+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
14 декабрь 2023, 14:30

Радий Хәбиров Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген, 14 декабрьдә, Башкортстанда Башкорт теле көне һәм шагыйрь-мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың туган көне билгеләнә.

Радий Хәбиров Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салды
Радий Хәбиров Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салды
Уфада бәйрәм чаралары Мифтахетдин Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасыннан башланды. Чәчәкләр салу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Хакимият җитәкчесе Максим Забелин, Хакимият җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев, мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин, Башкортстан Дәүләт җыелышы рәисе урынбасары Тамара Тансыккужина, шулай ук танылган язучылар һәм шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре, педагогия университеты студентлары катнашты.
“Бөтендөнья башкортлар корылтае өчен — һәр көн Башкорт теле көне. Әмма Мифтахетдин Акмулланың туган көне — башкорт теленең Башкортстан Республикасы һәм Русия Федерациясе халыкларының байлыгы булуын күрсәтү мөмкинлеге. Бу күпмилләтле халкыбызның мәдәни кодының бер өлеше, — ди Дәүләт җыелышы депутаты, Бөтендөнья корылтае (конгрессы) Башкарма комитеты рәисе Юлдаш Йосыпов. — Бүген дәүләт алдында да, җәмәгатьчелек алдында да төрле яшьтәге һәм социаль төркемнәр: балалар, укытучылар, студентлар, чиновниклар һәм башкалар өчен тел мохите булдыру бурычы тора. Моның өчен ресурслар бар һәм безнең бурыч — бу ресурсларны һәм коралларны нәтиҗәле куллану”.
Билгеле булуынча, 14 декабрьдә башкорт телен һәм мәдәниятен саклау, үстерү һәм популярлаштыру максатыннан, республикада Башкорт теле көне билгеләнә. Бу бәйрәм 2019 елда төбәк Башлыгы Радий Хәбировның указына ярашлы оештырылды.

Фото: bashinform.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: