+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
8 сентябрь 2023, 05:10

Авылы барның кавеме бар

Уфаның “Рәйхан” клубы әгъзалары Әләзәндә булды.  

Авылы барның кавеме барАвылы барның кавеме бар
Авылы барның кавеме бар

Бу сәяхәткә без озак әзерләндек. Клуб әгъзаларына ничектер: шул якларга да барып кайтырга иде, дип дәшкән идем, алар соңгы ярты елда Әләзәнне телләреннән дә төшермәде, һәркемнең “могҗиза-авыл”ны барып күрәсе килде.

Менә ул көн! Уфа вакыты белән иртәнге тугызда юлга чыктык. Интернет Урта Әләзәнгә кадәр 772 чакрым күрсәтә, 11 сәгать 30 минутта барып җитәргә була икән. Бу инде бер туктамыйча. Ә без ялда, күңелле сәяхәттә. Ник әле туктамаска, ник әле ял итмәскә!

Туктый-туктый бардык. Ни кызганыч, Башкортстан чикләрен үткәч, юлның төзексезлеге үзен сиздерде, күп урында ремонт, байтак вакыт урау юлга китте. Инде килеп, Тольяттидан Идел аша чыкканда, “бөке”гә эләктек, җомга көн бит, ял алдыннан халык Зур Идел буендагы дачаларына, авылларга ашыга иде, ахры... Шулай итеп, без барып кергәнче 14 сәгать үтеп китте.


Сәяхәтчеләребез – “Рәйхан” клубының иң актив әгъзалары, сүз осталары, җырчылар. Арада укытучылар, медицина хезмәткәрләре дә бар иде. Хәтта гармунчыбыз да үзебезнеке: Марат абый баянын кулдан төшермәде. Җор сүз, җыр-моң яңгырап торды. Тукталган чакта биеп алучылар да булды. Түбән Әләзәнгә Мәскәү вакыты белән кичке тугызга барып кердек.
Ни өчен Түбән Әләзәнгәме? Чөнки биредә, юл өстендә, Урта Әләзәнгә 10 чакрым кала кунакханә һәм хәләл кафе бар. Мин, сәяхәткә чыгар алдыннан ике атна элек Интернеттан шушы кунакханәне табып, аның администраторы Нурия ханым белән алдан сөйләшеп куйган идем. Ул да Урта Әләзәннеке булып чыкты.


Әмма ни өчен 10 мең халыклы авылда кунакханә юк? Мин бу сорауны берничә кешегә бирдем, үзем дә беркадәр нәтиҗә ясадым. “Безгә кунакханә нигә кирәк, без кунакларны өйдә каршылыйбыз”, – диделәр миңа. “Бездә – ит, тимер сәүдәсе, кунакханә эшен белмибез”, – дип җаваплады бәгъзеләр.


Туризм кебек юнәлеш бу як сәүдәгәрләрендә әллә ни кызыксыну уятмый икән. Алар аны отышлы да санамый, күрәсең. Ә инде шәхсән минем карашка, Урта Әләзәннең үзендә кунакханә ачу авылга чит-ят кертү булыр иде, биредә мондый мәсьәлә җитди булып исәпләнә.
Аның каравы, “Елюзань” кунакханәсенең хуҗасы Исхак Дебердиев Урта Әләзәннеке икән. Ул бик диндар кеше булып, берничә тапкыр хаҗ кылган. Ике катлы бинаның беренче катында – ресторан, тәһарәт бүлмәсе, юлчылар өчен намаз уку бүлмәсе. Икенче катта – йокы бүлмәләре. Безгә, 21 кешегә, тап-таман булды.


Безне күптәнге танышлары сыман каршы алган, төнгә кадәр эш урынын ташлап китмәгән Нурия Бәхтиева белән таныштык. Ул 18 яшендә үз авылларындагы егеткә кияүгә чыккан. Әти-әнисе – диндар кешеләр, биш балаларын да диндә үстергән, намазга бастырган. Кызганыч, зур абзыйлары бакыйлыкка күчкән... Нурия 11нче сыйныфтан соң Пензада икътисад техникумын тәмамлый. Ире белән хаҗга барган. Ике баласы бар. Алар да намаз укый. Гомумән, кунакханә коллективы искитмәле кунакчыл, биредә үзеңне өйдәге кебек хис итәсең.
Иртән, хәләл ризыклар ашап, без Урта Әләзәнгә юлландык. Әйткәндәй, милли ашлардан өстенлек ат итенә бирелә. Алардан пешерелгән урама (голубцы), куллама иң тәмлеләредер, мөгаен.
Урта Әләзәндә безне Пенза өлкәсе Диния нәзарәте мөфтие урынбасары, яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе, Сура (Сурск) шәһәре имамы Йосыф хәзрәт Бибарсов каршылады. Ул безне авыл буйлап сәяхәт итәргә чакырды.


Йосыф Ислам улы шушы авылныкы, Казанда, Сарытауда мәдрәсәләрдә укыган, аннары РАНХиГСта бакалавриат, конфликтология буенча магистратура тәмамлаган. Хәләл җефете Зөлфия белән дүрт ул тәрбияли. Балаларының икесе, дин юлын сайлап, Әлмәттә мәдрәсәдә укый, калганнары әле кече яшьтә. Әтисе – имам, әнисе ягыннан бабасы – азанчы. Әтисе ягыннан бабасы данлыклы 44нче мәхәлләдә хезмәт иткән. Алга китеп, әйтим әле, совет елларында бу мәхәлләне җимертмәс өчен, авыл халкы, аны, тере боҗра булып чолгап алган, берсен дә якын китертмәгән. Гыйбадәт кылу өчен безгә бер генә булса да урын калдырыгыз дип, хакимият кешеләренә ялварган. Нәкъ шушы мәчет динне дә, телне дә саклап калган, ә бүген килеп, авылда уникенче мәчет ачылган!


Урта Әләзән – Пенза өлкәсенең Городище районында урнашкан өч татар авылының берсе. Дөньядагы татар авылларыннан иң зуры. Урта Әләзән авыл биләмәсендә ике меңнән артык хуҗалыкта 10 меңгә якын кеше яши. Пенза өлкәсе – ул татар морзалары төбәге. Кайчандыр монда 50дән артык татар авылы була. Хәзер 40ка якын калган. Иң зур авыллар булып Урта Әләзән, Индерка, Югары Әләзән санала.
Урта Әләзән 1681 елның  5 сентябрендә Төмәннән (Темников)  күчеп килгән татарлар тарафыннан нигезләнә.


Авыл атамасы мордвачадан “алязань калмо”, ягъни “түбән үзән каберлеге”н аңлата. Кайберәүләр авыл атамасын “җылы үзән” дип тә аңлата.
Урта Әләзән халкын барысына да үрнәк итеп куеп була. Биредә эшсезлек юк, эчкечелек юк. Хәмер кулланучылар бармак белән генә санарлык. Халык нигездә малчылык белән шөгыльләнә. Дүрт сугым урыны бар. Биредән хәләл азык-төлек – казылык, колбаса, төрле ит ризыклары – тонналап Мәскәүгә, Русиянең башка төбәкләренә озатыла. Эшкуарлар төзелеш заводлары, “КамАЗ” машиналары ремонтлау цехы, пекарнялар, кибетләр һәм башка тармактагы предприятиеләр ачкан.


Ике мәктәп эшли. Беренче сыйныфтан ахыргысына кадәр татар теле укытыла. 140 балага исәпләнгән шәхси мәктәп бар. Ул өстәмә белем бирү үзәге буларак ачылган. Монда татар теле, чит телләр, шул исәптән гарәп теле укытыла. Бүген бу проект белән шөгыльләнүчеләр барлык уңайлыклары булган яңа бина ачу хакында хыяллана. Халык бик мул яши. Ихата саен – машина, йөк ташу техникасы. Йортлар төзек. Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури исемендәге төзек урамны күреп, якташыбыз өчен горурлык хисе уянды.


Хатын-кызларның күбесе яулык ябынып йөри, якынча исәпләүләр буенча, 20 проценттан артык халык намазда. Яшьләр өлкәннәрне хөрмәт итә, гасырлардан килгән гореф-гадәтләргә иярә. Авыл эчендәге никахлар 75-80 процент тәшкил итә. Читтән килүчеләр булса, алар тиз арада татарча сөйләшергә өйрәнә. Иң киң таралган хатын-кыз исемнәре – Нурия, Мәрьям, Әминә, Гайшә, Мәдинә. Малайларга ешрак Мөхәммәд, Әмир, Алим, Йосыф, Ильяс, Сөләйман исемнәре кушалар икән.


Мәчетләрнең һәркайсы үзенең кабатланмас архитектурасы белән таң калдыра. Без тәфсилләп танышканнары Зур мәчет (аның имамы Коръән-хафиз Рәфыйк хәзрәт Янгуразов) һәм Җәмигъ мәчете булды. Биредә без яшь, гыйлемле Али хәзрәт Таһиров белән таныштык, ул икенче имам вазыйфаларын башкара, магистр. Дини авыл булганга дип уйлыйм, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышалар, һәр гаиләдәге хәлне яхшы беләләр. Мәчетләр бик каралган, һәр җирдә тәртип. Шунысы үзгә тоелды: сәдака салу өчен берничә тартма куелган, әйтик: Аллаһ юлына ярдәм, мәчеткә, имамга, азанчыга, мохтаҗларга, утка-газга, балалар тәрбиясенә, зәкать сәдакасы.


Йосыф хәзрәт (әйткәндәй, Йосыф исемен биредә йомшартып Юсеф дип йөртәләр), безне авылның иң матур кафеларының берсенә алып кереп, төшке аш белән сыйлап, җылы теләкләрен белдереп хушлашты. Ул безгә әлеге очрашуны оештыруга Пенза өлкәсе Диния нәзарәте мөфтие, Русия мөфтиләр советы Президумы әгъзасы Ислам Дашкин зур өлеш керткәнлеге хакында әйтте. Ислам дөньясында танылган шәхес Коръән-хафиз Ислам Фәүзи улы шушы авылда туып-үсә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Башкортстанда, Октябрьский шәһәрендәге мәдрәсәдә укый. Шушыннан зур тормыш юлына баскан шәхеснең тәрҗемәи хәле безнең республика белән бәйле булуы тагын да күңелләрне күтәреп җибәрде.


Без исә, әләзәнлеләргә Башкортстан күчтәнәчләрен – бал һәм чәкчәк тапшырып, якташларыбыз Дилә Булгакова, Дилбәр Булатова китапларын, “Тулпар” журналын бүләк итеп, рухи кардәшлә-ребездән иң матур хисләр белән аерылышып, сәяхәтебезне Пензада дәвам иттек.
Пенза шәһәрендә якынча 100 мең татар яши. Алар, башлыча, Хәбибҗамал Тенишева исемендәге мәдәни-мәгърифәт үзәге, “Ахун Патеев” оешмасы тирәсенә туплана. Милләттәшләребез зур бизнеста да, өлкә җитәкчелегендә дә бар.


Шәһәрнең истәлекле урыннарын карап, табигатьнең матурлыгына хозурланганнан соң, аэропорт ягына юнәлдек. Биредә якташыбыз шагыйрь Дәрдмәнднең оныгы Бәшир Рәмиев исемендәге технопарк белән таныштык. Беренче совет хисаплау машиналарын (ЭВМ) уйлап табучы, техник фәннәр докторы Бәшир Искәндәр улының тормышы һәм эшчәнлеге Пенза өлкәсе белән бәйле. Мондагы технопарк бүген Русиядә югары технологияләре белән билгеле. Әйтик, аның мәйданчыгында йөрәкне туктатып тормыйча клапанын алыштыру буенча система җитештерүче Мединж җәмгыяте тикшеренүләр һәм сынаулар үткәрә.
Пенза шәһәренең горурлыгы булган Юлдаш (Спутник) шәһәрен атаклы эшкуар Рәфыйк Ибраһимов төзеткән. Кайчандыр буш яткан җирләрдә калкып чыккан йортларның матурлыгы, төсләре хәйран калдыра. Инфраструктурасы да югары дәрәҗәдә булганга, халык нәкъ биредә яшәргә омтыла. Кичке утларда төрле төсләрдә балкып торган заманча шәһәр һәм аның ял урыннары әйтерсең бер әкият дөньясы инде: биредән китәсе дә килми...


Шулай ук төзелеш белән Илдар Акчурин исеме дә бәйле. Ул Пенза өлкәсе Законнар чыгару җыелышы депутаты.
Бер генә язмада барлык тәэсоратлар белән дә уртаклашу мөмкин түгел. Моның өчен барысын да үз күзләрең белән барып күрергә кирәк. “Рәйхан”лылар бу сәяхәтне тормышка ашыруда ярдәм иткән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировка һәм аның Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшинга чиксез зур рәхмәтен белдерә.

Халисә МӨХӘММӘДИЕВА,
“Рәйхан” клубы җитәкчесе.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас