+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
22 февраль , 14:45

Туган телгә хөрмәт белән

Уфада башкорт телендә квиз-уеннарның абсолют җиңүчесе билгеләнде.

Туган телгә хөрмәт белән
Туган телгә хөрмәт белән
21 февральдә, Халыкара туган тел көнендә, башкорт телендә квиз-уеннар финалы узды. Анда ел дәвамында узган уеннарда җиңүче командалар ярышты.
Башкорт телен саклау һәм үстерү оешмасы узган елда башкорт телен, мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү өчен уен ысулы буларак квиз-уеннар үткәрә башлады. Уен башкорт телендә алып барыла, ысул студентлар һәм яшьләр арасында сөйләм башкорт телен үстерүгә ярдәм итә. 2023 елда төрле темаларга 10 уен үткәрелгән: «Рәми Гариповның тормышы һәм иҗаты», «Башкорт батырлары», «Башкорт мәдәнияте», «Башкортстан тарихы», «Башкорт эпослары», «Башкорт әдәбияты», «Башкорт теле» һәм башкалар.
Уеннарның финалы Халыкара туган тел көненә багышланды һәм алдагы уеннарда җиңгән командаларны җыйды. Өч тур нәтиҗәләре буенча Республика халык иҗаты үзәгеннән «Атайсал» командасы катнашучылары иң тапкырлары дип танылды.
"Туган телне белү һәм аңа хөрмәт белән карау — бу үсеп килүче буынны үз халкының тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт рухында тәрбияләү өчен мөһим эш. Квиз-уен тел, мәдәният һәм тарихны өйрәнү өчен яхшы уен ысулы булып тора, уеннар уздырылган ел эчендә оештыручылар командасы моңа инанды. Яңа темаларга уеннар эшләү һәм киләчәктә башкорт телендә квиз-уеннар үткәрүне дәвам итү планда», — ди Башкорт телен саклау һәм үстерү оешмасы директоры Гөлназ Йосыпова.
Чараны оештыручылар булып Башкорт телен саклау һәм үстерү оешмасы, Башкортстанның Яшьләр якташлыклары ассоциациясе һәм “Умай” республика коммерцияле булмаган оешмасы тора. Квиз-уеннар Республика Башлыгы гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

 

Фото: Башкорт телен саклау һәм үстерү оешмасы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: