+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
31 октябрь 2023, 10:05

Авыргазы татарлары бердәмлекләре белән көчле

Авыргазы районы үзәгендә татар авыллары вәкиләренең форумы узды.

Авыргазы татарлары бердәмлекләре белән көчле
Авыргазы татарлары бердәмлекләре белән көчле

Район тарихында мондый форматтагы форум тәү тапкыр үткәрелүгә карамастан, ул киң колач алды. Мәртәбәле җыен уңаеннан район Мәдәният сараена татар халкы компактлы яшәгән авыл биләмәләре делегатлары, район хакимияте вәкилләре, якташлар һәм күпсанлы кунаклар җыелды.
Башкортстан Республикасы милли-мәдәни автономиясенең Авыргазы районы бүлекчәсе җитәкчесе Риф Вәлиев бер очрашуда шундый уй-ният белән януы турында сөйләгән иде. Ниһаять, район хакимияте башлыгы Арслан Шәһәретдинов һәм, әлеге чараның әһәмиятлеген аңлап, милләтебезнең үткәненә хөрмәт белән караган, киләчәген кайгыртып яшәүчеләрнең ярдәме белән ул тормышка ашты. Шуны да әйтергә кирәк, татар авыллары вәкилләре форумы бик күләмле, эчтәлекле һәм искиткеч матур килеп чыкты.

Авыргазы районында Башкортстан Республикасының милли-мәдәни автономиясе, Башкортстан татарлары конгрессы бүлекчәләре һәм башка милли иҗтимагый оешмалар кулга-кул тотынышып эшли. Әлеге чара да бердәмлекнең бер чагылышы булды.

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Авыл биләмләре һәм районда эшчәнлек алып баручы оешма-предприятиеләрнең бай күргәзмәсен карап чыкканнан соң, авыргазылыларның кече туган ягын ихлас яратуын, бөек шәхесләре белән горурланып яшәвен, мәдәнияте, казанышлары белән кызыксынуын, тарихка олы хөрмәт белән каравын, милләтебезгә һәм җәмгыятебезгә хезмәт итәргә әзер булган кешеләрнең шулкадәр күп булуын аңлыйсың һәм киләчәгебез ышанычлы кулларда, дигән фикергә киләсең.

Милләтебезнең шанлы үткәне, әби-бабаларыбызның мирасы, милли ядкарьләре белән якыннан танышу музейлардан башка мөмкин түгел. Зәки Нагаевның “Кирач” керамика һәм гамәли сәнгать музей-остаханәсен - үткәннәрне киләчәк белән тоташтыручы күпер дисәм, һич ялгыш булмас. Зәки Исмәгыйль улының һәрбер эшендә тарихи вакыйгалар чагылыш тапкан, шуңа аның күргәзмәсе белән танышучылар чын-чынлап үткәннәргә сәяхәт кыла.
Аның каршысында гына “Пищевик” куланучылар җәмгыяте үзенең сый-нигъмәтләр тулы өстәлен куйган иде, биредә милли ризыкларыбызны әзерләүгә зур игътибар бирүләре күренеп тора.
Район мәдәният сараеның икенче катында авыл биләмәләре, Галимҗан Ибраһимов музее, район үзәк китапханәсе, кул эшләре осталары үз ихаталарын корып, тарих битләрен чагылдырды һәм бүгенге эшчәнлекләре белән таныштырды.
Өч йөзгә якын делегат, мәртәбәле кунаклар, шул исәптән Авыргазы җирлеген данлап яшәгән бик күп күренекле шәхесләр катнашлыгында узган җыенның беренче өлешендә туган җир, тарих, туган тел мәсьәләләләре күтәрелде.
Район хакимияте башлыгы Арслан Шәһәретдинов форумны ачып, биредә яшәүче татарларның район үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәтен белдерде һәм киләчәктә дә район тарихын төптән өйрәнү мөһимлеген ассызыклап, бу юнәлештә тикшерү эшләре алып барылачак, дип ышандырды.

Авыргазы районында 15тән артык милләт вәкилләре гасырлар дәвамында дуслыкта, бердәмлектә гомер итә. Милләтләр бердәмлеген саклау хәзерге вакытта аеруча мөһим, дип билгеләде Арслан Нәзир улы үзенең чыгышында. Ата-бабаларыбызның күркәм йолаларын дәвам итеп, бүгенге көндә 200дән артык Авыргазы егете үз бурычларын намус белән махсус хәрби операция зонасында үти. Тылда да ныклы бердәмлек үрнәге күрсәтә авыргазылылар һәм даими рәвештә яугир якташларына гуманитар ярдәм җыю һәм озатуда актив катнашалар.
Якташык көченең ныклы булуын “Атайсал” проекты да ачык күрсәтә: кече туган якларына ярдәм йөзеннән күпме авыргазылылар изге эшләр башкара. Аларның берничәсенә район башлыгы аерым тукталып үтте.

Татар авыллары форумын үткәрү дә - шундый изге башлангычларның берсе. Үзенең туган төяген, халкын яраткан кешеләр генә үз өсләренә шундый йөкне алып, тартып бара. Арслан Нәзир улы әлеге чара район күләмендә генә түгел, республиканың фәнни, мәдәни берләшмәсе өчен дә зур вакыйга булуын ассызыклап, оештыручыларга, ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтен җиткерде.

Конференция чикләрендәге чыгышлар һәрберсе үзенчәлекле булды. Туган якны өйрәнүче Мөдәрис Сафин татар авылларының тарихы, аларның юкка чыгу сәбәпләрен билгеләде. Районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гыйләҗетдинов мәктәпләрдә татар теле дәресләренең нинди дәрәҗәдә укытылуына тукталды. Үзәк район дәваханәсе табибы Илдус Моратов Талбазы авылының бай тарихына байкау ясады. Район үзәк китапханәсе хезмәткәре Зөһрә Алтынгужина районнан чыккан билгеле шәхесләрне барлады. Ә хезмәт ветераны Зәмирә Хөсәенова Мостафа авылында элек-электән сакланып килгән кәсепләр турында сөйләде һәм кул эшләре осталарын белән таныштырды.
Кунаклар - Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов, Башкортстан Республикасының Милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Альбина Хәлиуллина, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин делегатларга җирлектәге бай гореф-гадәтләрне, телебезне саклау һәм үстерү буенча уй-фикерләрен җиткерделәр һәм киләчәктә дә ярдәм кулы сузарга әзерлекләрен белдереп, бүләкләрен тапшырдылар.

Чыгышларны тыңлап, хәзерге этапта татар иҗтимагый хәрәкәтенең эшчәнлеген анализлап, татар авыллары вәкилләре форумы делегатлары мөһим карарлар да кабул итте. Форум чикләрендә милли-мәдәни автономиянең район бүлекчәсе Советына үзгәрешләр кертелде, аның яңа составы расланды. Шулай ук җыелучыларны форумның карар проекты белән таныштырдылар. Аны тыңлаганнан соң, конференциягә йомгак ясап, Арслан Шәһәретдинов Якташлар берлеген төзү кирәклеген ассызыклады һәм моны карар проектына кертергә тәкъдим итте.

Форумның иҗади өлеше залга җыеучыларның берсен дә битараф калдымады. Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Зифа Нагаева, “Голос” телвизион конкурсы финалчысы Рушана Вәлиева, Нефтекама филармониясе артисткасы Руфина Янбирдина, Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле биючесе Лиана Җиһаншина белән берлектә район сәхнәсендә үзешчәннәр һәм яшь йолдызчыклар чыгыш ясады.

Йола буенча, милләттәшләребез җыелган мондый чаралар татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамлана. Авыргазылылар да аны аягүрә басып, зур горурлык хисе белән бергәләп башкарды. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Чөнки бирегә үз телен, кече туган ягын ихлас яраткан, аның үткәне белән кызыксынган һәм киләчәген кайгыртып яшәгән кешеләр җыелды. Ә форум, чынлап та, кабатланмас атмосферага ия булды. Аннан һәркем илһамланып, киләчәктә дә милләтебез хакына җиң сызганып эшләү өчен рухланып, яңадан-яңа башлангычларга тотыну өчен көч-дәрт алып таралышты, дип ышанычлы әйтергә мөмкин.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: