Башкортстанның мәдәни мохитендә “Милли аваз”ның барлыкка килүендә мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның берникадәр катнашы барлыгын күпләр белмидер дә. Казанда да, Уфада да олуг җырчы белән сирәк кенә булса да очрашырга туры килә иде. “Олыгайгач, иҗат итү авырлаша, моңарчы язылган җырларыңны халыкка тулырак итеп җиткерү хәстәрен күр!” дип киңәш биргән иде остазым.
Бик тә дөрес һәм минем өчен вакытлы фикер булды бу. Иҗат чишмәсенең тулылыгы яшәлгән гомер озынлыгына да бәйле, чөнки рухи көч барыбер кими. Соңгы чорда тамашачыда уңыш казанырлык әсәрләрнең азрак язылуы да шуннан. Ә халык хәтерендә ныклы урын алган җырларны кабатлап торуның һич гаебе юк. Икенчедән, Казан төркемнәре чыгышлары елдан-ел ешайса да, Башкортстанда татар җырына ихтыяҗ барыбер зур кала. Аннары, халкыбыз мәдәниятенә яңа сулыш өрүне дә онытырга ярамый. Яңа ансамбльне оештырганда әлеге үзенчәлекләргә өстенлек бирелүе табигый, иҗади берләшмәнең рәсми уставында да мотлак рәвештә чагылдырылды әлеге таләп.
Республика төбәкләрендә үзешчән сәнгать дәрәҗәсеннән югарырак күтәрелгән җырчылар да бихисап. Бу җәһәттән Уфада мөмкинлекләр тагын да зуррак. Ә инде һөнәри сәнгатьтәге талантлы җырчылар турында әйтәсе дә юк. Табигый халәтләре һәм тормыш-көнкүреш үзенчәлекләре буенча алар арасында нәкъ менә халык ансамблендә хезмәт салырга теләүчеләр байтак булып чыкты. Иҗади коллективка менә шундый рухтагы сәләт ияләрен туплауны күздә тоткан идем, бу җәһәттән максатыма ирештем, дип ышанычлы әйтә алам.
Ансамбльгә атама биргәндә, коллектив фикерен исәпкә алып, “Милли аваз” исеменә тукталдык, ул тоташ татар-башкорт тамашачысына йөз тота. Атама “милләт тавышы” мәгънәсен дә бирә, иҗатыбызда моны акларга тырышабыз.
“Милли аваз”ның сәнгать дөньясында 7 еллап иҗади тарихы бар. Тәүге мәлләрдә ул “үзешчән сәнгать коллективы” булып йөрде, халык телендә “вокал-хореографик ансамбль”, “хор-фольклор иҗади төркеме” дип тә аталды. Хәзерге чорда рәсми рәвештә Уфа шәһәре “Арт-Квадрат” мәдәни үзәгенең “Милли аваз” иҗади коллективы” исеме астында билгеле. Бу җәһәттән шуны да әйтеп үтим: 2022 елда “Актив иҗади эшчәнлеге, югары башкару осталыгы” өчен һәм эшчәнлегенә биш ел тулу уңаеннан Башкортстан Республикасының Мәдәният министрлыгы тарафыннан “Милли аваз” татар вокал ансамбленә “Халык коллективы” дигән мактаулы исем бирелде.
Эшчәнлеге шундый югары дәрәҗәдә бәһаләнүе коллектив өчен гаять әһәмиятле вакыйга булды. Без моны көткән идек, чөнки оештырылуыннан башлап, “Милли аваз” халыкка хезмәт итә – йөзләрчә концерт куелды, төрле дәрәҗәдәге иҗади кичәләр үткәрелде. Һөнәри эшчәнлектә аеруча зур урынны хәйрия чыгышлары алып тора, СВОга матди ярдәм җыю максатында алар республика районнарында зур уңыш белән бара. Кайсы гына төбәктә булмасын, “Милли аваз” концертларын тамашачылар җылы кабул итә, халык безне ярата. “Халык коллективы” мактаулы исеменә лаек булган ансамбль әгъзалары өчен монысы инде — олы горурлык.
“Милли аваз” коллективы өчен үткән елгы иҗат сезоны республика күләмендә оештырылып, тамашачыларны куандырган чыгышлар белән беррәттән, Русия дәрәҗәсендәге мәдәни чараларга да бай булды. Алар арасында апрель азагында Самара шәһәрендә оештырылган “Мирас-2023” халыкара татар мәдәнияте фестиваль-конкурсы аерым урын алып тора. Дөньякүләм бу мәдәни форумның тарихы 2017 елда башлана һәм аннан соңгы чорда ул даими төс ала. 2022 елда, мәсәлән, анда Самара шәһәре һәм өлкәсеннән, янә дә Татарстан, Башкортстан һәм Чувашия республикаларыннан, Пенза, Ырынбур, Ульяновск өлкәләреннән, Краснодар краеннан, Швециядән, Чехиядән, Канададан, АКШтан 233 чыгыш белән 536 катнашучы килүе мәгълүм.
Самараның “Чайка” мәдәният сараенда үткән чираттагы халыкара форум бу яктан караганда уңышлырак килеп чыкты. Абруйлы фестиваль-конкурсның төп максаты итеп балаларны татар халкының әдәби һәм мәдәни традицияләрендә тәрбияләү, сәләтле яшьләрнең үсешенә ярдәм күрсәтү, аларны халыкара хезмәттәшлек программаларына җәлеп итү, иҗади элемтәләр урнаштыру билгеләнгән. Самарадагы чарада Башкортстаннан ике иҗади коллектив катнашты, алар – Уфаның Нижегородка бистәсеннән “Чулпан” балалар бию ансамбле һәм безнең “Милли аваз” иҗади коллективы.
Әйтергә кирәк, безнең чыгышлар зур уңыш белән билгеләнде, монда инде ансамбльнең педагог-хормейстры Эльмира Мөэминованың өлеше зур. Дүрт номинациядә ясалган чыгышлар лаеклы рәвештә бәйге җиңүчеләре булып танылды. Атап әйткәндә, “Ак калфак” җыры (Люция Вафина һәм минем авторлыкта) — беренче дәрәҗә Диплом, “Татарстан” җыры икенче дәрәҗә Диплом алды. Моннан тыш, халык җыры “Чиләк-чиләк җир җиләк”, “Сөй үзеңне, сөй халкыңны” мөнәҗәтләре икенче һәм өченче дәрәҗә Дипломнар белән билгеләнде.
“Милли аваз”ның моңарчы күрелмәгән зур уңышы булды бу, ни генә әйтмә, халыкара фестивальдә дүрт диплом яулау – үзе олы мәртәбә! Ә бит “Милли аваз” солистлары башка жанрларда да югары башкару осталыгы күрсәтте, алар арасыннан Флүр Әбдиев, Гөлсем Хөсәенова, Мәхмүт Ибраһимов, Илнур Вәлитов, Фәнис Салихов, Илшат Вәлиев, Антонио Масуновны аерым билгелисе килә.
Бу уңайдан янә шуны әйтим: “Милли аваз” халыкара конкурс статусындагы чарада беренче тапкыр катнашса да сынатмады, Башкортстан данын лаеклы яклады. Фестивальдә чыгышларның гадел бәһаләнүе дә — чараның югары дәрәҗәдә оештырылуына анык дәлил, минемчә.
Самарадагы җыр бәйгесе анда җиңү яулаганнарга яңа мөмкинлекләр дә ачты. Атап әйткәндә, “Милли аваз” ансамбле әгъзалары, шул исәптән үзем дә, жюри рәисе, Татарстанның халык артисты Венера Ганиевадан Казанда үтәчәк җыр конкурсына чакыру алдык.
Җәйге чор иҗади бәйгеләргә бай булды, “Милли аваз” аларның күпчелегендә катнашырга өлгерде. Гастрольләр барышында аеруча якты эз калдырган ике күркәм чара Татарстанда үтте. Мөслим районында, мәсәлән, 28 августта үткән “Түгәрәк уен” Бөтенрусия татар фольклоры фестивале зур мәдәни чара рәвешендә оештырылган иде. Анда татар халык уен кораллары ансамбльләре чыгыш ясады, иҗади коллективлар халык йолаларыннан күренешләр тәкъдим итте. “Милли аваз” ансамбленең халык иҗаты белән сугарылган чыгышларын Мөслим тамашачысының бигрәк тә җылы кабул итүен билгеләр идем.
Әйткәндәй, фестиваль алдыннан район үзәге буйлап экскурсия оештырылды, Мөслим авылының истәлекле урыннары белән таныштык. Мондый кунакчыллык гаять җылы тәэсир калдырды. Безнең чыгыштан соң сәхнәгә Мөслим районы хакимияте башлыгы Альберт Хуҗин күтәрелеп, күңел түреннән чыккан рәхмәт сүзләрен җиткерде: мондый югары дәрәҗәдәге чыгышыгыз белән Мөслим халкын таң калдырдыгыз, диде.
Сүз дә юк, ут күршеләребез чын сәнгатьне санлый белә, бу безнең өчен гаять куанычлы. Икенче көнне сәфәребез Казанда дәвам итте, 29 августта “Крылья Советов” паркында Русия төбәкләреннән килгән коллективлар катнашлыгында “Кичке уен” дигән фестиваль үтте, “Милли аваз”ның чыгышы анда да зур уңыш казанды.
30 августта Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көннәренә багышланган бәйрәм чаралары Г. Камал театры театры алдындагы мәйданда дәвам итте, “Милли аваз” анда “Уйнагыз, гармуннар!” халык иҗаты фестивален ачу тантанасында сәхнә тотты. Шунысы игътибарга лаек: күләмле чараларның программасы зур булуга карамастан, “Милли аваз” игътибар үзәгендә булды, ансамбль гармунчылар парадында катнашты, Казан Кремле янындагы мәйданда йомгаклау концертында чыгыш ясады.
Гомумән, ел дәвамында коллективыбыз татар мәдәни тормышының үзәгендә кайнады. Уфаның 450 еллык юбилеена әзерлек барышында истәлекле чара кысаларында шәһәрнең милли үзәкләрендә берничә концерт куелды. Алар арасыннан “Арт-Квадрат” мәдәни үзәгендә үткән хәйрия концерты тематик яктан үзенчәлекле булды. Аны театрлаштырылган тамаша рәвешендә әзерләдек. Җырчыларның чыгышы Уфаның тарихи үткәненә багышланган конкурслар һәм викториналар белән үрелеп барды. Бу җәһәттән шундый үзенчәлеккә басым ясыйсы килә: тамашачылар арасында яшьләр күп иде, викториналарда да алар актив катнашты, ә өлкән буын исә артистларга кушылып җырлады – “Уфа юкәләре”, “Гүзәл Уфам – башкалам!” бүген дә халык күңелендә саклана, димәк.
Озак еллар дәвамында Уфаның татар сәнгатендә өстенлекне алып торган “Арт-Квадрат” мәдәни үзәге “Милли аваз”ның эшчәнлегендә күренекле урын били, аның сәхнәсе дә безгә рухи яктан иң якыны. Җырчыларыбызның биредә еш чыгыш ясавы да шуннан киләдер. Истәлекле даталарга, бәйрәмнәргә багышланган концертларыбыз даими төс алды. Алар арасыннан Башкортстан Республикасы һәм Уфа шәһәре көне уңаеннан оештырылган чараларны атап үтәргә мөмкин. Үткән елда күләмле концертлар Өлкәннәр көненә, янә инвалидларга багышлап үткәрелде.
“Милли аваз” коллективының волонтерлар эшчәнлегенә җәлеп ителүе дә “Арт-Квадрат” белән бәйле. Үткән елның сентябрендә Мәскәүдә “көмеш буын” волонтерларның “Күңелләре белән яшь” дип аталган Бөтенрусия форумы үтте. Анда катнашу өчен коллектив әгъзасы Рима Маннапова тарафыннан “Музыка белән балалар йөрәкләрен җылытыйк” дигән махсус проект әзерләнде. Аның шактый уңышлы булуы ачыкланды, “Социаль проектлар” номинациясендә “Милли аваз”га 150 мең сумлык грант тапшырылды. Әйтергә кирәк, бу – коллективны балалар арасында игелекле гамәлләргә матди яктан дәртләндерү чарасы гына, чөнки бу эшчәнлек алдагы чорда да дәвам иттерелеп, быел 1 июньдә — Балаларны яклау көнендә тәмамланачак. Йомгаклау концертын әзерләү исә “Милли аваз” ансамбленә йөкләтелгән.
Гомумән, безнең иҗади коллектив үз эшчәнлегендә өстенлекне озайлы вакытка исәпләнгән максатлы проектларга бирә. Халыклар дуслыгын ныгыту, милләтара бәйләнешләргә яңа төсмер бирү — нәкъ шундыйлардан. Шәхсән үземнең бу юнәлештәге иҗади кыйблам күптән яхшы билгеле, ә менә ун ел элек ул Татарстан һәм Башкортстан дәрәҗәсендәге киңкырлы мәдәни чарада барлык тулылыгы белән яңгырады. 2014 елның көзендә Казан филармониясендә минем башлангыч белән “Дуслык күпере” исеме астында зур уңыш белән гадәти булмаган концерт үтте. Татар һәм башкорт эстрадасы йолдызлары катнашлыгындагы чарада минем авторлыктагы җырлар тугандаш халыклар телләрендә башкарылды. Бер сүз белән әйткәндә, дуслык күпере менә шул рәвешле ныгытылды һәм моңа керткән өлешем белән хаклы горурланам.
Үткән елның 6 декабрендә “Арт-Квадрат” мәйданчыгында оештырылган “Ufa. Tatar” форумы да тугандаш халыклар арасындагы бәйләнешләрне ныгытуны максат итеп куйды. Аның эшендә катнашкан татар зыялыларын “Милли аваз” ансамбле “Татарстан”, “Ак калфак”, “Акбузат” җырлары белән тәбрикләде. Әйткәндәй, мин аларны иҗатымда иң уңышлылардан саныйм һәм бу фикергә тамашачыларым да кушыла, дип ышанам.
“Милли аваз”ның репертуарында өстенлекне бу юллар авторы иҗат иткән җырлар алып торуы табигый, аларның тематикасы киң, шуңа да музыкаль әсәрләремнең күпчелегенең тамашачының мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә торуына иманым камил. Бу җәһәттән мисалга “Ялкын” җырын китереп үтәм. Әдәбият белгечләре тарафыннан ул патриотик рухтагы җырларымның иң чагу үрнәге итеп билгеләнде. “Ялкын”ның уңышы өчен аны беренче тапкыр башкарып, репертуарында хәзер дә кадерләп саклаучы Татарстанның күренекле сәнгать эшлеклесе Илшат Вәлиевка бурычлымын. Гади генә образларны берләштергән җыр хәзерге буынга чакыру буларак кабул ителә – ул һәр строфада үзенчәлекле яңгырап, фикер тыгызлыгына ирешә: “Син онытма Ватан өчен яу кырында калган яугирне!” Җырның сүзләре иҗатымның башлангыч чорында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларга багышлап язылган иде. Ә тормыш менә ничек килеп чыкты! Хәзер “Ялкын” махсус хәрби операциядә илебез азатлыгы өчен башларын салган яугирләр рухына да дан булып яңгырый.
Тарих кабатланса да, “Милли аваз” сайлап алган мәсләгенә тугры кала, ул бүген дә халкыбызга хезмәт итә. Хәзерге чорда коллектив составына Рима Маннапова, Гөлсем Хөсәенова, Галия Язданова, Флүр Әбдиев, Айгөл Буранбаева, Эльза Абсаттарова, Альбина Кучаева, Фәнис Сәгыйтов, Кәбир Монасыйпов, Рөстәм Вәлиев, Илнур Вәлитов, Мәхмүт Ибраһимов кебек талантлы сәнгать осталары керә. Алар арасыннан Илнур Вәлитов белән Рөстәм Вәлиев турында аерым сөйләп үтим. Илнур коллективның ветераны саналырга хаклы, чөнки ансамбль оештырылганнан бирле эшли, моңлы тавышы белән тамашачылар сөюен яулады. Ә Рөстәм – ансамбльнең чын мәгънәсендә тоткасы, оештыру эшләрен оста алып бара, концертны музыкаль яктан бизи.
Әйтергә кирәк, халык игелекле гамәлләрне дә, бу юнәлештәге сәнгати омтылышларны да күңеленә якын алып, теләктәшлек күрсәтә, чөнки милли мохит сүнә калса, моның татар теленә зур зыян китерәчәген тоеп тора. Ә милләтсез халык буламы?! Юк, әлбәттә. Бу җәһәттән “Милли аваз” төркеменең иҗат мәйданында төп максаты булып туган телне, милләтне саклап калу, халкыбызның җыр-моңнарын яшь буыннарга тапшыру тора. Бер үк вакытта, милли гореф-гадәтләрне, мәдәни традицияләрне тормыш-көнкүрештә файдалану да аерым әһәмияткә ия. Төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә онытылуга дучар ителгән шагыйрьләр һәм композиторларның иҗат җимешләрен халыкка кайтаруны да изге бурычыбыз, дип исәплибез. Милли рухны заман таләпләренә ярашлы биеклеккә күтәрү юнәлешендә фидакарь эшчәнлегебез дәвам итә.
Мидхәт Әбделманов,
язучы, “Кызыл таң”ның 2023 ел лауреаты.