Мәдәни тарихыбызда, әгәр без аны Кол Гали заманнарыннан алсак, бик күп шәхесләрнең исемнәре билгеле. Рухи хәятебездә аларның һәрберсенең үз урыны бар, тәрәккыят юлында куйган хезмәтләре билгеле. Әнә шул могтәбәр затлар тезмәсендә змандашыбыз, Шәркыять һәм Исламият белгече, киңкырлы эшчәнлек алып барган, байтак төрки һәм Европа телләрен белгән, Татарстан һәм Башкортстан республикаларында бердәй билгеле булган Равил Үтәбай-Кәрими дә бар. Әгәр исән булса, быел аңа туксан яшь тулыр иде...
Р. Үтәбай-Кәрими 1933 елның 30 августында ТАССРның Теләче районы Казаклар авылында укытучылар Алексей Васильевич Кошкин (1911–52) һәм Мәһҗүрә Барый кызы Кәримова (1912–2004) гаиләсендә туган. Әтисе, чыгышы белән хәзерге Балык Бистәсе районыннан, керәшен татары, мәктәп директоры була. Әнисе исә хәзерге Апас районы Аюкөйдергән авылыннан, бирегә юллама нигезендә эшкә җибәрелә. Мәктәпкә 1935 елда унъеллык статусы бирелә. Әмма Бөек Ватан сугышы алдыннан, балалар кимү сәбәпле, урта мәктәп гамәлдән чыгарыла.
Алексей Васильевич сугышка киткәч, директор булып хатыны Мәһҗүрә Барый кызы кала. Ул бер үк вакытта колхозның башлангыч партия оешмасы секретаре вазыйфасын да башкара. Халкыбыз өчен дәһшәтле авыр елларда тугыз гектар җире, аты, сыерлары, куяннары булган мәктәп укучы балаларны ачлыктан коткарып кала, мохтаҗларга кирәкле ярдәм күрсәтә. Ул ТАССР укытучыларының беренче, икенче съездлары делегаты була, Мәскәүдә үткәрелгән алдынгылар слётында катнаша. Тылдагы фидакарь хезмәте өчен 1944 елда “Почёт билгесе” ордены белән бүләкләнә.
А. В. Кошкин сугыштан исән кайтып, янә директор булып эшли башлый. Ләкин фронтта алган яралары озак яшәү мөмкинлеген чикли. Аның вафатыннан соң Мәһҗүрә апа кабат иренең эшен дәвам иттерә, “ТАССРның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемгә лаек була.
Равил урта белемне Казанда, күренекле кырымтатар мәгърифәтчесе Исмәгыйль Гаспралы исемендәге 12нче ир балалар мәктәбендә ала (гомуми урта белем бирү мәктәбе буларак ул хәзерге вакытта да эшли, ләкин элекке исеме инде юк). Анда урыс теле һәм әдәбиятыннан аның укытучысы Мәргубә Коләхмәтова (язучы һәм драматург Гафур Коләхмәтовның сеңлесе), математикадан – элекке “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкерте Әхмәт Богданов һәм Мәхмүт Галиев, татар теле һәм әдәбиятыннан – Мәрьям Корбангалиева (профессор Мөхетдин Корбангалиевнең кече сеңлесе), немец теленнән – Эльза Рознатовская була. Мәктәпне 1950 елда “бик яхшы” билгеләренә тәмамлый. Шул ук елда Уфа дәүләт сәнгать училищесының актерлык осталыгы бүлегенә кабул ителә. Әмма Шәркыять өлкәсенә булган хыялы Мәскәүдәге Көнчыгышны өйрәнү институтының гарәп-төрек бүлегенә илтә. Әмма биредә аңа ике генә ел укырга туры килә: югары даирә җитәкчелекнең карары нигезендә институт 1952 елда ябыла. Шул елның көзендә Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетындагы урыс теле һәм әдәбияты бүлегенә керү имтиханнарын уңышлы тапшырып, бу югары уку йортының студенты була. Биредә уку елларында студентларның кафедра каршындагы фәнни түгәрәген җитәкли. Журналист Фәрит Фаткуллин язмаларыннан күренүенчә, ул 1954 елда шагыйрь һәм язучы Әхмәт Фәйзи алдында аның “Бер йөрәктән миллион телләрдә” дигән шигырен укып, әдипнең югары бәһасенә лаек була. Шул вакытларда төрле чит телләргә дә җитди игътибар бирә, аларны үзенә генә хас үҗәтлек белән өйрәнә. Тәрҗемә эше белән дә актив шөгыльләнә, матбугатта беренче фәнни мәкаләләре басыла башлый.
Укуын тәмамлагач, югары белем алган егет үзенең хезмәт юлын Омск өлкәсендәге Үләнкүл авылындагы татар мәктәбендә урыс теле укытучысы буларак башлый. Аннары язмыш аны Камчатканың төньягында урнашкан Тигел төбәгенең Усть-Хайрузово дигән урыс мәктәбенә китерә. Соңрак янә өлкәгә кайтып, мәгариф бүлегенең милли (татар, казах, алман) мәктәпләр инспекторы булып эшли башлый. Шул вакытларда сәяси сөргендә булган кырым татарларына, немецларга мәктәпләр ачуда, радиотапшырулар оештыруда күп көч куя. Турыдан-туры аралашу нәтиҗәсендә алман теленең үзенчәлекләрен ныклап өйрәнүен дәвам иттерә. Методист Я. Валль белән немец мәктәпләренең өченче сыйныфы өчен “Унзере Муттершпрахе” (“Ана телебез”) дигән уку китабы төзиләр.
Ул 1960 елда Башкортстанга күченеп кайта һәм Укытучылар белемен күтәрү институтында татар теле һәм әдәбияты буенча методист булып эшли башлый. Бер елдан соң шул ук институтта сыйныфтан тыш һәм мәктәптән тыш эшләр кабинеты мөдире булып эшләүче хезмәттәше Маһинур Үтәбаева белән никахлашалар.
Маһинур апа хәзерге Башкортстан Республикасы Баймак районында танылган башкорт чәчәне Буранбай исемен йөрткән авылда дин эшлеклесе, Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан, шәхес культы елларында репрессияләнгән Мөхлис Үтәбаев гаиләсендә туып-үскән. Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Озак еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт куйды, аннары Башкортстанның Сәяси золым корбаннары ассоциациясе идарәсе рәисе булды. (Сүз уңаеннан: башкорт халкының танылган “Буранбай” дигән җыры югарыда әйтелгән чәчәнгә багышлап чыгарылган). Алар Салават исемле ул һәм Зөһрә исемле кыз тәрбияләп үстерде.
Р. Үтәбай-Кәрими мәшһүр башкорт тюркологы Җәлил Киекбаевның фәнни җитәкчелегендә “Төрки, алман һәм фин-угыр телләрендә билгелелек-билгесезлек категориясе” дигән темага кандидатлык диссертациясе яза башлый. Әмма остазы кинәт вафат булу сәбәпле, эш төгәлләнми кала. Яңа җитәкче эзләү дә уңай нәтиҗә бирми, күңеле кайта. Соңрак аңа Ризаэтдин Фәхретдин турында фәнни доклад нигезендә генә рәсми гыйльми дәрәҗә алырга тәкъдимнәр була. Ләкин ул андый ысулдан да баш тарта.
Шул вакытларда Уфада СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәтендә заманында казый һәм мөфти вазыйфаларын башкарган Ризаэтдин бине Фәхретдин тарафыннан нигезләнгән китапханәдә һәм архивта саклана торган кулъязма һәм сирәк китапларны өйрәнә. Кайбер аңлашылмаган мәсьәләләрне төшенү өчен мөфти Шакир хәзрәт Хәялетдиновка мөрәҗәгать итә. Аның киңәше белән соңрак дин эшлеклесе, Илаһият галиме, шәйхелислам, ул вакытта Урта Азия һәм Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зыяэтдин Бабахан шәкертләренең берсе була.
1963 елда аңа институттан китәргә туры килә һәм Уфа шәһәрендә, республиканың Уфа, Иглин һәм Белорет районнары мәктәпләрендә татар, урыс, немец телләре укыта.
Унҗиде елдан соң язмыш аны янә институтка алып кайта һәм ул анда башлангыч белем бирү кабинеты методисты, кичке мәктәпләр кабинеты мөдире булып эшли.
1988 елда конкурс нәтиҗәләре буенча СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалының (хәзерге Русия Фәннәр академиясе Уфа тикшеренү үзәге) Тарих, тел һәм әдәбият инстиутына өлкән фәнни шәрехләү итеп кабул ителә. Анда кулъязмаларны фәнни тасвирлау белән шөгыльләнә. Бу хакта үзенең бер интервьюсында болай ди: “Шәрык кулъязмаларын тәфтишли, өйрәнә башлагач, билгеле, алдымда офыклар киңәйде. Моңарга мин беренче нәүбәттә татарның бөек галиме, татар Әбүгалисинасы, халык академигы Ризаэддин бине Фәхреддин хәзрәтләренә бурычлымын (Хак аңардан разый улсын)”. Сүз узган гасырның алтмышынчы елларында Ризаэтдин Фәхретдиннең Диния нәзарәтеннән институтка алдырылган күп томлы хезмәтләре турында бара.
Аннары ул Бәйсез Дәүләтләр Берлегенең Европа өлеше, Балтыйк буе илләре һәм Себер мөселманнары Үзәк диния нәзарәтендә Голәмалар шурасы әгъзасы булды. Шул вакытларда изге Мәккә белән Мәдинә шәһәрләрендә булып, хаҗ гамәлләрен үтәде, Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге Уфа Ислам мәдрәсәсенең мөдәррисе һәм беренче ректоры вазыйфаларын башкарды.
1994 елдан “Башкортстан энциклопедиясе” фәнни нәшрияты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты белән тыгыз хезмәттәшлек итте, аларның штаттан тыш хезмәткәре булды. Басмаларда урын алган дин мәсьәләләре, күренекле шәхесләр турында күп санда мәкаләләр аның тарафыннан язылды.
1996–97 елларда Төркиянең Истанбул шәһәрендәге Фатих университетында укытты.
Р. Үтәбай-Кәрими 2005 елның 4 мартында вафат булды. Үзенең исән вакытта әйткән васыятенә ярашлы, туган авылы зиратында дәфен кылынды.
Галим үзеннән соң бай язма фәнни мирас калдырды. Ул – Башкортстанның Укытучылар белемен күтәрү институтының тарихы бәян ителгән “Башкирский институт усовершенствования учителей”, заманында киң танылу алган атаклы “Мөхәммәдия”, “Галия”, “Хөсәения”, “Иж-Буби” һ. б. мәдрәсәләрнең эшчәнлеген әтрафлы яктырткан “Мәгърифәтчелек эзләреннән”, “Ислам и исламоведение в России: (в помощь лектору)” дигән китапларның авторы. Җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, педагог Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәте исламия” дигән хезмәтен нәшриятка әзерләде. Татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы Мәҗит Гафуринең “Хәзрәте Рәсүлуллаһ салаллаһу галәйһи вәсәлләм вә дүрт хәлифә” дигән әсәрен әзерләп нәшер итте. Закир Кадыйриның 1991 елда дөнья күргән “Хатын-кыз мәсьәләсе” дигән хезмәтенең мөхәррире булды һәм китапка кереш сүз язды. “1992-1993 елларга дини тәкъвим”не төзүчеләрнең берсе, “Ислам” дигән белешмә сүзлекнең фәнни мөхәррире, басма авторларының берсе, “Ислам турында кыскача әдәбият исемлеге”ен төзүче-автордаш булды. “Коръән сүрәләре, хәдисләр, йолалар, вәгазьләр”нең тәрҗемәчесе булды һәм мәкаләләрне язды.
Ислам дине белән кызыксына башлавы хакында ул үзе бер интервьюда болай ди: “Минем Исламияткә килүем кечкенә чагымнан ук башланды. Күрәмсең, бу нәсел-нәсәбемнең кан агышында, йөрәк тибешендә, баш мие эшчәнлегендә гасырлар дәвамында килгән Исламияткә, Ислам дөньясында, гомумән, Ислам дөньясындагы милләтләргә мәхәббәт белән караган яшьтән үк башлангандыр”. Ислам дине һәм Русия исламияте, Ислам дине һәм Совет исламияте, тарихыбызда һәм мәдәниятебездә Ислам, Коръән һәм аның тәрҗемәләре, Ислам фәлсәфәләре сәхифәләреннән, Коръән Кәримнең эстетик тәгълиматы һәм башка мәсьәләләр белән киң гавам укучыны көндәлек матбугатта даими таныштырып барды.
Әйтергә кирәк, Р. Үтәбай гомере буе диярлек күренекле дин галиме, тарихчы, педагог, журналист Ризаэтдин бине Фәхретдиннең тормыш юлын һәм эшчәнлеген өйрәнде. Ул, шулай ук, танылган сәүдәгәр, иганәче Габделгани Хөсәенов, Русиядә беренче булып төрки телдә “Тәрҗеман” гәзитен нәшер итә башлаган Исмәгыйль Гаспралы, педагог, татарлар арасыннан беренче рәсем укытучысы Шакирҗан Таһири күренекле дин эшлеклеләре Гатаулла Баязитов, Галимҗан Баруди, Хәбибеннәҗар Үтәки, Габдрахман Гомәри, Мөхәммәтшакир Тукаев, Зыяэтдин Камали, Муса Бигиев, Закир Кадыйри, Габдулла Гыйрфани, педагоглар Мөхәммәтгали Мәхмүдов, Габделгалләм Фәезханов, Һади Атласи, Сорбонна университетын тәмамлаган, татар хатын-кызларыннан беренче математик Сара Шакулова, милли мәгариф хадимнәре — бертуган Мөхлисә, Гобәйдулла, Габдулла Бубилар, Ләбибә Хөсәения, Багъбостан Мөэминова, Сөнгатулла Бикбулат, сәясәтче Йосыф Акчура, тарихчы Габделбари Баттал-Таймас, шагыйрьләр, язучылар Дәрдемәнд, Фатих Кәрими, Сәгыйть Рәмиев, Габдулла Тукай, Зариф Бәшири, профессиональ татар театрын нигезләүчеләрнең берсе Габдулла Кариев, хатын-кызлардан иң беренче татар актрисасы, татар театрына нигез салучыларның берсе, режиссёр, педагог Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, ХХ йөз башларында Русиядәге төрки хатын-кызлар азатлыгы өчен көрәшкән Шәфика Гаспралы, татар тарихын объектив өйрәнгән урыс галимнәре Михаил Худяков, Лев Гумилев һәм башка бик күпләр турында саллы мәкаләләр бастырды. Замандаш мәдәният әһелләреннән Башкортстанның халык артисты, шагыйрә, драматург Рәгыйдә Янбулатова, язучы Фәнил Мансуров, Башкортстан Республикасының элекке Н. К. Крупская, хәзерге Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсе директоры Мөхәммәт Закиров, рәссам Васил Ханнанов эшчәнлекләре аның тарафыннан киң яктыртылды. Журналист Фәрит Фаткуллин мәгълүматына ярашлы, Р. Үтәбай-Кәрими тәкъдиме белән “Кызыл таң” гәзитендә булдырылган “ХХ гасыр шәхесе” дигән рубрикада 1999 елның 20 мартыннан 2000 елның 25 октябренә кадәр 73 тарихи шәхесебез турында күләмле язмалар дөнья күргән. Аларның күпчелегенең авторы да, әлбәттә, ул үзе була.
Башка төрки халыкларның күренекле вәкилләре, аерым алганда, казах язма әдәбиятына нигез салучы, мәгърифәтче, язучы Абай Конанбаев, казах иҗтимагый һәм сәясәт эшлеклесе Мостафа Чокай, үзбәк милләтеннән булып, гомерен азәрбайҗан теле һәм әдәбиятын өйрәнүгә багышлаган Хәмит Сәет Хуҗаев һәм башкалар да аның игътибарыннан читтә калмады.
Ул чит сүзләр белән шактый чуарлана барган телебез, гайре табигый үзгәрешләр кичерә башлаган гореф-гадәтләребез турында тирән борчылуларын белдерде. Бу хактагы бер язмасында шулай ди: “Соңгы фикерем – телгә, акча һәм мөлкәткә караган кебек, файдасы бармы-юкмы, телдәге теге яки “бу сүзнең перспективасы бармы-юкмы”, ягъни кәсеп рәвешендә караш ташлау дөрес булмас, тамырыннан ялгышырбыз, чөнки ул — безнең газизебез, ана телебез. Телебез-әдәбиятыбыз, тарихыбыз, кием-салымнарыбыз, гореф-гадәтләребезне җан-фәрман сакларга тиешбез”.
Р. Үтәбай-Кәрими фәндәге яңалыкларны даими күзәтеп, алар белән якыннан танышып барды, көндәлек матбугатта үзенең фикерләре белән уртаклашты. Мәсәлән, “Башкорт халык иҗаты”, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Русия мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдиннең Мәскәүдә урыс телендә нәшер ителгән “Ислам: вера, милосердие”, төрек галиме Исмаил Төрекугылының “Rusya Türkleri Arasındaki Yenileşme Hareketinin Öncülerinden Rızaeddin Fahreddin. 1858–1936”, археограф, филология фәннәре кандидаты Рәиф Мәрданов тарафыннан төзелеп бастырылган “Шура” журналы (1908–1917): әдәбият мәсьәләләре”, “Ризаэтдин Фәхретдин: биобиблиографик күрсәткеч”, композитор, фольклорчы галим Котдус Хөснуллинның “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр: көйләп укуга нигезләнгән жанрлар”, язучы Максим Глухов-Ногайбәкнең “Казанский ретро-лексикон: первый опыт родословно-биографической и историко-краеведческой энциклопедии” дигән китапларына, тел галиме, профессор Фуат Ганиев белән филология фәннәре кандидаты Илһамия Сабитова төзегән “Татар теленең орфографик сүзлеге”нә һәм башка басмаларга әтрафлы бәяләмәләр язып бастырды.
Равил абзый гомере буе китап туплау белән шөгыльләнде. Ул аларның заманыбызда дөнья күргәннәрен кибетләрдән сатып алды, ә Октябрь инкыйлабына кадәр нәшер ителгәннәрен һәм кулъязмада сакланганнарын Русия Федерациясенең төрле төбәкләрендә йөреп, халыктан да (аерым очракларда түләү бәрабәренә) җыйнады. Бу бибәһа рухи байлык соңыннан таралып-таркалып бетмәсен өчен үзе исән вакытта шәхси тупланмасында булган татар, төрек, гарәп телләрендәге, якын һәм ерак чит илләрдә нәшер ителгән 648 берәмлек китапны Татарстан Милли китапханәсенә тапшырды. Хронологик яктан алар 1819-1996 елларны иңли һәм Исламны өйрәнү, тел гыйлеме, тарих, фәлсәфә тематикасына карый. Араларында күренекле татар дин һәм җәмәгать эшлеклеләренең култамгалары, мөһерләре куелган басмалар, Коръәннең сирәк нөсхәләре, күптомлы энциклопедияләр, чит телләрдәге сүзлекләр аеруча әһәмияткә ия. Бу бибәһа мирас фәнни тасвирланып, галим исемендәге махсус коллекциягә тупланды.
Р. Үтәбай-Кәрими төрле гыйльми мәҗлесләрдә актив катнашты. Мәсәлән, 1984 елда Р. Фәхретдиновның тууына 125 ел тулу уңае белән Уфада уздырылган фәнни конференциядә ике сәгать буе доклад сөйләде. Ырынбур шәһәрендә (Правда урамы, 9нчы йорт) Р. Фәхретдиновка истәлек тактасы ачу тантаналарында булып, галимнең эшчәнлеге турында эчтәлекле чыгыш ясады. Күренекле мәгърифәтченең тууына 140 ел тулу уңае белән Татарстан Республикасының Әлмәт районында уздырылган гыйльми-мәдәни чараларда үзенең тирән фикерләре белән уртаклашты. 1991 елның 18-23 мартында Кырымдагы Акмәчет (Симферополь) шәһәрендә Исмәгыйль Гаспралының тууына 140 ел тулу уңае белән уздырылган Халыкара конференциядә, 1992 елның мартында Русия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтында “Коръән һәм аның дөньясы” дигән темага уздырылган фәнни конференциядә, Пенза шәһәрендә “Өлкә мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятын өйрәнү-укытуның мөһим мәсьәләләре” турында киңәшмәдә чыгышлар ясады. Аның янә Мәскәүдә, Дүшәнбедә, Ташкентта, Варшавада, Төркия шәһәрләрендә гыйльми форумнарда булганлыгы мәгълүм.
Ул Ырынбурда яшәгән, төбәкнең татар мәдәниятен, бертуган Хөсәеневләр, бертуган Рәмиевләр, Р. Фәхрединов һәм башка күренекле шәхесләрне тәфсилле өйрәнгән фикердәше, мәсләктәше Мәдинә Рәхимкулова белән озак еллар тыгыз хезмәттәшлек итте. Алар бергә Р. Фәхретдиновның “Җәвамигуль-кәлим шәрхе” дигән хезмәтен гарәп һәм гамәлдәге татар хәрефләрендә әзерләп нәшер иттеләр. Уфада, Казанда, Ырынбурда үткәрелгән мәдәни чараларда мөмкин кадәр катнашырга тырышты. Ташкентта кырымтатар телендә нәшер ителгән әдәби-нәфис, иҗтимагый-сәяси “Йылдыз” журналы редакциясе, 1980-85 елларда аның баш мөхәррире булган прозаик, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Шамил Алядин белән дустанә мөнәсәбәттә булды. Басманы даими рәвештә алдырып барды, үзенең мәкаләләрен бастырды. Озак еллар З. Кадыйриның бертуган энесе, Ашхабат югары уку йортларында эшләгән Габделмәннан ага белән хатлар алыша. Аңа урыс галимнәре — әдәбиятчы, тарихчы-медиевист, культуролог Дмитрий Лихачёв), тарихчы, этнолог, антрополог Лев Гумилёв белән берничә тапкыр очрашырга насыйп була.
Күп галимнәр – өлкәне дә, яше дә – аның белән күрешеп, хозурында булуны зур мәртәбәгә санады, киңәш-консультацияләр алу өчен алар төрле кыйтгалардан килә иде. Әйтик, алар арасында Америка Кушма Штатларындагы Индиана университетында диннәр, аеруча Ислам буенча шөгыльләнүче Дэвин Девис, аның шәкерте,
“XVIII–XIX йөзләрдә татар һәм башкорт историографиясе” дигән темага докторлык диссертациясе яклаган Аллен Франк, нәсел тамырлары кырым татарларына барып тоташкан галимә, “The Volga Tatars” (“Идел буе татарлары”; Стэнфорд, 1986) дигән күләмле хезмәтнең авторы Азадә-Айшә ханым Рорлих, “Майнити” япон гәзитенең шеф-мөхәррире Юхико Матида һ. б. бар.
Шәрыкне өйрәнүдә куйган хезмәтләрен тәкъдир итеп, 1987 елда аны СССР Фәннәр академиясе каршындагы Шәркыятьчеләрнең Бөтенсоюз ассоциациясенә әгъза итеп сайладылар. Төркиянең Истанбул шәһәрендәге Фатих университетының шәрәфле профессоры, “Кызыл таң”ның 2001 елгы лауреаты булды. Татарстанда һәм Башкортстанда басылган көндәлек матбугатта аның юбилейлары уңае белән эшчәнлеге хакында бик җылы хисләр белән өртелгән күп санда мәкаләләр басылды, шигырьләр багышланды. Моңа янә күпсанлы фикердәшләре, мәсләктәшләренең тирән ихтирамы да өстәлә.
Р. Үтәбай-Кәриминең исемен һәм эшчәнлеген тәкъдир итү буенча Башкортстанда да, Татарстанда да төрле чаралар үткәрелә. Аның тууына 75 ел тулу уңае белән “Шәркыять илчесе Равил Үтәбай-Кәрими” дигән мәкаләләр һәм биобиблиографик мәгълүматлар җыентыгы нәшер ителде. Аның исеме “Башкирская энциклопедия”, “Татарстан Республикасы Милли китапханәсе: уникаль фондлар һәм тупланмалар” дигән китап-альбомда, “Татарская энциклопедия”, “Татар энциклопедиясе”, “Тарих битләрендә Теләчем: Теләче районы авыллары тарихы”, “Исламоведение в современном Башкортостане: просопографический словарь-справочник” кебек китапларда һ. б. мәртәбәле басмаларда урын алды.
2006 елның мартында Уфада “Ихлас” мәчетендә дәүләт эшлеклеләре, танылган шәхесләр, галимнәр һәм якыннары катнашлыгында аның якты истәлегенә багышланган Хәтер кичәсе үткәрелде. Шундый ук кичә 2013 елның 30 сентябрендә Татарстанның Милли китапханәсендә булды.
Күптән түгел генә, ягъни быелның 17 августында, Теләче районының Казаклар авылында
Р. Үтәбай-Кәрими укулары булды. Аны район үзәк китапханәсе директоры Ризидә Дәүлиева, авыл китапханәсе мөдире Альбина Рәхмәтуллина район җитәкчелеге белән берлектә оештырганнар. Килгән кунаклар арасында Равил абзыйның Санкт-Петербургтан – бертуган сеңлесе Луиза апа Һадиева, Уфадан – кызы Зөһрә ханым Фаткуллина һәм аның газизәләре – Казан һәм Санкт-Петербург шәһәрләренең югары уку йортлары студентлары Алия белән Җәмилә, Уфа шәһәренең Зубово бистәсендә төзелә башлаган “Раббани” мәчетенең имам-хатыйбы, җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәт Галләм, аның хезмәттәшләре: эшкуар Ришат Халиков, хатыны, Башкортстан Мөслимәләр берлеге рәисе, мөгаллимә Розалия ханым, “Балкыш” телевизион тапшыруларының режиссёр-операторы Илдар Еникеев, Казаннан – журналист Фәния Хуҗахмәт, Республика Милли китапханәсе директорының фән буенча урынбасары Ирек Һадиев һәм мин үзем идек. Безне авыл халкы, мәктәп укучылары икмәк-тоз белән каршы алды.
Бу мәдәни чара заманча бик яхшы итеп төзекләндерелгән мәдәният йортында үтте. Фойеда Р. Үтәбай-Кәриминең биографиясен чагылдыручы фотолар, альбомнар, күрсәтмә-эшләнмәләрдән күргәзмә оештырылган.
Башлап доклад ясаучы, Кече Кибәхуҗа урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Закирова байтак еллар дәвамында
Р. Үтәбай-Кәриминең матбугатта дөнья күргән хезмәтләрен җыеп баруы, аларны җентекләп өйрәнүе хакында сөйләде. Бу мөкатдәс эшне алга таба дәвам иттерәчәге хакында да белдерде ул.
Минем Равил абзый белән беренче күрешеп-танышуым Башкорт дәүләт университетының татар-урыс бүлегендә икенче курста укыганда булды. Ул, студентлар белән очрашуга килеп, гасыр башы татар театры әһелләре турында кызыклы һәм фәһемле чыгыш ясаган иде. Аның кәгазьгә карамыйча, вакыйгаларны логик эзлеклелектә, фактларны төгәл итеп сөйләвен шаккатып тыңлаган идем. Алга таба безнең аралашулар мин Казанга килеп урнашкач та дәвам итте. Ул биредә булган саен без күрешмичә калмадык, гаилә дусларына да әверелдек.
Район җитәкчелегеннән Динар әфәнде Гыйниятуллин үзенең чыгышында туган якның абруйлы шәхесләрен, гомумән, Равил абзыйны аерым искә алу, аларны зурлап, төрле чаралар үткәрүнең мөһимлеге хакында сөйләде. Мондый күркәм эшләрнең киләчәктә дә башкарылачагына ышандырып, кайткан кунакларга, авыл халкына рәхмәтен белдерде.
Луиза апа һәм Зөһрә ханым бу мәгънәви очрашуны оештыручыларга, район җитәкчелегенә һәм барлык катнашучыларга тирән рәхмәт хисләрен җиткерделәр.
Равил абзыйның магнитофон тасмасына яздырылган зур булмаган бер чыгышын тыңлау – аны күреп-белгәннәр өчен бу могтәбәр зат белән яңадан очрашкан кебек булды.
Чараның бу өлеше Исмәгыйль хәзрәтнең кыскача чыгышы һәм Коръән укуы белән тәмамланды.
Аннан соң без зиратка барып, Равил абзыйның һәм аның туганнарының каберләрен зыярәт кылдык. Анда әтисе, әнисе, дәү әнисе Миңнекамал Кәримова, бертуган сеңлесе Эльза, Мәһҗүрә апаның бертуган энесе Мансур Кәримов, заманында алар гаиләсендә балалар тәрбияләшкән, йорт мәшәкатьләрен башкаруда булышкан Маһитаб апа Насыйбуллина җирләнгәннәр. Аларның рух-шәрифләренә Исмәгыйль хәзрәт тарафыннан Коръән укылды һәм Мөхәммәт хәзрәт дога кылды.
Зираттан кайтышлый мәктәп һәм Равил абзыйлар яшәгән йорт урыннарын карадык. Алар авылның бер урамы тәмамланган таулырак өлешендә урнашкан булган. Бу хакта безгә ветеран укытучы Гамбәрия апа Нигъмәтҗанова тәфсилләп сөйләде.
Тау астында “Мәктәп” исеме белән аталган чишмә бар. Ул яхшы итеп төзекләндерелгән, тирә-ягы калай белән әйләндереп алынган, матур өслек куелган. Үткәндәге вакыйгаларны искә төшереп сөйләгәндәй челтерәвен дәвам итә... Ә суы исә тамакка салкын тидерми икән. Бусын үзебез дә сынап белдек.
Чишмәләр челтерәве туктамасын, гомумән, мәдәни чишмәләребез саекмасын, дисәк, Р. Үтәбай-Кәриминең хезмәтләрен туплап, аерым бер җыентык итеп бастырып чыгару сорала. Ул үткәндәге мәдәниятебезне өйрәнүдә ныклы чыганакларның берсе булыр иде.
Рамил ИСЛАМОВ,
филология фәннәре докторы.
Казан шәһәре.