+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
23 август 2023, 07:08

"Гыйлем күңел күзен ачар"

"Сәхибҗамал" татар хатын-кызларының төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Башкортстан мөслимәләр берлегеннән бер төркем ханымнар Ризаэтдит Фәхретдиннең тууына 165 ел тулуга әзерлек кысаларында Татарстанның Әлмәт районына сәфәр кылды.

"Гыйлем күңел күзен ачар""Гыйлем күңел күзен ачар"
"Гыйлем күңел күзен ачар"

Бөек мәгърифәтченең туган авылы Кичүчатта мемориаль музей директоры Диләрә Гыймранова кунакларны уникаль экспонатлар белән таныштырып, шөһрәтле мөфти, галим, әдип турында гына түгел, ә халкыбыз тарихы һәм кәсепләре, аеруча милли сөлге нәкышлау сәнгате, андагы бизәкләрнең серләре хакында кызыклы мәгълүмат ирештерде.

Музей хезмәткәрләре белән җанлы фикер алышуда яшь буынга тәрбия бирүдә, замандашларыбыга Ислами дәгъватта иң отышлысы - Ризаэтдит Фәхретдин мирасына таяну икәне әйтелде.

Аның: "Үз динен, үз телен, үз гореф-гадәтләрен белмәгән кешегә бер милләт әһеле дә ышанмас", - дигән нәсыйхәтенә ярашлы, шушы өч терәкне: динебез Исламны, туган телебезне, милли йолаларны саклау һәм һәрдаим куәтләү кирәклеге ассызыкланды.


Габдрахман авылында мәһабәт өр-яңа бинада һәм аның каршындагы иркен мәйданда урнашкан "Туган авыл" музеен күреп соклану, ике авыл мәчетендә җәмәгать белән өйлә һәм икенде намазларын уку күңелләргә рухи дәрман, алдагы гамәлдәргә фәһем бирде.

"Гыйлем күңел күзен ачар"
"Гыйлем күңел күзен ачар"
Автор:Резида Валитова
Читайте нас