+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
27 февраль , 22:10

Радий Хәбиров: "Башкортстан - үзе бер этнографик музей, милләтләр гөлләмәсе"

Миллионга якын татар яшәүче Башкортстанда татар мәдәниятен, телен, гасырлар буе яшәп килгән гореф-гадәтләрне үстерү өчен күп эшләр башкарыла. Бу хакта бүген Радий Хәбиров республиканың татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуда белдерде. Чарада “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов та катнашты.

Радий Хәбиров: "Башкортстан - үзе бер этнографик музей, милләтләр гөлләмәсе"
Радий Хәбиров: "Башкортстан - үзе бер этнографик музей, милләтләр гөлләмәсе"

Аның сүзләренчә, милли мәдәниятләрне һәм телне саклау буенча күпьеллык сәясәт үзенең реаль җимешләрен бирә һәм Башкортстан милләтара һәм конфессияара татулык белән хаклы рәвештә горурлана.

- Республикада 45 меңгә якын укучы татар телен теге яки бу формада өйрәнә. Бу уку елында 527 мәктәптә - туган татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү, 29 мәктәптә туган татар телендә укыту оештырылган. Әгәр моны гомум санның проценты итеп алсак, бу - өчтән бер өлеше, - диде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, бүгенге көндә төп бурыч – махсус хәрби операциягә, анда катнашучыларга ярдәм итү. Ә республика икътисадына килгәндә, ул, һәртөрле санкцияләр басымына карамастан, югарырак темплар белән үсешә, дип белдерде.

- Һәм, димәк, беренче удар милли республикаларга туры килә. Бездә бит урыслар да, башкортлар, татарлар, удмуртлар, чувашлар, марилар да яши. Башкортстан - үзе бер этнографик музей, милләрләр гөлләмәсе. Шуңа күрә монда да безгә бик игътибарлы булырга һәм ата-бабаларыбыз калдырган мирасны кадерләп сакларга кирәк. Без сезнең белән бергә, Башкортстан халкы, җитәкчеләр, иҗтимагый оешмалар, милли-мәдәни оешмалар Башкортстанны арытаба үстерү, ныгыту өчен эшлибез, - диде Радий Хәбиров.

Фото: Динар Кәлимуллин, Олег Яровиков

Радий Хәбиров: "Башкортстан - үзе бер этнографик музей, милләтләр гөлләмәсе"
Радий Хәбиров: "Башкортстан - үзе бер этнографик музей, милләтләр гөлләмәсе"
Радий Хәбиров: "Башкортстан - үзе бер этнографик музей, милләтләр гөлләмәсе"
Радий Хәбиров: "Башкортстан - үзе бер этнографик музей, милләтләр гөлләмәсе"
Радий Хәбиров: "Башкортстан - үзе бер этнографик музей, милләтләр гөлләмәсе"
Радий Хәбиров: "Башкортстан - үзе бер этнографик музей, милләтләр гөлләмәсе"
Радий Хәбиров: "Башкортстан - үзе бер этнографик музей, милләтләр гөлләмәсе"
Радий Хәбиров: "Башкортстан - үзе бер этнографик музей, милләтләр гөлләмәсе"
Автор:Денис Таваев
Читайте нас: