+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
14 декабрь 2023, 11:00

Башкортстанда бишенче тапкыр Башкорт теле көне билгеләнә

Башкорт теле көненә багышланган чаралар республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында уза.

Башкортстанда бишенче тапкыр Башкорт теле көне билгеләнә
Башкортстанда бишенче тапкыр Башкорт теле көне билгеләнә
14 декабрьдә башкорт телен һәм мәдәниятен саклау, үстерү һәм популярлаштыру максатыннан, республикада Башкорт теле көнен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм 2019 елда төбәк Башлыгы Радий Хәбировның указына ярашлы оештырылды. Бу хакта Башкортстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Бәйрәм алдыннан Башкортстанның мәгариф оешмаларында башкорт теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада кысаларында “Башкорт телендә сөләшәм” флешмобы уза. Укучылар һәм укытучылар Рәшит Шәкүр сүзләренә, Мөхәррәм Сәлимов көенә язылган “Башкорт телендә сөләшәм” җырын башкаралар. Видеоязмалар социаль челтәрләрдә #башкорттелекөнө2023, #башҡорттелендәһөйләшәм хэштеглары белән урнаштырыла.
“Вконтакте” социаль челтәрендәге Милли мәгариф идарәсе битендә https://vk.com/unominobr төрле конкурсларда җиңүгә ирешкән башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары турында мәкаләләр урнаштырыла.
Елдагыча Башкорт теле көнен Башкорт дәүләт педагогия университеты каршындагы Мифтахетдин Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы ачачак. Барлык гомуми белем бирү оешмаларында да Башкорт теле көненә багышланган бердәм дәрес узачак.
Бүген Русия Президенты игълан иткән “Педагог һәм остаз елы” кысаларында Уфада “Остаз”республика конкурсының финалы узачак. Гомуми белем бирү оешмалары арасында “Иң яхшы башкорт теле һәм әдәбияты кабинеты”сайланачак. Җиңүчеләр кабинетны мультимедия комплексы белән җиһазландыру өчен сертификатлар алачак.
Көн дәвамында республика югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары өчен осталык дәресләре, интеллектуаль уеннар, Акмулла олимпиадасы, башкорт телендә КВН үткәреләчәк. Бәйрәм чаралары китапханәләрдә, тарихи-мәдәни үзәкләрдә узачак.
Кичке программа Уфа театрларында спектакльләр белән дәвам итәчәк: Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында “Мин башкорт телен өйрәнәм” спектакленең премьерасы булачак.
Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының зур залында башкорт әдәбияты классигы Мостай Кәримнең шул ук исемле пьесасы буенча “Ай тотылган төндә” опера премьерасының концерт башкарылуы күрсәтеләчәк. Ә М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры “Җиде буын. Саклаучылар/ Без... саклаучы” спектакльгә чакыра.
Башкортстан Милли музеенда “Башкорт халкының этнографиясе” залы буенча экскурсия һәм этно стилендә фотосессия узачак. Кунакларны шулай ук “Тел яшәсә – халык яши”викторинасы көтә.
“Родина” кинотеатрында башкорт телендә “Шагыйрь көндәлеге” фильмы күрсәтеләчәк һәм режиссер Булат Йосыпов белән иҗади очрашу булачак, шулай ук башкорт телендә тулы метражлы “Төньяк Амурлары” мультфильмы күрсәтеләчәк.
15 декабрьдә Бөтендөнья башкортлары корылтае белән берлектә “Торатау” конгресс-холында тантаналы шартларда “Фән һәм мәгърифәт” елына йомгаҡ ясап, республиканың район-шәһәр корылтайлары вәкилләре белән очрашу оештырыла. Шулай ук бу чара кысаларында республика тарихында беренче тапкыр мәдәният, гуманитар фән һәм мәгариф өлкәләрен үстерүгә зур өлеш керткән төрле милләт вәкилләренә Корылтай тарафыннан булдырылган Сосланбәк Тавасиев исемендәге награда тапшыру каралган.
Башкорт телен популярлаштыручы проектларга ярдәм күрсәтү уңаеннан уздырылган грантлар конкурсы җиңүчеләренә сертификатлар тапшырылачак. Яшьләр медиасы, IT, мәгариф, мәдәният һәм фән өлкәсендә телне саклауга һәм үстерүгә ярдәм итүче 10 эш грант алачак.
Башкорт теле көненә багышланган чаралар шулай ук Сибайда, Стәрлетамакта, Салаватта һәм республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында узачак.
 
 
Фото пресс-службы минкульта РБ.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: