Күптән түгел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашкан иде. Билгеле булуынча, бер очрашуда гына барлык мәсьәләләрне күтәрү, аларны хәл итү юлларын билгеләү һәм чишү мөмкин түгел. Шул җыелышның дәвамы буларак, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитеты “Башкортстан татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының актив әгъзалары – башлыча, татар теле укытучылары белән “түгәрәк өстәл” оештырды. Республика мәктәпләрендә татар телен укытуда булган проблемаларны, туган телләрне саклау, өйрәнү мәсьәләсен һәм мәгариф өлкәсенә караган байтак сорауларны алар бу көнне Комитет җитәкчесе Айбулат Хаҗин рәислегендә үткән эшлекле очрашуда тикшерде.
“Туган телләрдә белем бирү” темасы буенча оештырылган “түгәрәк өстәл”гә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты вәкилләре, югары уку йортлары укытучылары һәм милли иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре дә чакырылды.
Айбулат Вәкил улы билгеләвенчә, “түгәрәк өстәл” форматындагы бу очрашу республика Башлыгы Радий Фәрит улының кушуы буенча үткәрелә. Республика Башлыгының татар җәмәгатьчелеге белән очрашуы вакытында җиткерелми калган проблемаларны бу көнне ачык диалог форматында тыңлап, алар буенча чаралар кабул итәргә әзербез, диде ул.
– Соңгы вакытта мәгариф өлкәсендә күркәм үзгәрешләр күзәтелә, байтак эшләр башкарыла. Күпсанлы грант проектлары бар, федераль һәм республика ярдәме күрсәтелә. Бу юнәлештә тормышка ашырылган федераль дәрәҗәдәге бер генә чара да республика ягыннан игътибарсыз калмый. Без аларда актив катнашабыз. Вакытында мин үзем дә федераль белем бирү стандартларын әзерләү буенча эшче төркемнең җитәкчесе, соңыннан әгъзасы булдым. Яңа федераль стандартларга, безнең актив катнашуыбыз ярдәмендә, мотлак рәвештә туган һәм дәүләт телләре фәннәре кертелде. Балаларның туган телен өйрәнү мөмкинлеге һәм хокукы алуы бик мөһим. Шулай ук республикага гына хас булган тагын бер үзенчәлек: полилингваль мәктәпләр саны арта. Республикада компактлы яшәүче һәр халык үз телендә белем алырга тиеш һәм бу уңайдан барысы да эшләнелә, – диде Айбулат Вәкил улы, аерым мәгълүматларга һәм саннарга тукталып.
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук Дәүләт Советы белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләүләрен дә билгеләп үтте Айбулат Хаҗин. Берлектә “полимәдәни белем бирү”, “полилингваль мәктәп” төшенчәсен законлы рәвештә беркетү һәм иң мөһиме – “милли мәктәп” төшенчәсен кайтару буенча закон башлангычы белән Русиянең Дәүләт думасына мөрәҗәгать итәргә җыенуларын белдерде. Ул исә туган телләрне өйрәнүгә киңрәк мөмкинлекләр ачачак.
Мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева республикада туган телләрне өйрәнү һәм укыту буенча тулы мәгълүмат җиткерде. Башкортстанда 45 меңгә якын укучы татар телен теге яки бу рәвештә өйрәнә. Агымдагы уку елында 527 мәктәптә – туган татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү, 29 мәктәптә туган татар телендә укыту оештырылган. 563 татар теле укытучысы эшли.
Аерым рәвештә Әлфия Закир кызы 2019 елдан башлап тормышка ашырылучы “Башкортстан Республикасында дәүләт һәм республика халыклары телләрен саклау һәм үстерү” дәүләт программасына тукталды. Шулай ук дәүләт һәм туган телләрне саклау һәм үстерү буенча республика Башлыгы грантлары тормышка ашырылуын, грант хәрәкәтендә укытучыларның актив катнашуын билгеләп үтте. Һәм киләчәктә грант конкурсларында катнашу өчен мәгариф учреждениеләренә коммерция нигезендә булмаган оешмалар булдыру кирәклеген ассызыклады. Бу уңайдан Әлфия Гайсина һәр балалар бакчасында һәм мәктәптә шундый оешма булдырылган һәм грант конкурсларында бик актив катнашып, байтак проектларны тормышка ашырган Гафури районын үрнәк итеп китерде.
Шулай ук олимпиадаларда, “Ел укытучысы” конкурсында катнашу укучылар һәм укытучылар өчен нинди мөмкинлекләр бирүен әйтеп үтте. Уку әсбаплары белән тәэмин итү турында да сүз барды.
Җыелучылар да, проблемаларын ачып салудан тыш, теге яки бу мәсьәләләрне уңай хәл итү өчен үзләренең теләк-тәкъдимнәрен җиткерде, кызыксындырган сорауларын бирде. Бүздәк районыннан килгән Ирина Ергизованы, мәсәлән, татар телен өйрәнүгә бүленгән сәгатьләр санының бик аз булуы борчый.
Шуңа карамастан, укытучының тырышлыгы белән аның укучылары төрле дәрәҗәдәге конкурсларда һәм олимпиадаларда уңышлы чыгыш ясый. Дәресләр саны аз булу сәбәпле, укытучының ставкасы тулы түгел. Шул сәбәпле, ул федераль грант конкурсларында катнаша алмый. Сәгатьләр санын ни рәвешле көйләп була, дигән сорау белән мөрәҗәгать итте Ирина Фәрит кызы.
Айбулат Вәкил улы билгеләвенчә, безнең республика өчен махсус уку планы булдырылган, аңа ярашлы, милли төбәк булуын исәпкә алып, дәүләт һәм туган телләрне өйрәнүгә өч сәгать бүленә, шуның берсе – дәүләт телен өйрәнү өчен булса, икесе туган телгә бирелергә тиеш. Айбулат Вәкил улы моны ачыкларга һәм күзәтү астына алырга кушты.
Мондый проблема бер Бүздәк районы өчен генә хас булмавын билгеләде Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Лилия Сәгыйдуллина. Моны ул Республика Башлыгы гранты чикләрендә оештырылган “Җанлы сүз” конкурсы барышында сораштыру үткәрү нәтиҗәсендә ачыклаган. Атнасына 1-2 сәгать белән генә милли мәктәп турында сүз йөртеп булмый. Шуңа бу мәсьәлә Мәгариф һәм фән министрлыгы күзәтүе астына алыначак.
Нефтекама шәһәренең 12нче мәктәбендә татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр саны елдан-ел арта. Рәзинә Нуриәхмәтова китергән саннар шул хакта сөйли: 2021-22 уку елында әлеге мәктәптә укучы 1712 баланың 674е татар телен өйрәнсә, агымдагы елда 722 гариза кабул ителгән. Укытучы билгеләвенчә, ата-аналар татар телен сайлап, үз теләге белән гариза яза. Кызганычка каршы, махсус җиһазландырылган кабинет, уку әсбаплары белән бәйле проблемалар бар, кадрлар мәсьәләсе дә ачык кала. Әлеге вакытта Рәзинә Миргалим кызы атнасына 44 сәгать дәрес алып барырга мәҗбүр.
Айбулат Вәкил улы билгеләвенчә, узган елдан башлап яшь белгечләрнең – колледж тәмамлаганмы ул, яки югары уку йортынмы – хезмәт хакы 35 мең сумнан югары. Әлбәттә, бу инде 1,5 ставка өчен. Ничек кенә булмасын, бу хакта сөйләргә кирәк, яшьләр, хезмәт хакы аз дип, мәктәпкә эшкә килүдән курыкмасын, диде Айбулат Вәкил улы, бу уңайдан берничә мисал китереп.
Кырмыскалы районының Сахай авылы урта мәктәбе укытучысы Рәйханә Латыйпова барлык авылдашларын борчыган проблеманы күтәрде – авылга яңа мәктәп кирәк! Урындагы мәктәпнең төп бинасы 1956 елгы, аңа 1967 елда кирпечтән ике катлы янкорма төзелә, төрле елларда берничә тапкыр капиталь ремонт үткәрелә. Әлеге вакытта биредә 205 бала белем ала, шуларның 74е – башлангыч сыйныф укучылары. 2018 елда икенче сменаны бетерү программасы буенча бушап калган авыл хакимияте бинасына капиталь ремонт үткәрелеп, башлангыч сыйныфлар өчен тапшырыла. Шул ук вакытта ашханә һәм спорт залы аерым биналарда урнашкан. Бу, билгеле, авырлыклар тудыра. Шуңа карамастан, балалар сыйфатлы белем алсын, шул исәптән туган телләрен өйрәнсен өчен шартлар юк дип әйтеп булмый. Ләкин мәктәп бик иске, андый бина якын-тирәдә юктыр. Шуңа бүген барлык авыл халкы: яше-карты яңа мәктәп булсын иде, дигән теләк белән яна. Авылның киләчәге бар: яшьләр авылда кала, йортлар сала. Авыл яныннан Уфа-Белорет автотрассасы һәм якыннан гына тимер юлы үтүе дә авыл үсешенә уңай йогынты ясый. Әйе, яңа мәктәп төзү турында өч дистә ел элек сүз була, проект документлары да әзерләнә, кызганычка каршы, 90нчы елларда үзгәртеп корулар башлангач, ул икенче планга күчә һәм сахайлыларның теләге тормышка ашмый кала.
Бу мәсьәлә белән дә комиссия рәисе җитди кызыксынды һәм капиталь ремонт программасына кертү өчен мәктәп җитәкчелегенә проект-смета документларын тиешле тәртипкә китерергә кушты.
Ачыклануынча, җыелучыларның күбесен мәктәпләрдә татар телен өйрәнүгә сәгатьләр саны бик аз булуы борчый. Бу, үз чиратында, күп нәрсәгә, шул исәптән, укучыларның олимпиада нәтиҗәләренә дә йогынты ясый. Гомумән, олимпиада һәм кайбер конкурсларны оештыру мәсьәләсенә зур игътибар бүленде, үзгәрешләр кертергә кирәклегенә басым ясалды һәм бу уңайдан Мәгарифне үстерү институтына йөкләмәләр бирелде.
Уку планындагы дәрестән тыш эшчәнлек өчен бүленгән сәгатьләрне алып, туган телне өйрәнүгә файдаланырга кирәклеген ассызыклады җыелышны алып баручы Айбулат Хаҗин. Олимпиадаларда югары уңышларга ирешү сәгатьләр саныннан тормый. Тәү чиратта, балада фәнгә карата кызыксыну уятырга кирәк, дип билгеләде ул.
Күпләребез килешер, балаларыбыз туган телен зур теләк белән өйрәнсен һәм иркенләп сөйләшсен өчен эшне гаиләдән башларга кирәк. Әгәр гаиләдә татарча сөйләшү булмаса, мәктәптәге 1-2 cәгать белән генә туган телне сеңдерү бик авыр. Шуны онытмасак иде.
Тәү тапкыр ачык диалог форматында оештырылган очрашу бик җылы шартларда узды. Иң мөһиме, ул үз нәтиҗәсен бирер, анда күтәрелгән проблемалар хәл ителер, теләк-тәкъдимнәр исәпкә алыныр, дип ышанасы килә. Ә алар турында киләсе очрашуда фикер йөртергә мөмкин булачак. Җыелышта катнашучылар чиксез рәхмәтләрен җиткереп, әлеге чараны традициягә әверелдерергә кирәк, дигән тәкъдим дә кертте һәм ул шунда ук хупланды да. Бу бик дөрес карар, чөнки проблемаларны әнә шулай күзгә-күз карашып, бергәләп чишү иң нәтиҗәле алымнарның берсе бит.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.