

Билгеле булуынча, 25 августта Бүздәктә "Бәлешфест" татар милли ашлары фестивале узачак.
2018 елдан башлап оештырылучы һәм төп максаты итеп республикабыз халыкларының милли ашларын өйрәнү, саклау һәм үстерүне милләтара бәйләнешләрдә куллануны куйган “Бәлешфест”, бәйрәмдә катнашучыларны елдан-ел күбрәк җәлеп итеп, быел да Башкортстанның мәдәни, туристик һәм гастрономик брендына әйләнүен янә бер кабат раслады.
Мәртәбәле чараны Бүздәк районы хакимияте, республиканың Мәдәният министрлыгы белән берлектә, “Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы оештырf. Быелдан алып ул районның бренд чарасы буларак, ел да Башкортстан Башлыгы ярдәме белән үткәреләчәк. Мәдәният министрлыгы аша районга ел саен 500 мең сум акча бирү каралган.
“Бәлешфест”ка әзерлек барышында ук социаль челтәрләрдә шушы уңайдан оештырылган төркемдә Башкортстаннан гына түгел, Русиянең башка төбәкләреннән дә милли аш-су осталары берләшеп аралашты, бәлешнең йөзләрчә рецептын тәкъдим итте.
Нинди генә рецепт кулланма, бәлеш уңсын өчен иң беренче яхшы таба кирәк. Төбе калын булсын, ян-яклары да ышанычлы булу зарур - ит бәлешенең шулпасы да үзендә калырга тиеш бит әле.
Быелгы "Бәлешфест"ка нәкъ менә шундый таба әзерләнә дә инде. Аның төбенең диаметры - 1 метр 250 сантиметр, ян-якларындагы кыршау диаметры 1 метр 350 сантиметрга җитә. Менә таба, ичмасам!
Хуш киләсең, гигант табалы "Бәлешфест"!