+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
15 декабрь 2023, 10:17

Ә күңелләр яз көтә!..

“Ак калфак”лыларкөз белән хушлашты “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгендә Бәләбәй “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы коллективы оештырган “Көзнең гомер сандыгында” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә Бөтендөнья татар конгрессының Бәләбәй бүлеге җитәкчесе Рәсүл Гәрәевны 75 яшьлек юбилее белән котлаудан башланды. Ә ул кешелекле кеше булуы белән дә, шәһәр, ил өчен күрсәткән зур хезмәтләре белән дә тәбрикләүләргә бик лаек. Сүз уңаеннан, Рәсүл Корбан улы “Ак калфак” оешмасына һәрчак мөм­кин булганча ярдәм күрсәтә, аталарча хәстәрлек күрә. Кичәдә аны оешма кызлары, шулай ук Бәлә-бәй татарлары исеменнән Флүр Яһүдин ихлас котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Рәсүл Корбан улы үзенең тормыш юлы турында кыскача бәян итте, чын күңеленнән рәхмәт белдерде.

Ә күңелләр яз көтә!..
Ә күңелләр яз көтә!..

Бу кичәдә “Ак калфак” кызлары, “Көзнең гомер сандыгын” ачып, быелгы көзнең тарихта калачак бәйрәмнәрен, истәлекле көннәрен җылы сүзләр, җырлар, шигырьләр белән искә төшерде. Укытучылар көне, Башкортстан Республикасы көне, Икмәк көне, Комсомол көне, Халыклар бердәмлеге көне, Гармунчылар көне, Әниләр бәйрәме... Сандыктан чыккан бизәк-билге ярдәмендә тамашачылар ул бәйрәмнәрнең даталарын бик тиз белде һәм кечкенә бүләкләр белән бүләкләнде. Әлбәттә, махсус хәрби операция турында да сүз булды, яугирләребез ил тынычлыгын саклый, шуңа да алар исәнлегенә һәрчак догада булып, без күңелле итеп кичәләр дә уздыра алабыз.
Көз һәм үз гомеребезнең бер өлеше белән дә, менә шулай образлы хушлашу кичәсен Гүзәл Билалова, Зөлфия Әгъзәмова, Эдуард Егоровның матур җырлары, Әдһәм Шәймөхәммәтовның гармунда сыздырып уйнавы, шулай ук Зөлфирә Әүбакирова җитәкчелегендәге “Ак калфак” җыр төркеме башкарган җырлар, шигырьләр бизәде. Күп еллар шәһәр икмәк комбинаты эшен алып барган Зәримә ханым Дәүләтшина иң тәмле икмәк пешерү серләре белән уртаклашты.
Чараны оешманың җитәкчесе, нәфис сүз остасы Галия Әхмәтшина алып барды.
Илчембәттә –
хәйрия концерты
Илебез, шул исәптән Башкортстан халкы да, махсус хәрби операциядәге яугирләребезгә ярдәм күрсәтүне үз бурычы итеп саный һәм мөмкин булганча моңа үз өлешен кертә.
Яугирләргә матди ярдәм күрсәтү максатында, Туймазы районының Илчембәт авылы мәдәният йорты сәхнәсендә “Язларны көтеп” дип исемләнгән шәп концерт узды. Үзешчән композитор, шагыйрь Рафаэль Игдиев иҗатына багышланган чараны сәхнә осталары яугирләр өчен хәйрия концерты итеп оештырды. Илчембәт җырчыларыннан тыш, Октябрьский һәм Туймазы шәһәрләре, Кандра поселогы, Төрекмән, Гафур, Ярмөхәммәт, Әпсәләм (Татарстан), Райман авыллары артистлары да моңлы тавышлары белән тамашачылар күңелен яулады.
Әлеге концертка тирә-як авыллардан, Нефтекама шәһәреннән, Чакмагыш, Шаран районнарыннан тамашачылар дәррәү килде. Беренчедән, һәркем әлеге изге эшкә үз өлешен кертергә теләсә, икенчедән, Рафаэль Суфиян улы иҗатын Туймазы, Бәләбәй районнарында, Октябрьскийда шактый яхшы беләләр, иҗат җимешләрен профессионал җырчылар башкара. Талант иясе ул Рафаэль Игдиев. Тумышы белән Шаран районының Алпай авылы егете Илчембәттә үз куллары белән күркәм йорт салган, гаиләсе белән шунда яши. Аны башкалар иҗатына
карата игътибарлы, кешелекле, гаҗәеп тыйнак булуы аерып тора.
Рафаэль Суфиян улы өчен безнең Бәләбәй шәһәре бик якын, чөнки, югары уку йортында белем алганнан соң, ул Бәләбәй авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм механикалаштыру техникумында 20 ел укытучы булып эшләде һәм коллективның, судентларның ихтирамын яулады, “Бәләбәй утлары” әдәби берләшмәсе әгъзасы буларак, шигырьләре район гәзитендә дөнья күреп килде.
Өч сәгатькә сузылган концерт бер тында узды. Катнашучылар һәм тамашачылар Рафаэль Игдиевка, шулай ук финанс ярдәме күрсәткән Тимур Галләмовка чиксез рәхмәтләрен белдерде. Гап-гади татар авылында әлеге хәйрия концертыннан 57 300 сум (!) акча җыелган. Бу акча ирекмәннәрнең “Җиңү үрәбез” дип аталучы маскировка челтәре үрү пунктына материаллар сатып алуга юнәлтеләчәк.
– Тамашачылар иҗатымны җылы кабул итте. Димәк, без яугирләребезгә җыр көче белән дә ярдәм итә алабыз, – ди Рафаэль Суфиян улы.

Зәйфә Салихова.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: