Китапханәчеләр районның танылган кешеләре турында кызыклы күргәзмә әзерләде. Югары Яуштан имам-хатыйб, активист, тарихчы Флүр Дашкин татар халкының атаклы улы, шагыйрь һәм меценат, үз заманының алтын сәнәгате эшмәкәре Закир Рәмиев - Дәрдмәнд шәжәрәсен тәкъдим итте.
Легендар Казан патшабикәсе Сөембикә һәм татар егете образларындагы курчаклар да кунакларның игътибарын җәлеп итте. Фәнисә Бикбаева, аның абыйсы Васил Исмәгыйлев (икесе дә Балыклыбаштан) шулай ук тәрбияләнүчеләренең техник иҗади эшләнмәләрен тәкъдим итте.
Матур итеп чигелгән алъяпкычлар - татар милли костюмының мөһим элементларының берсе - Ижбүләк авыл китапханәсе китапханәчесе Люция Кадыйрова эшләре булса, Юрматы мәдәният йорты мөдире Диләфруз Ихсанова чиккән калфаклар бар иде. Күргәзмәдәге мамык шәлләр дә күпләрне сокландырды.
Каралачыдан Саҗидә Абдуллина суккан паласлары, чигү остасы Кәшифә Абдуллинаның эшләре күз явын алырдай иде. Балыклы авылыннан Рәфис Вәлитовның картиналары, Рәсимә Сәйфуллинаның йон кулланып эшләгән картиналары, Мөнирә Әхмәтованың бәйләнгән әйберләре, Фәридә Хөсәенованың күкрәк бизәвечләре дә күргәзмәнең яме булды. Ә инде аш-су күргәзмәсе матур һәм тәмле исле иде. Тырыш һәм уңган халык матурлыкны да күрә һәм үз куллары белән ясый да белә. Бу хакта "Ашкадар таңнары" яза.
Фото: "Ашкадар таңнары"