Сокланып сөйләрлек эшләре бар!
Татар йолаларын тергезү, халкыбыз сәнгатенең иҗади мирасын һәм үзенчәлеген саклауны үз максаты итеп куйган “Сөембикә” татар вокал ансамбленең тарихы чирек гасыр элек районда узган Мәдәният эстафетасына әзерлек чикләрендә башлана. Нәкъ шунда Турбаслы мәдәният йортына йөрүче үзешчәннәр берләшеп, ансамбль төзергә карар итә. Аның җитәкчесе итеп мәдәният учагы директоры Гөлчәчәк Ибәтуллина сайлана. Коллектив төрле һөнәр ияләрен берләштерә, ул укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, техник хезмәткәрләрдән туплана. Оешкан коллективка исем эзләү дә күпмедер вакытны ала. Урындагы мәктәпнең милләтебез тарихын яхшы белүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рима Садретдинованың тәкъдиме барысының да күңеленә хуш килә һәм ансамбль “Сөембикә” дип йөртелә башлый.
Әлбәттә, төрле елларда ансамбль составы төрле сәбәпләр буенча үзгәреп тора. Ә инде 2007 елдан башлап анда Турбаслы урта мәктәбе укытучылары өстенлек итә һәм җитәкчелекне башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнур Шәрәфетдинова үз кулына ала. Барлык чараларның бизәге булган “Сөембикә” ансамбле 2015 елда “халык” исемен яулый.
Дөрес, бу еллар эчендә ансамбль төрле чор кичерә, ләкин телебез, мәдәниятебез үсешенә битараф булмаган кешеләр ярдәме һәм тырышлыгы белән ул янә тергезелә һәм эшен дәвам итә.
2017 елдан башлап “Сөембикә” Иглин районы Мәдәният сарае хезмәткәре Ләйсән Хәлиуллина җитәкчелеге астында авыл биләмәсе һәм район күләмендә узган төрле дәрәҗәдәге чараларда тамашачыларны үзләренең чыгышлары белән сөендерә. Шул ук вакытта алар республика конкурс һәм фестивальләрендә уңышларга ирешә. 2018 һәм 2022 елларда “Сөембикә”леләр яңадан үзенең “халык” исеменә лаек булуын раслый.
Соңгы еллардагы казанышларына күз салсаң, алар бихисап. VIII төбәкара “Звезды Белоречья” хор һәм вокал ансамбльләр фестивалендә, “Кадерле мирас” халыкара татар халык музыка сәнгате фестиваль-конкурсында беренче урыннарга лаек булалар, ә 2021 елда “Чагылыш” халыкара конкурсыннан өченче урын яулап кайталар. Узган елда “Сөембикә” Башкортстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасына кушыла һәм вокал ансамбль, иҗади эшчәнлеген киңәйтеп, татар халык йолаларын, гореф-гадәтләребезне тергезү, саклау, киләсе буыннарга тапшыру юнәлешендә дә эшен активлаштыра.
Зур бәйрәм оештырылды
25 ел иҗади коллектив өчен күпме, әллә азмы? Бик аз, чөнки алда әле иҗади эзләнүләр һәм җиңүләр белән тулы кызыклы юл көтә, шул ук вакытта артка әйләнеп карап, нинди күркәм эшләр башкарылганын санап үтәргә мөмкин. Чирек гасырлык истәлекле датага “Сөембикә”леләр шундый күркәм уңышлары белән килде. Шуңа бу көнне зурлап билгеләде алар.
Иң чагу номерлардан торган концерт программасыннан тыш, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе, фотозона әзерләделәр, татар халык милли ашларыннан күркәм табын кордылар, токмач кисү буенча осталык дәресе күрсәттеләр, татар халык йолаларын, милли уеннарны яшь буынга күрсәтү уңаеннан алар өчен аерым мәйданчык эшләде.
Мәртәбәле кунакларны — Иглин районы хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрованы, Турбаслы авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Айдар Каюмовны, мәдәният бүлеге мөдире Лирида Әбүбакированы, Башкортстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафинаны һәм әлеге коллективны оештыруга өлеш кертүчеләрне, авыл халкын “Сөем-бикә”леләр милли ризыклар һәм җыр-моң белән каршылады. Бу чара анда катнашучыларның һәммәсенең күңелендә онытылмаслык тәэссоратлар калдырды: очрашу, аралашу, җыр-моң иленә сәяхәт кылырга, милли моңнар дулкынында тибрәнергә, үткәннәргә әйләнеп кайтырга һәм киләчәккә яңадан-яңа уй-ниятләр белән янарга мөмкинлек бирде.
Милләт җанлы кешеләр тупланган
Бу тантаналы көнне “Сөембикә” татар вокал халык ансамблен үстерүгә, телебезне, мәдәниятебезне саклауга зур өлеш кертүчеләрнең һәммәсе лаеклы бүләкләрен алды, алар район һәм авыл биләмәсе хакимиятләре, мәдәният бүлеге һәм “Ак калфак” оешмасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Чынлап та, милләт җанлы кешеләр әлеге коллективның авыр чорларында да аның таркалуына юл куймаган, яңа очкын салып, кулларыннан килгәнчә аны үстерүгә, ныгытуга ярдәм иткән. Чарада аларның һәммәсенә рәхмәт сүзләре яңгырады. Шуларның берсе – ансамбльнең беренче житәкчесе Гөлчәчәк Ибәтуллина. Гөлчәчәк Әлтаф кызының куйган тырышлыгы бәһаләп бетергесез, ул бүген дә ансамбльнең эшчәнлеге белән даими кызыксынып тора.
Һәр җыр коллективы музыкант-инструменталист ярдәменнән башка иҗат итә алмый. Өч ел инде ансамбльнең баянчысы булып Башкортстанның халык артисты Рәжәп Вәдүтов эшли. Әйе, талантлы кеше – барлык яклап да талантлы, диләр. Рәжәп абый оста баянчы гына түгел, бик сәләтле рәссам да икән. Аның эшләре белән бу көнне оештырылган күргәзмәдә дә танышырга мөмкин булды.
Музыкаль бүләк белән 2015 елдан 2019 елга кадәр әлеге коллективта эшләгән баянчы Фәһим Токымбәтов та килгән иде.
“Сөембикә”леләрне күркәм бәйрәмнәре белән бихисап иҗатташ дуслары да тәбрик итте. Чиләбе өлкәсенең Миньяр шәһәреннән “Миләш” татар-башкорт ансамбле, Акбирде авылы мәдәният йорты каршында эшләүче “Сандугач” татар фольклор ансамбле, район Мәдәният сараеның “Верея” бию коллективы, Уфадан Фәйрүзә Сатаева һәм Наил Латыйпов һәм башкаларның чыгышлары тантана сәбәпчеләренә бүләк булып ирешеп, бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.
Татар халкы үзенең кунакчыллыгы белән аерылып тора. Бәйрәм уңаеннан күркәм табын корылды. Кунаклар учакта пешкән пылау һәм аш, самавыр чәе, милли ризыклар белән сыйланды.
Ләйсән Хәлиуллина җитәкчелегендәге “Сөембикә” татар вокал ансамбленең тагын бер күркәм гамәлен телгә алмый мөмкин түгел, бу — яшь буында телебезгә сөю тәрбияләү. Моны исә алар үзләренең оныкларыннан башлаган, саф татарча сөйләшергә өйрәтүне үз бурычы итеп куйган. Ә моның мөһимлеген һәркем яхшы аңлый, чөнки милләтебезнең килә-чәге яшьләр кулында.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.
Иглин районы.