Тарихи чыганаклардан билгеле булуынча, ХVI гасырның икенче яртысында административ-хәрби үзәк буларак нигез салынган Уфа тиз арада зур сәүдә үзәгенә әверелә. Бишенче ревизия (1795 ел) мәгълүматлары буенча, биредә татар сәүдәгәрләре яшәве билгеле. Аннары, ХIХ гасырның беренче яртысында, мөселман малтабарлары турында мәгълүмат юк. Күрәсең, дип яза тарихчы Михаил Роднов, кантон системасы тәэсир иткәндер, анда барлык мөселман халкы, теге яки бу формада, башкорт-мишәр гаскәрендә булган. Катгый режим, хәрәкәт итү (күчеп йөрү) иреге булмау, хезмәт буенча бурычлар ул елларда татар эшкуарлыгын җәелдерү мөмкинлеге бирми.
Татар сәүдәгәрлеге, киң мәгънәдә, Уфада крепостное право һәм кантон системасы бетерелеп, 1860 елларда реформалар башланганнан соң тернәкләнеп китә. Шул елларда Уфада татар кварталлары барлыкка килә. Дворяннар һәм руханилар мөхтәсибәт җыены (җәмигъ мәчете) районында урнашса, гади катлам шәһәр читендә — Нижегородка бистәсендә яши. Шәһәр читендә яшәүчеләр төрле эш белән шөгыльләнгән, күн эшкәртү, йөк ташу кәсепләре аеруча киң таралган булган. XX гасыр башына губерна үзәге Уфа шәһәрендә татарлар саны 5 мең кешегә җитә, дип язалар. Һичшиксез, бу ХIХ гасыр ахырында “Самара — Уфа” тимер юлы салынганнан соң шәһәрнең актив икътисади үсеше белән бәйле.
1865 елда Уфада беренче тапкыр сәүдә-сәнәгать учреждениеләрен исәпкә алу үткәрелә. Аның буенча материаллар архивларда сакланган. Шул чордан татар бизнесының үсеше күренә. Уфада күпсанлы татар малтабарлары товарларның аерым төрләре белән сәүдә итүгә, сату-алуга махсуслаша. Башта алар җиләк-җимеш (лимон, киптерелгән җимеш һ.б.) сәүдәсенә өстенлек бирә. “Гостиный двор”да берьюлы шундый өч җиләк-җимеш подвалы эшли.
Шуларның берсендә, мәсәлән, Казан губернасының Чуел өязе Бакырчы авылыннан чыккан Фәхретдин Хөснетдинов сәүдә итә. Аның ике кибете була. Икенче кибеттә приказчик — Казан татары Сәгыймулла Исмәгыйлев сата. Өченче җиләк-җимеш кибете Исмәгыйлев фамилияле сәүдәгәрнеке (монысы башка кеше) булган. Анда приказчик Нигъмәтҗан Исхаков хезмәт күрсәткән.
1869 елда “Гостиный двор” эчендә 2нче гильдия сәүдәгәренең улы Гайса Мусинның киҗе-мамык тукыма сата торган кибете ачыла, анда ике приказчик – Чуелдан сәүдәгәр улы Мөхәммәт Фәтмәхалитов һәм Казан мещаны Гыйльман Ногманов эшли. Нәкъ шул вакытта Агыйдел буйлап пароходлар даими йөри башлый. Алар Түбән Новгородтан килә, аның янәшәсендәге Иваново, Шуя кебек текстиль төбәкләрендә тукылган материяләр өйдә сугылган тукымаларны тиз арада кысрыклап чыгара. Киҗе-мамык тукыма белән сәүдә итү татар малтабарлыгы үсешенең төп юнәлешләренең берсенә әйләнә.
Уфадагы татар сәүдәсе динамикасы кибетләрнең санында гына түгел, ә аларның нәрсә белән сату итүләрендә дә күренә. Әгәр баштагы чорда, хәзерге термин белән әйткәндә, ассортимент, башлыча, җиләк-җимеш, бакалея һәм фурнитура булса, 1860 еллар ахырында бик күп сәүдә йортлары барлыкка килә, алар тукымалар һәм әзер продукция белән сәүдә итә.
1865 елда Уфада дәүләт банкы бүлекчәсе ачыла. Аның бинасы әлегәчә сакланган. 1873 елда исә Идел-Кама коммерция банкы бүлекчәсе ачыла (1870 елда оештырылган). Бу Русия империясендә иң зур шәхси банк — аның бөтен ил буенча 60 бүлекчәсе була. Аның бинасы Октябрь революциясе урамында бүгенге көнгәчә сакланып калган.
XX гасыр башына татар кибетләре “Гостиный двор”га тоташкан Александровская, Большая Успенская урамнарында да (хәзерге Карл Маркс һәм Коммунистик) барлыкка килә, дип яза тарихчы Лилия Габдерәфыйкова. Алар арасында сәүдәгәр-миллионерлар, Казан губернасыннан чыккан Сабирҗан Шәмгулов, Садретдин Нәзиров (аның күпкырлы эшчәнлегенә түбәндәрәк тә тукталырбыз), Абдулатыйф Хәкимов предприятиеләре булган.
Бу эшкуарлар тарихка сәүдәгәрләр буларак кына түгел, ә күпкырлы хәйрия эшчәнлеге белән дә кереп калган. Аларның финанс ярдәме белән 1906 елда “Галия” мәдрәсәсе ачыла. Алар шәһәрнең башка уку йортларына да, ярлы мөселманнарга да ярдәм итә, мәчет салдыралар, шулай ук татар басмаларына (мәсәлән, “Әл-галәми әл-ислами” гәзитенә) матди ярдәм күрсәтәләр.
ХХ гасыр башында инде Уфада сәүдәгәрлек зур үсеш ала. Мәсәлән, 1903 елда Идел-Кама банкының Уфа бүлекчәсеннән кредит алучылар исемлегендә җир хуҗасы Әбелхәер Курамша улы Булгаков та бар, аңа 5 мең сумлык мөһим кредит линиясе ачыла. Банк документларыннан Әбелхәернең сакчыл бизнес алып барганлыгы күренә. Ул чактагы 5 мең сумның бәһасен күз алдына китерү өчен гасыр башында базар һәм кибетләрдәге ризык бәяләрен күздән кичерү урынлы булыр. Мәсәлән, ул вакытта шәһәрдә арыш икмәге (400 грамм) 4 тиен тора, ак икмәк — (300 грамм) 7 тиен. Арыш онының килограммы — 6 тиен, бодайныкы 24 тиен, шикәр комы 25 тиен, бәрәңге 15 тиен булган.
Әбделхәер Булгаковның исеме Чакмагыш районының Иске Ихсан авылы тарихына бәйле мәгълүматларда да очрый. Мәсәлән, узган гасыр башында һәр авылда диярлек тегермән һәм тимерлек булган. Әбделхәер Булгаковның Ихсан авылындагы су тегермәнендә көненә 800 пот (13 тонна чамасы) ашлык тартканнар. Тегермәндә дүрт кеше эшләгән. Шул тирәдә Булгаков ярма ясагыч та корган.
Әйтергә кирәк, Михаил Родновның “В поисках татарского бизнеса (по материалам Уфимской губернии)” дигән хезмәтендә Булгаковлар нәселеннән чыккан татар малтабарларының язмышы җентекле чагылыш таба. Алар — чыгышлары буенча авыл кешеләре, ХIХ гасырда Уфада һәм шәһәрдән көнбатышта урнашкан төбәктә (аларның элекке биләмәләре хәзерге Чакмагыш һәм Кушнаренко районнарына карый) яшәгәннәр. 1861 елдагы реформага кадәрге чорда ук Булгаковлар нәселенең бер тармагы сәүдәгәрләр булып китә. Буржуаз икътисад шартларында Булгаковлар тукыма, икмәк һәм башка товарлар белән сәүдә итә, аларның бизнесы авыл белән тыгыз бәйләнгән булган. Булгаковлар нәселе югары мәдәниятлелек, белем дәрәҗәсе белән аерылып торган, алар алдынгы банк технологияләрен кулланган, XX гасыр башында акционерлар җәмгыяте (сәүдә йорты) оештырганнар.
1890 елларда ук Булгаковлар нәселеннән берничә кеше үзләренең малтабарлык буенча төп операцияләрен авыл җирлегенә күчерә, анда ашлык сәүдәсе үсеш ала. 1895-96 елгы халык санын алу материалларында Булгаковларның киң җир биләмәләре булуы күренә. Әйтик, Бәләбәй өязе Иске Калмаш волостенда сәүдәгәр Булгаковларның зур утары булган, ә аларның биләмәләренең гомум мәйданы 774,05 дисәтинә (бер дисәтинә – 1,09 гектар) тәшкил итә. Күршедә, Уфа өязе Шәрип волостенда, 375 дисәтинә җир аларныкы исәпләнә. Шулай ук якын Бөре өязе Мәскәү волостенда Булгаковларның 240 дисәтинә авыл хуҗалыгы җирләре булганлыгы билгеле. Бу өч волость территориясендәге җирләр Әбелхәер Курамша улы Булгаков, аның улы Фазлыйәхмәт һәм Әбелхәернең бертуганы Йосыф Курамша улы Булгаковларныкы булган, дип яза тарихчылар.
Булгаковлар игенчелек белән генә шөгыльләнмәгән, үз хуҗалыкларын алып бару белән бергә, җирләрен арендага да биргәннәр, Әбелхәер Булгаковның Иксан авылындагы тегермәненең гомуми бәясе ул чорда (биналар, җайланмалар, плотина) 9,8 мең сум тәшкил итә. Земство статистлары исәпләве буенча, Булгаков тегермәне елына 77,5 мең пот он һәм 15,5 мең пот ярма җитештерә. Тегермән урнаштырылган җирне Булгаков Ихсан авылы җәмгыятеннән елына 120 сумга арендага ала. Бу су тегермәненең тулаем табышы 2 343,6 сум дип билгеләнә. Кыскасы, алда билгеләнгәнчә, Булгаков тегермәне Бәләбәй, Бөре, Уфа өязләрендә иң зуры булган.
Булгаковлар, шулай ук, тирә-як крестьяннардан ашлык сатып алган, аннары ашлык партияләрен Агыйдел елгасы буендагы пристаньга (Топорнино — хәзерге Кушнаренко) илтеп, эре күмәртәчеләргә (экспортер-оптовиклар) сатканнар. Ә алар, үз чиратында, ашлыкны чит илләргә кадәр озата торган булган. Әйткәндәй, 1904 елда Уфа белешмә-матбагасында Булгаковларның сәүдә характерындагы реклама урнаштыруы да билгеле. 1908 елда, Уфа биржасы мәгълүматлары буенча, Әбелхәер Булгаков Топорнино пристанена 3065 пот ашлык китерә.
Агыйдел елгасы буендагы пристаньда ашлыкны күпләп сатып алучылар арасында татар сәүдәгәре, югарыда телгә алынган Садретдин Нәзиров та була. Тарихчы Лилия Габдрәфыйкова язганча, Уфа шәһәренең иң бай татар сәүдәгәрләренең берсе Садретдин Нәзиров Казан өязендә крестьян гаиләсендә туган. Утыз елга якын Казан сәүдәгәре Сабит Гобәйдуллинның (тарихчы Газиз Гобәйдуллинның бабасы) приказчигы булып эшли. Капитал туплап, элекке приказчик үз эшен Уфада ача. Тукыма әйберләреннән тыш, ул ашлык, тире белән дә сәүдә итә. Садретдин Нәзировның Агыйдел һәм Караидел елгалары буенда берничә пристане булган, аннан икмәк белән баржалар Рыбинск һәм Санкт-Петербургка, чит илләргә озатылган. Аның улы Бәдретдин Нәзиров та талантлы сәүдәгәр була. Ул мануфактура кибетләре тоткан. Әтисе кебек үк җәмәгать тормышында актив катнаша, шәһәр Думасы әгъзасы итеп сайланган. Ул — данлыклы “Галия”не оештыручыларның берсе һәм шушы уку йорты казначее була. Мәдрәсә бинасы да аның шәхси милке буларак теркәлгән.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.