Элек-электән бабаларыбыз урман байлыкларына, су чыганакларына сакчыл караганнар, кадерен белгәннәр. Җир астыннан чыккан саф чишмә суы алар өчен изге дә булып саналган.
Чишмәләр кечкенә булсалар да, табигатькә җан өрүчеләр, күл, елга, инеш, диңгезгә тормыш бирүчеләр. Чишмәләр – чисталык, сафлык, пакьлек символы да. Һәр чишмәнең үз атамасы, үз моңы, үз җыры, үз тарихы бар. Бакалы районының Яңа Балыклы авылы янында да чишмәләр бик күп һәм, шунысы куанычлы, соңгы елларда аларны чистарту, тарихи йолаларыбызны яңарту буенча күп эшләр башкарыла.
Челтер-челтер аккан чишмәләребез кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә әсир итми икән?! Әлеге чишмәнең тарихы да бик кызыклы. Борын заманнарда бу Веденеев дигән боярның җирләре булган. Җырлый-җырлый Томырҗа тау астыннан чишмә агып ята. Авылдан ике чакрым ераклыкта булса да, хатын-кызларыбыз көянтә-чиләкләрен асып, чәйгә суга, самавыр чистартырга, кер чайкарга шунда йөргәннәр, ә кичләрен яшь-җилкенчәк кичке уенга җыелган, кыз белән егет вәгъдәләр бирешкән, туйларда яшь киленгә су юлын да шушында күрсәткәннәр.
Чишмә суы саф, чиста, тәмле генә түгел, шифалы да. Аның даны тирә-якка таралган. Бик бай кешенең кызы чирләп киткән һәм, чишмә суының шифасы турында ишетеп, ул аны бирегә алып килгән. Аны юындыра, суын эчерә, әмма, авыруы көчле булу сәбәпле, кыз савыга алмый. Бай шушы вакыйгадан соң ел саен чишмә янына килеп, кызын искә ала һәм суга көмеш тәңкәләр сала торган булган. Авыл халкы шушы вакыйгага бәйле кыз хөрмәтенә аны Байгөл чишмәсе дип атый башлый.
Мәктәп балалары белән без аның тарихын язып алдык, чишмәне тазартып тордык. Республикабызда авылларны төзекләндерү, яшелләндерү буенча барган акцияләрдән дә читтә калмыйбыз. Менә Байгыл чишмәсен төзекләндерү өчен дә Наил Шәйдуллинга һәм Радик Гафуровка мөрәҗәгать иттек. Чыккан урынын табып, чистартып, 5 метр торба суздык. Янына өстәл һәм утыргыч куйдык. Самавыр чишмәбезгә ямь өсти.
Шушы эшләр башкарылганнан соң, Башкортстандагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы әгъзалары биредә халкыбызның борынгы йолаларын искә төшерү, яшьләргә күрсәтү максатыннан күркәм чара үткәрде. Анда Илеш районының Карабаш авылыннан “Сәрбиназ”, Бакалы районының Катай авылыннан “Умырзая”, Яңа Балыклы авылының “Туганайлар” ансамбльләре катнашты.
Бәйрәм парад рәвешендә башланып китте. “Туганайлар” Байгыл чишмәсенә мәдхия җырлап, тау итәгеннән җиләк җыйды. Шулай ук яланда самавыр чистартып, чәй эчтек. Бер төркем кызларыбыз киленгә вәгъдә балдагы бүләк итүне, такыя үрүне күрсәтсә, кечерәк балалар белән берлектә “Биш ташлы”, “Тычкан һәм мәче” уеннарын уйнадык. Шулай ук Сания Улямасованың такмакларын тыңладык, “Алинур” дигән кичке уенны тамаша кылдык.
“Умырзая” ансамбленең чыгышы да бай эчтәлекле булды. Ансамбльнең яшь һәм талантлы әгъзасы Данияр Заһировка сокланмаган кеше калмагандыр. Танылган җырчы Фәүл Габдуллинның чыгышы тамашачыларның күңеленә сары май булып ятты.
Халкыбызның милли хәзинәләре: алъяпкыч, түбәтәй, калфак, читек-кә-веш, чигүле мендәр тышлары, сөлгеләр турында мәгълүмат бирелде. Бәйрәм башыннан ахырына кадәр җыр, шигырь, бию белән үрелеп барды.
Илешлеләр — “Сәрбиназ” ансамбле “Сөмбелә” бәйрәмен күрсәтте. Аларның киемнәрендә — миллилек, нәфислек, йөзләре нур чәчеп тора. Бәйрәмдә “Зәңгәр чиләк” халык җырын, җырлы-биюле “Косилка-молотилка”ны җиренә җиткереп башкардылар.
Венера Ганиева тизәйткечләр әйтеп таң калдырса, Рәзифә Сәлимгәрәева мөнәҗәтләр башкарды. Яшь башкаручы Илмир Гыйльметдиновның чыгышын һәркем яратып кабул итте.
Чарада Бакалы авылы биләмәсе башлыгы Владимир Семенов, Бакалы мәдәният йорты җитәкчесе Илгизәр Хөсәенов чыгыш ясадылар, оештыручыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Җырчы Рәмилә Габдрахманова, башкала кунаклары Фәйрүзә Сатаева, Наил Латыйпов чыгышлары һәммәсенең күңеленә хуш килде.
Башкортстанның “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина чара ахырында барысына да рәхмәтләрен җиткереп, истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырды.
Чарага авыл халкының күпләп җыелуы да сокландырды. Әлеге чараның максаты да изгедән бит: ул чиста суга мохтаҗлык арта барган заманда балаларыбызга суның табигый байлык икәнен аңлату һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү. Без, үз чиратыбызда, ташландык хәлдәге чишмәләрне тергезү, онытылып баручы йолаларны өйрәнүгә зур игътибар бирәбез. Әйткәндәй, Русиянең байтак төбәкләрендә су чыганакларын барлау, чистарту, төзекләндерү эшләре башланды. Башкортстанның “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешма-сының Бакалы районы бүлекчәсе дә бу эшкә актив кушылды. Бу башлангычны республикабызның төрле районнарында эшләп килүче башка бүлекчәләр дә күтәреп алыр һәм дәвам итәр, дип ышанасы килә.
Рәсимә ШӘЙДУЛЛИНА.
Бакалы районы.