Фирдинә дә бүген шушы карашны иң беренче булып күрергә, дип, иртәрәк уянды. Әнисе: “Кызлааар, уяна башлагыыыз!” – дигәнче үк торып, тышка чыкты. Офык читеннән ягымлы кояш калка, әнисе иртәнге чәйгә су ала – күктә дә, җирдә дә нур гына! Рәхәт...
Җиләк пешкәндә һәр иртәдә кабатлана торган гадәт буенча, бүген дә, кояш чыгу белән, бертуган дүрт кыз һәм әниләре күмәкләшеп урман ягына юл ала. Үләннәрдән чыклар коелып кала, алар кичтән юып әзерләп куйган сай галушның эченә дә кереп киткәли. Тиздән сафка тезеләсе була, чөнки киң юл бодай басуы аша салынган тар сукмакка барып тоташа. Монда инде галушка дымлы туфрак та ябышкалый, әмма шунда ук төшеп тә кала, күлмәк итәге аша бодай башаклары кагылгалап ала, әмма чәнчеп түгел, назлап кына куя алар. Кызларның күзләре – сукмак буена тезелеп киткән ромашка, күкчәчәк, киндераш һәм аларга кунган күбәләкләрдә. Алары да, кызларны тиң күреп, үз итеп озатып кала. Тормыш сукмагына аяк баскан чәчәктәй кызлар, аларга нурлы карашын ташлап алган әниләре, Табигать-ана – барысы да бер сулышта, бер рәхәт нур белән чолганган бүген. Шушы күренеш гомер буена озата бара Фирдинәне – рәхәт чакларда канат, авыр чакларда иңен куя шушы халәт.
Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Мәгариф отличнигы, озак еллар “Китап” нәшриятында татар телендә чыгучы китаплар, шул исәптән
дәреслекләрне дә мөхәррирләгән Фирдинә Зиннә-туллина Благовар районының Яңа Бүләк авылында әти-әнисе Наис абый белән Зәкия апага кызлары гөллә-мәсенә янә бер бүләк чәчәге булып дөньяга туа. Балачагы тату, күбрәк нәнәсе догалары белән иманлы, әти-әнисе үрнәгендә эшчән гаиләдә хезмәт тәрбиясе алып уза. Кечкенә кызны бигрәк тә әнисенә охшаталар. Зәкия апа ул заманда авылда башкалар күңел биреп бармаган шөгыльләре белән билгеле була. Әйтик, ул гөмбә тозларга ярата, бакчада беркемдә дә булмаган чәчәкләр үстерә, аның гладиолусларын күрергә махсус килүче кешеләр дә була. Алар йортыннан туганнар өзелми, авылга килгән артистлар да аларда еш кунак була. Әнисенең табыны мул, йорты пөхтә, тормышы гөл кебек була. Әмма...
Гомере кыска була Зәкия апаның. Озак та авырып тормыйча, бик иртә вафат була ул. Әтиләре кайтып, “Әниегез үлде”, дип әйткәч, дүрт кыз кочаклашып елый. Бу вакытта Фирдинәгә нибары 11 яшь була. Балалар нәнәләренә сыена.
Бераздан әтиләре “яңа әни” алып кайта. Фәрзәнә апага 4 балалы, кайнаналы йортка килү җиңел булмагандыр, әмма монда аны яхшы каршы алалар, кызлар авыр эшкә тотындырмаска, аның йөзенә кызыллык китер-мәскә тырыша. Тормыш арбасы көйле генә юлдан янә алга тәгәри.
Фирдинә кечкенәдән һәр эшкә җитез була. Ә иң яратканы – бригадир әтисенә ияреп, басулар буйлау. Аларны сажин белән үлчәгәндә, урак вакытында кырдагы эшләрне оештырганда әтисе янында булырга ярата ул. Хыялы – агроном булу. Ул еш кына авыл янындагы калкулыкка менеп утыра да, аска карап үзенең биредә йорт салу, аның янына умарталар кую, бакча үстерү турында хыяллана. Мәктәп тормышы да ошый аңа, шуннан кайтып керүне белми, бер көн бармаса, мәктәп җимерелер кебек тоела хәтта. Әллә укытучы буласымы?..
Һөнәр сайлар вакыт җиткәч, ул әтисенең хатын-кыз өчен агрономнан укытучы һөнәре кулайрак булыр, кызым, дигән сүзләрен алга куя һәм Башкорт дәүләт университетының филология факультетындагы татар бүлегенә укырга керә.
Биредә укуда гына түгел, җәмәгать эшләрендә дә алдынгы була кыз. Җитмәсә, һәрвакыт эшләп укый – кышларын җыештыручы булып, җәйләрен студентларның төзелеш отрядларында акча эшли. Әстерхан далаларына карбыз җыярга барган җиреннән кызлар белән янә бер айга калып эшләгән чаклары да була. Кемдер сентябрьдә туган ягына кайтып ял итә, ә алар, башланган эшне төгәлләп, бер айдан ул заманда бик күп акча – бер мең сум хезмәт хакы алып кайта. Акча якыннарын бүләкләр белән сөендерергә дә, үзенә киемнәр алырга да җитә. Алар арасында көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый торган “финский” итек тә була. “Шул итегеңә гашыйк булдым инде башта”, – дип шаярта аның ире Радик Рим улы.
Чыннан да, яшьләр студент чакта ук гаилә кора, тулай торакта яшәгәндә уллары туа. Бала баккан яшь ана, мәшәкате ничек кенә күп булса да, укуга хилафлык китерми, дипломын “биш”легә яклый һәм республика “Китап” нәшриятының Башкортстан халыклары әдәбияты секторына эшкә урнаша.
Нәшриятта эшләгән елларында үзенә хәерхаһлы булган хезмәттәш-ләре, остазлары Нурислам Нуретдинов, Сәвия Мөхтәруллина һәм апасы кебек якын хезмәттәше, җан дусты Динә Морзакаеваны һәрвакыт ихтирам һәм хөрмәт белән телгә ала ул. Бу елларда татар телендә дәреслекләр, уку кулланмалары, эш дәфтәрләре, елына 24-28 китап чыгаруны горурлык һәм хезмәт казанышы дип саный Фирдинә Наис кызы. Аларның 5-6нчы сыйныфлар өчен чыгарылган “Башкортстан – туган җиргенәм” дип аталган сыйныфтан тыш уку әсбабын Татарстанда да үрнәк итеп алалар.
Фирдинә ханым – Башкортстан хатын-кызларының “Сәхибҗамал” иҗтимагый оешмасының шура әгъзасы. Биредә аны “безнең кояш” дип йөртәләр.
Белешмә: 2001 елда нигез салынган оешма үзенең активлыгы белән аерылып тора, әгъзалары да елдан-ел арта, башкарган эшләре дә күбәя. Соңгы биш елда “Сәхибҗамал”га Флүсә Назаргулова җитәкчелек итте һәм үз тирәсенә зыялы, милли җанлы гүзәл затларны туплый алды. Аңа кадәр башланган “Шагыйрәләр сүзе — җиһан сере” проекты, иҗат әһелләре белән очрашулар, “түгәрәк өстәл”ләр, дини һәм мәдәни чаралар, осталык дәресләре, хәйрия акцияләре — бу чараларның һәркайсы ханым-туташларга гына хас җылылык, хислелек белән оештырыла.
Әйе, Фирдинә Наис кызының бар булмышы балачакта нурын күңеленә салган кояш кебек балкып тора. Кайчандыр үксез калган 4 ятимне куенына сыедырган әнисе Фәрзәнә апаны бүген ул үзе куенына сыендырган. Туган йорт ихатасында алар гаиләсе белән яңа оя корган, Фәрзәнә апа өчен туган нигезне яңартып, барлык уңайлыкларны булдырганнар. “Мин үлгәч, кеше көлдереп өй бүлешеп йөрмәгез, әниегез монда яшәячәк”, – дип әйтеп калдырган әтиләренең сүзен екмый туганнар, әле һаман кайнар ашын пешереп көтеп торучы 91 яшьлек әниләре исән булуга сөенә.
Мөсәгыйть Хәбибуллин әйткәнчә, “Кояш чыгышта матур, кош – очышта, кеше юмартлыкта матур”. Шушы гүзәллекләрне үзендә берләштергән асыл зат Фирдинә Зиннәтуллинага яңа балкышлар телик.
Резида ВӘЛИТОВА.