Ямьле җәйнең шимбәсе иде. Бишбүләк районының утыздан артык йортлы Касыйм авылы бер мизгелдә җанланды. Авылдашларның яраткан ял итү урыны – “Таулы елга” чишмәсе буена бер-берсен күптән күрмәгән якташларның шатлыклы тавышлары, гармун моңнары һәм халкыбыз җырлары таралды.
Бер күрешү – бер гомер!
Республиканың, илнең төрле почмакларында яшәүче авылдашлар очрашуын үткәрү традициясе ун ел элек барлыкка килде. Бәйрәм Гафури районының Җилем-Каран авылында яшәүче Баян Хәсәнов башлангычы белән тормышка ашты. Сигезенче дистәне ваклаучы хезмәт ветераны бу юлы да очрашуга беренчеләрдән булып, хатыны Суфия ханым белән, кайтып төште.
– Әти-әнием 50 елдан артык инде фани дөньяда юклар. Туган йортыбыз торган урында әти утырткан агачлар әле булса үсеп утыра. Нигезебез сакланмаса да, минем йөрәгем монда тартыла. Касыймга кайтып, таныш сукмаклардан атлыйм, чишмә суын эчәм. Күңелемә шулай җиңелрәк булып китә, – ди Баян Искәндәр улы.
Баян абый туган авылына ел саен кайта. Бервакыт аның күңеленә шундый уй кереп оялый: “Минем кебек туган җирен сагынып яшәүчеләр өчен ел саен очрашу оештыру ничек шәп булыр иде!” Ветеранның уй-ниятен авыл старостасы Айгөл Галәветдинова һәм авылның башка активистлары да хуплый. Шулай итеп, кече Ватанын сагынып яшәүче касыймлылар өчен ел буена түземсезлек белән көткән искиткеч бәйрәм барлыкка килә.
Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел
Традиция буенча, якташлар очрашуы һәрвакыт ата-бабаларны, туганнарны искә алып, дога кылудан башлана. Быел да авылга кайтучылар, беренче эш итеп, ата-бабалары, туганнары һәм дуслары истәлегенә дога кылды. Мәңгелек йорттагы чисталыкка һәм тәртипкә сөенеп, эшкә уңган, игелекле авылдашларына рәхмәт белдерде.
Баян Искәндәр улы Коръәннән аятьләр укыганда, тирә-якта яфрак кыштырдавы да ишетелмәгәндер, мөгаен. Аксакал якташыбыз студент елларында ук намазга баскан, дини кануннарны үти, Ишембай заводларының берсендә эшләгән елларында да биш тапкыр намазын калдырмаган ул. Берничә ел Җилем-Каран мәчетенең имам-хатыйбы да булган. Баян абый, күңел кушуы буенча, көн саен мәрхүм барлык авылдашларны, шул исәптән Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булганнарны догалар белән искә ала.
Ләкләк безнең якларга һаман да оча әле...
Касыйм авылы 1921 елда барлыкка килгән. Аңа Кунаккул авылыннан чыккан кешеләр нигез салган. 100 елдан артык вакыт эчендә биредә ничә буын үскән һәм безнең чиксез Ватаныбызның төрле почмакларына таралган.
Шөкер, район картасыннан юкка чыккан дистәләгән кечкенә авылларның язмышы урап узган аны. Касыйм авылын бүген дә уңган, тырыш авылдашларыбыз яшәтә. Монда балалар туа, димәк, аның киләчәге бар! Авыл старостасы, башлангыч сыйныфлар укытучысы Айгөл Галәветдинова белдерүенчә, хәзерге вакытта авылда мәктәп яшендәге ун бала үсеп килә – бу Кунаккул мәктәбе укучыларының гомум санының өчтән бер өлеше.
Авылдашларга Касыйм авылында туып-үскән эшкуарлар да еш кына ярдәм кулы суза. Әйтик, Заһит Абзалов бәйрәм үткән чишмә территориясен төзекләндерде.
Юлны онытмабыз!
Ул көнне Таулы елгасы буенда самавыр торбасыннан акрын гына төтен таралды. Туган якка сагынып кайткан якташларны авылдашлар да көткән, алар сыйлы табын корып каршы алды. Чәчләренә чал кергән абыйлар һәм апалар тыныч кына әңгәмә корып, әтиле-әниле, ишле үскән балачакка, салкында, буранда, яңгырда җәяү мәктәпкә укырга баруларын, кичке уеннарга йөрүләрен искә төшерде. Хәтер йомгагы сүтелгән саен битләрдән сагыну, сагыш яшьләре тәгәрәде.
– Без бик тату үстек. Әти-әнигә хуҗалыкта, басуда ярдәм итеп кенә калмадык, җәйге каникуллар вакытында үзебез дә колхозда эшләдек. Кызлар ындыр табагында эшләде, ә егетләр – комбайнчы ярдәмчеләре булды, печән хәзерләүдә катнаштылар, – дип истәлекләрен яңартты Люция Мөдәрисова. – Без тугыз бала үстек. Әтиебез алтын куллы балта остасы булды, колхоз эшләре өчен арбалар, печән җыйгычлар һәм башка эш кораллары ясый иде.
Очрашуга килгән апалы-сеңелле Алия һәм Лилия Вәлиәхмәтовалар озак еллар урманчы булып эшләгән әтиләре турында җылы истәлекләрен яңартты. Тимерхан Сәхибгәрәй улы берничә тапкыр авыл Советы депутаты итеп сайланды, Касыйм авылы юлларына вак таш түшәү, суүткәргеч сузу, газ кертү өчен күп көч куйды.
Авылдашларының йөрәкләрендә педагогик хезмәт ветераны Нәҗип Галиуллин да якты эз калдырган. Аның тырышлыгы белән күп еллар элек Касыйм башлангыч мәктәбе янында сугыш елларында һәлак булганнар истәлегенә обелиск урнаштырылды. Талантлы, эшчән хезмәт укытучысы берничә буын малайларны төрле һөнәрләргә өйрәтте. Табигатькә гашыйк педагог мәктәп укучылары белән бергә туган авылында йөзләгән агач утыртты. Очрашуга Нәҗип Вәлиулла улының өч кызы – Римма, Роза һәм Миләүшә кайткан иде. Роза Идрисованың шушы чарага махсус язган “Нигез ташына сукмак” шигырен тыныч күңел белән тыңлау мөмкин дә түгел иде.
Касыйм авылының иң хөрмәтле кешеләренең берсе – Зөлхәбирә апа Камаеваның чыгышы буыннарга үгет-насыйхәт булып яңгырады. Ул 36 яшендә алты бала белән тол калган. Рух көче, тырышлыгы аркасында улларын һәм кызларын аякка бастырган. Зөлхәбирә апаның барлык балалары да тормышта лаеклы урын тапкан. Бүген аның 19 оныгы һәм бер оныкчыгы бар!
– Туган җирегезгә юлны онытмагыз, балаларыгызда һәм оныкларыгызда динебезгә, телебезгә, үз тамырларыгызга хөрмәт тәрбияләгез. Яхшы тәрбияле токымнар гына нәселнең лаеклы дәвамчылары була, – диде Зөлхәбирә апа.
Тансык моңнар...
Төшке аш өлгерүгә, чишмә буена “музыкаль кунакханә” килеп җитте. Бөтендөнья татар конгрессының район башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Мусаева җитәкчелегендәге “Ак калфак” халык фольклор коллективының үзешчән артистлары очрашуга кайткан кызлар һәм егетләрне моңлы җырлары белән сөендерде. Лилия Марсель кызы укыган шигырьдә шулай ук ата-бабалар хәтеренә тугрылык темасы яңгырады.
Өлкән буын вәкилләре – Зөлхәбирә апаның, Баян абыйның киләсе елда очрашуга балалар һәм оныкларны алып килергә чакыруы бер дә очраклы түгел иде. Алар чын күңелдән яшьләрнең кечкенәдән үк ата-бабалары яшәгән җирләрне белеп һәм хөрмәт итеп үсүен тели.
Яшь буын вәкилләре арасында үз тамырларын белүнең никадәр мөһим икәнлеген аңлаучылар булуы аеруча шатлыклы. Әйтик, Уфадан кайткан Альфред Әхмәтҗанов очрашуга үзе белән кечкенә улын да алган. Аның әтисе күптән бакыйлыкка күчкән, шулай да ул балачак хатирәләре белән бәйле Касыйм авылы турында онытмый. Ул, яшь кенә булуына карамастан, архив мәгълүматларына нигезләнеп, Әхмәтҗановларның шәҗәрәсен унынчы буынга кадәр төзегән.
Бренд бәйрәме булачак!
Кыңгыр-Мәнәвез авыл биләмәсе башлыгы Марат Яхин касыймлыларга ата-бабалары истәлеген хөрмәт иткән, дини кануннарны үтәгән, туган нигезләрен, халкыбызның гореф-гадәтләрен онытмаган өчен рәхмәт белдерде.
– “Туган нигезгә сукмак” бәйрәме – безнең районда үзенчәлекле мәдәни күренеш, – дип билгеләп үтте ул.
Касыйм авылы халкы бертавыштан киләсе елда, июльнең беренче шимбәсендә, тагын да җыелырга сүз куешты. Аларның күбесе үзләренең шәҗәрәсе турында күбрәк белергә теләк белдерде. Шушы авылдан чыккан һәм бүген биредә гөрләтеп яшәүчеләр “Туган нигезгә сукмак” бәйрәмен бренд чарасы итәргә тели.
Уртак теләк тормышка ашсын, чөнки туган илгә мәхәббәт нәкъ туган йортны яратудан башлана!
Римма СОЛТАНОВА.