+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
11 ноябрь 2023, 16:15

Каз өмәсе – авыл бизәге

Беренче кар төшү белән авылларда каз өмәләре башлана. Чишмә районының Ярми авылындагы уңган, хөрмәткә лаек Зилә һәм Радик Карачуриннар гаиләсе аны елның-елында авылдашлары белән бергәләп һәм барлык шартларын туры китереп үткәрә.

Каз өмәсе – авыл бизәге
Каз өмәсе – авыл бизәге
Быел да Карачуриннар 40 баштан артык каз үстергән. Каз өмәсен зурлап, туганнарын һәм урындагы мәдәният йорты мөдире Гөлфия Сәрварова җитәкчелегендәге “Җидегән чишмә” татар фольклор ансамбле белән берлектә алдагы атнада үткәрәчәк. Ә әзерлек эшләре инде күптән башланган. Өмәчеләрне чакырыр алдыннан хуҗалар берничә казны алдан суеп, эшкәртеп караганнар да инде. Быел да алар бик эре һәм симез, инде барысын да чалырга мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Карачуриннар ата-бабаларының йолаларына зур хөрмәт белән карый, шул ук вакытта бай мирасны яшь буынга тапшыру буенча да зур эш башкара. Узган елларда аларның йортларында үткән каз өмәләрендә үземә дә булырга туры килде. Шуны әйтә алам: анда олысы да, кечесе дә катнаша - өлкәннәр тәҗрибәсе белән уртаклашса, балалар халкыбызның бик күп йолалары белән таныша һәм үзләре дә казларны эшкәртүдә катнаша.

Менә быел да берничә казны алдан суеп, Зилә Фәрит кызы балалар өчен осталык дәресе үткәрде. Ул аларны борынгыдан килгән йола – каз куыгы кабарту белән таныштырды. Бу эш фәкать каз өмәсендә башкарылган: өлкәннәр балалар өчен казның җенен юллап алып, аны кабарткан һәм шарчыклар ясаган. Ул кипкәч, балалар аны төрле төсләргә буяп уйнаган.

Зилә Фәрит кызы казның бугазын файдаланып та уенчык ясарга өйрәтә. Казның бугазын юллап алганнан соң, аны юганнар һәм киптергәннәр, аннары эченә төрле ярмалар салып, ике очын тоташтырганнар. Кипкәннән соң сабыйлар өчен менә дигән шалтыравык уенчык килеп чыккан.

Ата-бабаларыбызның күркәм йолаларын үтәп кенә калмый, аларны түкми-чәчми яшь буынга да тапшыра Карачуриннар.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Каз өмәсе – авыл бизәге
Каз өмәсе – авыл бизәге
Каз өмәсе – авыл бизәге
Каз өмәсе – авыл бизәге
Каз өмәсе – авыл бизәге
Каз өмәсе – авыл бизәге
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: