+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
15 март , 21:55

“Төмәнәк моңнары” Уфаны моңга күмде

Милләт йөзен аның шәхесләре, алар тарафыннан башкарылган эшләр бизи. Шуны күз уңында тотып, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан агымдагы ел татар дөньясы өчен “Шәхесләр елы” дип игълан ителде. Бу уңайдан тематик чаралар узган елда ук башланып китте. Шуларга Башкортстан Республикасының Люция Вафина җитәкчелегендәге “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы үзенең бик күркәм проекты белән тәүгеләрдән булып кушылды. Җырчы, композитор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты Фәнир Галимовның иҗатына багышланган “Төмәнәк моңнары” дип аталган конкурс-фестиваль оештырды.

“Төмәнәк моңнары” Уфаны моңга күмде
“Төмәнәк моңнары” Уфаны моңга күмде
Әһәмиятле проект

Әлеге күркәм проектны әһәмияте бәһаләп бетергесез. Әлбәттә, тәү чиратта, ул күренекле милләттәшебез, аның иҗаты һәм күркәм эшләре белән якыннан таныштыру, ихтирамны белдерү, рәхмәт җиткерү ниятеннән оештырылды. Фәнир Галимов — эре эшкуар, талантлы композитор, гомумән, иҗади һәм күпкырлы шәхес. Төрле юнәлешләрдә уңышлы эш алып барудан тыш, милләтебез сакчысы, аның киләчәген кайгыртучы асыл зат ул. Ә мондый шәхесләр, һичшиксез, зур хөрмәткә лаек. Шул ук вакытта Фәнир Галимовның җырларын башкаручылар арасындагы ачык төбәкара конкурс туган телебезне, милли мәдәниятебезнең гасырлар буена дәвам итеп килгән йолаларын саклау һәм үстерү максатын күз уңында тотып һәм үзешчән талантларны ачыклау һәм аларның башкару осталыгын камилләштерү, үсеп килүче буынны үзешчән иҗатның иң яхшы үрнәкләрендә тәрбияләү, үзешчән җырчыларны ачыклау, ярдәм итү һәм иҗади мөмкинлекләрен арттыру бурычларын куеп оештырылды. Һәм бу проект эшендә барлык максатлар һәм бурычлар тулысынча тормышка ашырылды, дип ышанычлы әйтергә була. Конкурс-фестивальдә катнашучылар, гала-концертны тамаша кылучылар моның шулай булуын раслый ала.
“Төмәнәк моңнары”ның беренче туры узган елның 1 декабрендә башланып, 2024 елның 20 гыйнварына кадәр онлайн форматта үткәрелде. Әлеге бәйгедә Башкортстан Республикасыннан тыш, Мәскәү, Казан, Волгоград шәһәрләреннән һәм Татарстанның берничә районыннан да катнашучылар булды. Финалга чыгучылар исә Уфа шәһәр Мәдәният сараенда узган гала-концертта катнашып, тамашачыларга искиткеч бәйрәм бүләк итте.
Гала-концертта “Балалар”, “Ялгыз башкару”, “Ансамбльләр” кебек өч номинациядә җиңүчеләрне игълан итү, аларны бүләкләү җыр-моң белән үрелеп барды. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: конкурс шартлары буенча, анда катнашучылар Фәнир Галимовның җырларын башкарырга тиеш иде. Ә финалга иң-иңнәр генә үтте – конкурсантларның чыгышларын билгеле сәхнә артистлары һәм танылган композиторлар: Башкортстанның һәм Татарстанның халык артистлары Фән Вәлиәхмәтов, Айдар Галимов, Зифа Нагаева, Башкортстанның — атказанган, Татарстанның халык артисты, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты Марат Шәрипов бәһаләде. Әйткәндәй, видеоязмалар аша конкурсантларның чыгышларын бәяләүдән тыш, әлеге гала-концертта алар үзешчәннәр белән бер сәхнәдә булып, җыр сәнгате дөньясына аяк басучыларга онытылмас тәэссоратлар бүләк итте, илһамландырды, канат куйды, ә Зифа Нагаева һәм Марат Шәриповның чараны башыннан ахырына кадәр бик оста алып барулары нәтиҗәсендә катнашучылар да, тамашачылар да бер дулкында булды.

Милләтенең асыл улы

Әлбәттә, милләтебезнең күркәм шәхесләренең берсе Фәнир Галимовка багышланган чара, аның тормыш һәм иҗат юлына байкау ясаудан башланды.
Туймазы районының Төмәнәк авылында туып-үскән Фәнир Галимов композитор, җырчы, шагыйрь буларак республикадан читтә дә киң билгеле. Ул 150дән артык җыр, шулай ук поэтик һәм музыкаль җыентыклардан тыш, авыл тарихына багышланган берничә китап авторы да. Иҗатын төп эше белән бергә алып бара.
Фәнир Гыйльметдин улы – республика торак пунктларын, Русия төбәкләрен электрлаштыру белән шөгыльләнүче “Ильфа” җәмгыятен җитәкли. Бу өлкәдә егерме елдан артык уңышлы эшләп килүче, даими партнерларының ныклы ышанычын яулаган предприятие җитәкчесе Русиянең мактаулы энергетигы исемен йөртә.
Төмәнәк авылындагы таралып барган “Йолдыз” колхозын тергезү, анда архитектура үрнәге булырлык мәчет төзеп кую, “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәген, “Бабай утары” ачык һавадагы этнографик-туристик музей комплексын булдыру, анда талантлы балалар өчен “Сәләт” лагере оештыру, милли бәйрәмнәр, конкурс-фестивальләр үткәрүдә ярдәм күрсәтү кебек бихисап изге эшләрнең башында Фәнир Галимов тора.
Туймазының патриоты, аның шәрәфле шәхесе Фәнир Галимовның исеме төбәк тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Аның республика, татар дөньясында гына түгел, ил күләмендә дә танылып, Бөтенрусия татар авыллары ассоциациясенең җитәкчесе булып китүе дә табигый күренеш. Шулай ук ул – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты. Шул ук вакытта үрнәкле гаилә башлыгы – тормыш иптәше, балалары, оныкларының ныклы терәге, ә инде туганнары, якташлары, чит илләрдә яшәүче милләттәшләре өчен ышанычлы дус, таяныч ул. Әлбәттә, шундый күпкырлы талант иясе, милләтенең һәм туган җиренең тугры улы белән сокланмый, горурланмый мөмкин түгел.

Талантларга юл ача

Бу көнне финалга чыгучы үзешчән артистлар шәһәр сәхнәсендә танылган сәхнә йолдызлары белән берлектә чыгыш ясады. Өченче урынга берьюлы өч коллектив — Дүртөйленең “Әллүки”, Салават шәһәреннән “Энҗеләр”, Нефтекамадан “Чулпан” татар форльклор ансамбльләре лаек булды. Ә менә ялгыз башкаручылар арасында өченче урынны 7 кеше бүлеште һәм гала-концертта аларның һәрберсе бик матур чыгыш ясады.
Икенче урынны ансамбльләр арасында Бәләбәйдән “Ак калфак” һәм Казан шәһәреннән килгән “Дуслык” ансамбльләре бүлеште. Ялгыз башкаручылар арасында икенче урын яулаучыларның өчесе – Марат Әхмәтҗанов, Анелия Биктимерова һәм Динияр Әхмәтшин – Кандра музыка мәктәбе тәрбияләнүчеләре. Татарстанның Актаныш районыннан килгән Нәзиф Әгъләмов, Кыйгы районыннан Адик Гатиятов, Салават шәһәреннән Гөлсинә Фәрхшатова тамашачыларны моңлы тавышлары белән әсир иттеләр.
Ә менә беренче урын яулаучылар исемлегендә – башлыча, туймазылылар. Бу исә аларның матур тавышка һәм зур сәләткә ия булуын гына түгел, данлыклы якташлары белән чиксез горурлануын да ачык чагылдыра. Кандра музыка мәктәбе укучысы – Айсылу Закирова бу көнне “Ана сагышы” җыры белән чыгыш ясап, залда утыручыларның йөрәк кылларын тибрәтте, күзләрне яшьләндерде. Собханкул авылыннан Мөдәрис Мөхтәсипов Фәнир Галимов иҗат иткән “Кайтыйк, дуслар!”, Төмәнәк авылыннан Раушания Зарипова җитәкчелегендәге “Ядкәр” ансамбле “Төмәнәккәем” җырларын башкарып, туган ягының чын патриотлары булуларын да күрсәтте. Кызганычка каршы, ансамбльләр арасында шулай ук беренче урын яулаучы Мәскәү шәһәренең Эльмира Галимова җитәкчелегендәге “Хәзинә” төркеме әлеге чарада катнаша алмады, алар “Ык буе сабантуе” җырын башкарып, видеоязма җибәрде.
Һәм, ниһаять, менә алар – Гран-при ияләре! Туймазы районының Сәйрән мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы Айдан Хәйдәров әлегә кечкенә булуына карамастан, “Җиде буын җылысы” дигән җырны зур осталык белән башкарды һәм сәхнәдә дә, тормышта да үзен бик кыю тотуы белән барысын да хәйран калдырды.
“Ялгыз башкару” номинациясендә бәйгенең иң олы бүләгенә Казан шәһәреннән Әхтәм Җамалиев лаек булды. Һөнәре буенча ул очучы, гомере буе самолет штурвалы артында, ә җыр-моң аның бүгенге көнгәчә тугры юлдашы булып кала.
Ә инде коллектив башкаручылар арасында Гран-прига янә туймазылылар – Кандра музыка мәктәбенең “Шатлык” балалар ансамбле ия булды. “Без – егетләр!” җырын шулкадәр дәртләнеп башкаруларын тыңлаганнан соң, залда утыручыларның һәммәсе дә шатлык-куаныч хисләре кичергәндер – әйе, киләчәгебез өметле кулларда! Балалар үз телендә матур итеп җырлаудан тыш, иркен аралаша да. Гомумән, катнашучылар арасында Кандра музыка мәктәбе тәрбияләнүчеләренең аеруча күп булуына игътибар итми мөмкин түгел иде. Музыка укытучысы Алия Закирова, үзенең тәрбияләнүчеләренең музыкаль сәләтен үстерүдән тыш, милли тәрбия бирүгә дә күп көч сала. Шуларның барысын да игътибар үзәгенә алып, Алия Фәрит кызына да гала-концертта бихисап мактау сүзләре яңгырады. Ә инде күркәм эшләрен билгеләп, бүләкне остазга танылган төзүче, бертуган Рәмиевлар исемендәге премия лауреаты Миңнерәис Усманов тапшырды.

Ил күләмендә билгеле!

Фәнир Галимов, күпкырлы эшчәнлек алып барудан тыш, иҗаттан аерылмый, бер-бер артлы яңадан-яңа җырлар, көйләр туып тора. Бихисап җырларының бер өлеше бу көнне конкурсантлар башкаруында яңгыраса, бер өлешен иҗатташ дуслары – билгеле артистлар ишеттерде. Олы шәхескә багышланган чара җыр-моң һәм кунакларның чыгышлары, күркәм теләкләре белән үрелеп барды. Мәртәбәле кунакларның берсе – Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров чыгыш ясап, тантана сәбәпчесе – Фәнир Галимовка, әлеге проектның авторы – Люция Вафинага, чарага әзерләнү һәм үткәрүдә зур көч салучы “Ак калфак” оешмасы әгъзаларына рәхмәт сүзләрен җиткереп, бүләкләрен тапшырды.
Гала-концерт, анда катнашучыларның һәммәсенә онытылмас тәэссоратлар, күтәренке кәеф бүләк итеп, бер тында үтеп китте. Фәнир Галимов башкарган йомгаклау җырына барлык катнашучылар һәм тамашачылар да кушылды. Ә алкышлар бу көнне шулкадәр көчле һәм ихлас булды.
Гомумән, “Төмәнәк моңнары” — гади җыр-моң бәйгесе генә түгел, ә шәһәр Мәдәният сараена республикабызның һәм илебезнең төрле почмакларыннан җыелучылар өчен чын мәгънәсендә зур бәйрәм булды, башкалабызны моңга күмде.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


“Төмәнәк моңнары” Уфаны моңга күмде
“Төмәнәк моңнары” Уфаны моңга күмде
“Төмәнәк моңнары” Уфаны моңга күмде
“Төмәнәк моңнары” Уфаны моңга күмде
“Төмәнәк моңнары” Уфаны моңга күмде
“Төмәнәк моңнары” Уфаны моңга күмде
“Төмәнәк моңнары” Уфаны моңга күмде
“Төмәнәк моңнары” Уфаны моңга күмде
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: