Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында “Педагог һәм остаз елы”на багышланган “Мәдәниятләр: тикшеренү һәм укыту контекстында милли тел” дип аталган Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе узды.
Чараны Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе һәм Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә оештырдылар. Форум кысаларында туган телләр буенча укыту-методик әдәбият күргәзмәсе күрсәтелде.
Фәнни-гамәли форумда катнашучыларны Русия Федерациясе Федераль җыелышының Дәүләт думасы Сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе советы рәисе, медицина фәннәре кандидаты Римма Үтәшева видеомөрәҗәгатендә сәламләде:
“Кадерле дуслар! Туган тел һәр кеше өчен – сәламәтлек белән беррәттән, иң зур байлык. Төрки телле халыклар – татарлар, башкортлар, туган телләрен аңлап, дөньядагы 170 миллион кеше белән аралаша ала. Урыс теле – дәүләт теле, аны белүчеләр алдында гаять зур мөмкинлекләр, бай мәдәният, әдәби мирас ачыла”.
Дәүләт думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары, татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов билгеләп үтүенчә, Русия халыклары телләрен саклау өлкәсендә проблемалар күп әле.
– Бу мәсьәлә комплекслы хәл ителә – гаиләдә, җәмгыятьтә, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм дәүләт ярдәме белән.
Туган телне саклау, өйрәнү хокукы Русиянең Төп законында – Конституциядә беркетелгән. Русиядә туган телләрне саклау концепциясе кабул ителде, “юл картасы” эшләнде.
Туган телләр буенча белем бирү программаларын камилләштерергә, ата-аналар белән эшләргә кирәк. Телне өйрәтүне мәктәпкәчә яшьтәге балалардан башлау зарур. Һәм күбрәк заманча методикалар, уен формасында проектлар эшләргә, балаларны кызыксындыру өчен туган телләрендә мультфильмнар чыгарырга кирәк, – диде ул.
Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе, педагогика фәннәре кандидаты Айбулат Хаҗин болай дип белдерде:
“Халык теле — аның бөтен рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да онытылмый торган һәм мәңге яңарып ачыла торган төсе”, — дигән Константин Ушинский. Тел һәр халыкның мәдәнияте нигезендә ята, аларны җи-мерүгә юл куярга ярамый, бу исә халыкларның маргинальләшүенә китерә. Үткән атнада гына без Халыкара полилингваль форумга йомгак ясадык. Башкортстан Республикасы – Русия Федерациясенең уникаль субъекты, анда укыту төбәк халыкларының 6 телендә алып барыла. Тагын 14 тел гомуми һәм өстәмә белем бирү оешмаларында өйрәнелә. Бер генә төбәктә дә мондый күптел-лелек калейдоскобы юк. Республикада полилингваль мәктәпләр уникаль инновацион белем бирү форматын гамәлгә ашыра, алар моноэтник түгел, балаларга Башкортстан Республикасының төрле халыкларының тел байлыгына чуму мөмкинлеге бирә”.
Педагогик белем флагманы буларак, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты магистратурада һәм бакалавриатта полилингваль белем бирү өчен белгечләр әзерли. Әмма хәзер мәктәп-кәчә яшьтәге балалар әзерләүгә аерым игътибар бирелергә тиеш, дип саный Айбулат Хаҗин.
Туган телләр — сакларга кирәк булган зур асылташ ул. Милли аутентиклыкны саклау юллары балалар уенчыклары һәм, беренче чиратта, милли геройлар образлары кебек күп әйберләрдән башлана.
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстанда Русия халыклары ассамблеясенең төбәк бүлеге рәисе, “Ватанны саклаучылар” җәм-гыяте филиалы җитәкчесе, филология фәннәре докторы Гөлнур Колсарина форумда катнашучыларны күптән түгел төзелгән “Русия халыклары ассамблеясе” исеменнән сәламләде.
— Туган илгә мәхәббәт туган телне яратудан башка мөмкин түгел, һәм бүген Русияне төрле милләттән булган яугирләр яклый. Югары һәм урта мәктәп укытучыларының, тәрбиячеләрнең роле дә бәяләп бетергесез! Хезмәтегез өчен рәхмәт! — диде Гөлнур Колсарина.
Башкортстан халыклары мәдәниятенә дәүләт ярдәме турында республика мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина сөйләде. “Республикада Русиянең барлык төбәкләре арасында иң зур мәдәният йортлары челтәре — 2000нән артык клуб эшли, ә теләсә кайсы авыл клубын халык коллективларыннан башка күз алдына да китерә алмыйбыз”, — диде ул.
М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры Салават Сәгыйтов исеменнән чарада катнашучыларны университетның стратегик үсеш буенча беренче проректоры Алмаз Мостаев сәлам-ләде.
“Башкортстан һәм башка төбәкләр өчен белгечләргә ихтыяҗны исәпкә алып, Акмулла исемендәге БДПУ педагогик кадрлар әзерләп кенә калмый, башкорт, татар, урыс теле һәм әдәбияты, шулай ук ике профильле программалар буенча белгечләр әзерли. Мондый белгечләр төбәктә полилингваль белем бирүнең кадрлар нигезен тәшкил итә. Университетта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның грант ярдәме белән төрле мәгариф проектлары гамәлгә ашырыла. Шулай ук Русия Мәгариф министрлыгы йөкләмәсе буенча вуз Кыргызстанда урыс телен үстерү белән шөгыльләнә, анда хәзер урыс телендә белем бирәчәк 9 мәктәп төзелә”, — диде проректор.
Фәнни-гамәли конференция эше секцияләр буенча барды, анда со-рауларның иң киң даирәсе тикшерелде. Русиядә билингваль белем бирү тәҗрибәсе турында педагогия фәннәре докторы, профессор, РКИ-ның лингводидактика һәм Мәскәү дәүләт педагогия университетының билингвизм кафедрасы мөдире, Русия Мәгариф министрлыгының Халыкара хезмәттәшлек үзәге мәгариф идарәсе башлыгы Елена Хамраева сөйләде.
Белгечләр хәзерге заман мәгариф процессында укытучының роле турында фикер алышты, республиканың төрле төбәкләреннән педагоглар чыгыш ясады.
Филология фәннәре кандидаты, “Кызыл таң” иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов Башкортстанның татар телле басмаларының патриотик тәрбия бирүдәге роле турында сөйләде.
“Безнең белемле, профессиональ белемле яшьләребез җәмгыятебез мәнфәгатьләренә хезмәт итә һәм аның куәтен арттыру өчен тырыша, — диде ул. — Үз халкыңның һәм илеңнең патриоты буларак кына аны бөтен юнәлешләр буенча алга чыгарырга омтылып була. Патриотлык тамырлары халкыбызның рухи-әхлакый кыйммәтләре тирәнлегенә китә.
Республикада нәшер ителүче татар телле вакытлы матбугат татар халкының рухи һәм әхлакый-мәдәни кыйммәтләрен саклап калу өчен күп көч һәм тырышлык сала.
Республикада бюджеттан финанслана торган татар телле 32 басма чыгарыла. Шуларның дүртесе республика басмалары — “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләре, “Тулпар”, “Әллүки” журналлары. Калганнары — муниципаль гәзитләр. Әлеге киңкүләм мәгъ-лүмат чараларының һәр санында диярлек татар халкының рухи-әхлакый-мәдәни кыйммәтләрен саклауга һәм үстерүгә кагылышлы мәкаләләр урын ала.
Вакытлы матбугатта нинди генә жанр кулланылмасын, безнең киңкүләм мәгълүмат чаралары басмалары нигезендә ватанпәрвәрлек рухы, Ватанга, республикага мәхәббәт рухы ята.
Дәүләтнең җәмгыятьтәге көче рухи кыйммәтләргә карата да күренә, ха-лыкның рухы көче илнең куәтен күр-сәтә. Рух көче — ул куллар белән тотып булмый торган кыйммәт. Нәкъ менә аны үстерүдә, бу байлыкны туплауда республика милли матбугатының роле бәяләп бетергесез. Бу бүгенге шартларда — мәгълүмати сугыш шартларында аеруча актуаль”.
Конференциядә катнашучылар шулай ук Мифтахетдин Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салды.
Гөлия Гәрәева.