтте.
Казанга бер килүендә кунакханәгә аны күрергә бер төркем татар язучылары килде. Гомәр Бәширов та, башкалар да бар иде. Җәлил Гыйният улы белән төн буе җырлашып утырдык. Кешеләрне үзенә карата торган күркәм кеше иде ул. Аның башкорт һәм татар җырларын башкару осталыгына бар да шаккатты. “Ни өчен һәр башкорт җырлый һәм бии белә? – дигән сорауга ул болай дип җавап бирде: “Башкорт киң дала, урманга чыккач, җырлау белән дөньяны тоя, аның тәмен таба. Шуңа һәр башкорт җырлый. Җырлый белмәгән башкорт юк”, – дип әйтә иде. Гаиләсен дә, балаларын да беләм. Бер-беребезне бик якын итә идек...
Минем Җәлил Киекбаевка булган җылы мөнәсәбәтем башка башкорт галимнәренә дә күчте. Мин Зиннур Ураксин белән бик җылы мөнәсәбәттә булдым. Университеттан Марат Зәйнуллин остазының эшен дәвам иттерүче зур галим, ләкин ул үзен минем шәкертем дә итеп санады.
Нәгыйм Ишбулатовның да оппоненты булган идем. Аның гаиләсе дә җырчылар гаиләсе. Ул җырлаганда мин Җәлил аганы искә төшерә идем. Аның кебек җырлаучылар консерватория бетерүчеләрдән аерыла, икенчеләре халык җырының кайсыдыр өлешен җуялар кебек. Шундый тойгы кала миндә.
“Дәрт-дәрман бар әле”
– Сезнең буш вакытыгыз каламы, Мирфатыйх ага?
– Дөресен генә әйткәндә, минем яраткан шөгылем – төрки халыкларның тарихын барлау һәм шул хакта язу. Моңардан башка да хоббиларым бар. Яшь чакта тимерче булдым, агач, күн, тегү, ювелир эшләрен беләм. Бөтен эшне үзем эшләргә тырышам. Өйгә кеше чакырып, эш эшләткәнем юк. Улларым, оныкларым да шулай. Кул эшен белү кирәк. Бакча йортларын үзем салдым, шуңа улларым да өйрәнде. Хуҗалыкта теләсә нинди эшне башкарып чыгу – минем хобби. Ял иткәндә гармунда уйныйм. Әтиләре гармун алган малайлардан алып торып уйнарга өйрәндем. Хәзер гармуннарым җитәрлек: өйдә дә, эштә дә бар алар.
Сәнгать ул – сәнгать инде, аның һәрбер төре кешене ниндидер дәрәҗәдә кызыксындыра. Кеше күңеленә, рухына ял бирә. Ләкин яшьтән үк опера, балет сәнгатен күреп үсмәгәч, аларга бирелеп китә алмадым. Яшьтән тыңлап үскәннәргә опера бик зур көч бирә. Рәсем ясарга да ярата идем. Омтылышлар булды һәм гомерлеккә кызыксыну калды.
– Аксакаллар яшенә кергәнсез, Мирфатыйх ага, фәндә аксакаллык ни дигән сүз ул?
– Инде җиде дистәгә җиткән шәкерт-галимнәр белән бер дәрәҗәдә эшләү һәм яшьләрне тәрбияләү ул.
– Юбилейларны нинди уй-тойгылар белән каршы аласыз?
– Эш белән... Мәктәпләр, вузлар өчен дәреслекләр, татар тарихы буенча китаплар, җыентыклар һәм “Төрки лингвистикасының Казан мәктәбе” китабы белән каршы алам.
Дәрт-дәрман җитәрлек, инде 30 ел буе көненә 45 минут йога гимнастикасы ясыйм. 50 яшемдә инфаркт булды, шул беренче кыңгыраудан соң, яшисе килгәч, йога белән даими шөгыльләнәм.
– Юбилеегыз котлы булсын, Мирфатыйх ага!
* * *
Озын бәрәкәтле гомер Сезгә, дигән теләкләремне 15 ел элек юллаганмын. Теләкләр кабул булып, Мирфатыйх ага инде 95 яшьлек гомер үрләрен яулый. Шуңа да шул ук изге теләкләрне янә кабатлыйсы килә: ил агасына, фән аксакалына – сәламәтлек һәм күркәм-матур гомерләр!
Рәүф ИДРИСОВ.