Язмамда бәян ителәчәк чара Кушнаренко районының Иске Тукмаклы авылында Локмановларның матур итеп җиһазландырылган якты, күркәм өендә үтте.
Калфак чигәм ефәк
җепләр белән
Кулларымда уйный җеп-энәм.
Күңел түремдәге матурлыкны
Калфагыма чигеп төшерәм.
Төсләр сайлыйм: кызыл,
сарысы бар —
Бизәкләрнең була төрлесе.
Әбиләрем ядкарь
калдырганнар —
Һәр бизәге тормыш билгесе.
Бизәкләрдә гаилә бөтенлеге,
Нәсел җебе бара үрелеп.
Зирәк әбиләрем төсләрен дә
Чагылдырган икән бик белеп.
Ә калфагым кызым-оныгыма
Бүләк булыр безнең
буыннан.
Милләтемнең асыл
бизәкләре
Алып барыр тормыш
юлыннан, —
дип, хуҗабикә сүзен Сирина Әлмәтнең шигъри юллары белән башлады. Автор бу әсәрен нәкъ бүгенге вакыйгага атап язган диярсең!
Хуҗабикәнең үзенә килгәндә, районның “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының идарә әгъзасы Фәридә Локманованың бу тәүге оештырган чарасы түгел. Ул үзенең кул эшләре белән Кушнаренкода һәм республикабызда үткән төрле күргәзмәләрдә һәрдаим катнашып килә. “Ак калфак”ның башкалабызда һәм күрше республикаларда үткәргән чараларыннан калганы юк диярлек. Ул чиккән намазлык Казанда истәлекле бүләккә лаек булды.
Фәридә – милли киемнәр тегү өлкәсендә бай тәҗрибә туплаган шәхес.
– Мин үземне белә белгәннән бирле тегәм, чигәм. Әнием дә тегү-чигүне бик ярата иде. Без, кызлары, гел ул теккән күлмәкләрдә йөрдек, – ди ул. – Әниемнең апасы милли киемнәр тегү остасы булган, сәхнә кешеләрен киендергән. Әлбәттә, башка халыкның милли киемнәренә дә өстенлек бирергә булыр иде. Ләкин татарлык безнең каныбызга сеңгән. Милли киемнәребезнең һәр сыры, һәр бизәге күңелгә ятышлы. Калфакларыбызны гына карагыз. Бер генә халыкта да андый матур калфак юк бит! Бүген менә милләттәшләремне, аеруча яшьләрне, калфак тегү серләренә төшендермәкче булып җыйдым. Күптән уйлап йөри идем бу хакта. Үзем белгәннәрне яшьләргә дә өйрәтеп калдырасым килеп, “Осталык дәресләре” үткәрергә булдым. Теләктәшләрем дә табылды, шөкер.
Ә теләктәшләр, чынлап та, бихисап булып чыкты. Алар арасында Фәридә ханымның туганнары, ахирәтләре, мәдәният хезмәткәрләре дә, мөгаллимәләр дә бар, хәтта күрше районнардан да килгәннәр икән.
Кышның салкын көнен дә җылытырлык ихлас, эчкерсез мөгаләмә, кунакчыллык, чакырылган гүзәл затларның һәммәсен дә үзара тату әңгәмәгә, хезмәттәшлеккә җәлеп итте. Һәркайсы, үзенең белгәне белән уртаклашып, фикер алышты. Җыр тыңларга да, шигырь сөйләргә дә өлгерделәр.
Үзешчән композитор Роза Якупова, үзе иҗат иткән “Ак калфак” җырын башкарып, көчле алкышларга күмелде. Мөгаллимә Фәнисә Фәхретдинова, үзешчән композитор Резеда Сабитова, үзләренең фикерләре белән уртаклашып, хуҗабикәгә рәхмәт сүзләре ирештерделәр. Резеда Сабитованың “Калфак – сәнгать җәүһәре” дигән фәһемле чыгышы милли мирасыбыз хакындагы мәгълүматны тагын да тулыландырды.
Районның күренекле кызларының берсе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альбина Шәрипова “осталык дәресләре” хакында исә: “Милләтнең мәнфәгатьләрен кайгыртып, мирасны сакларга омтылу, киләчәгебезне кайгырту – саваплы гамәл”, – дип бәһаләде.
Гореф-гадәтләребезне югалтмас өчен игътибарлы булып, районыбызның мәдәни тормышында мондый үрнәк булырдай чараларны ешрак үткәрү кирәклеге әйтелде.
Әйе, милләтне танытучы өч нәрсәгә элек-электән игътибар бирелгән. Аның беренчесе – тел, икенчесе – милли кием, ә өченчесе гореф-гадәтләр булган. Калфак – милләт сылуларының башкалардан аермалы буларак күркәмлеген генә арттырып калмый, ә башның лепкә өлешен төрле зарарланулардан да саклый. Борынгылар фикеренчә, галәм белән хатын-кыз арасындагы серле бәйләнешләрнең дә калфакка барып тоташуы мәгълүм. Энҗе-мәрҗәннәр белән бизәлгән, алтын җепләр белән чигелеп ясалган баш киеме татар кызларының горурлык билгесе булган. Фәридә ханымның осталык дәресләрендә тегелгән калфакларга энҗе-мәрҗәннәр беркетелмәсә дә, алар, гүзәл затларның күңел бизәкләре белән баетылып, бик күркәм килеп чыкты.
– Барысына да – килгән кунакларыма да, миңа теләктәшлек белдереп, һәр башлангычымда ярдәм итәргә әзер торучы хәләл җефетем Рамилгә, балаларыма да бик рәхмәтлемен, – ди Фәридә Заһит кызы. – “Осталык дәресләре”н дәвам итәсем килә. Яшьләргә тапшырасы мирас сандыгын әле ачтык кына...
Автор: Фәндидә Харрасова.
Кушнаренко районы.
Фото: Ф.Харрасова.