+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
21 апрель , 23:05

“Ахирәтләр” матур яши

Авыл тормышының җиңел­дән булмаган якларын үзлә­ренчә матур кабул итүче, барлык нәрсәдән ямь табып яшәүче хатын-кызларга сокланмый мөмкин түгел. Алар бит — гаиләдә уңган хуҗабикә, мал-туар асрый, бакча үстерә, ә иң мөһиме – балаларына, оныкларына күркәм тәрбия бирә. Шул ук вакытта милләт җанлы кешеләр телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклау буенча да зур эш башкара. Сүзем Архангель районының Заһит авылында эшләп килүче “Ахирәтләр” татар фольклор ансамбле хакында.

“Ахирәтләр” матур яши
“Ахирәтләр” матур яши
Тәү чиратта шуны билгеләп үтәсем килә: Заһит – Архангель районындагы татар авылларының иң зурысы. Заһитлылар авылда балаларга татар телендә белем бирүне саклап калган, ул-кызларына татар мәдәниятен сеңдереп үстергән халыкның гореф-гадәт, йолаларыбызны да онытмавы ихтирам хисләре уята.
“Ахирәтләр” татар фольклор ансамбле 2013 елда урындагы белем бирү учреждениесе каршында мәктәп директоры Зәгафуран Гафаров башлангычы белән оештырыла. Аларның беренче чыгышлары Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан була. Ансамбльнең эшчәнлеге шуннан башланып китә. 2021 елга кадәр аңа авыл старостасы Сәкинә Рамазанова җитәкчелек итә. Шулай ук, коллектив оешкан вакытта Гәүһәр апа Мөнасыйпова, Луиза апа Мәһәдиева, Динә апа Хәбибуллина, баянчы Зөлфәт Рамазанов күп көч салалар. Менә инде өченче ел бердәм коллектив Эльмира Әрдәширова кулы астында эшләп килә.
Ансамбльнең актив әгъзалары Гөлсем Сөләйманова, Флизә Исхакова, Эльмира Әрдәширова, Зөлфирә Биктимерова, Ләйлә Әрдәширова, Рәмилә Камалетдинова, Әлфинур Хөснетдинова, Галия Хөснетдинова яшьләр белән дә тәрбияви, әхлакый эшләр алып бара, халкыбыз йолаларына һәм хезмәт кешеләренә ихтирам, туган якка сөю, Ватан белән горурлану хисләрен тәрбияли. Һәм бу уңайдан алар үзләре бар яклап үрнәк булып тора. Шунысы куанычлы: коллектив яңа кешеләр белән тулылана – узган елда Люция Кашапова кушылган. Ансамбльнең гармунчысы да бар, бәйрәмнәргә әзерлек булсынмы, кайдадыр чыгыш ясасыннармы, хатын-кызларга район Мәдәният сараенда эшләүче Илдус Баянов зур ярдәм күрсәтә.
Ансамбльгә йөрүчеләр, клублары булмаса да, мәктәптә очрашып, композицияләр әзерли, осталыкларын чарлый һәм яшь буынны да үзләре үрнәгендә тәрбияли, милләтебезнең гаҗәеп бай мәдәнияте белән таныштыра.
Менә инде ун елдан артык бердәм коллектив халыкны иҗат җимешләре белән сөендерә. “Ахирәтләр” татар фольклор ансамбле район һәм республика күләмендә уздырылган чараларда да бик актив катнаша. Бер генә акция, фестиваль, бәйрәм яисә конкурс та алар катнашлыгыннан башка узмый. Сабантуй, “Бал бәйрәме”, “Архангель кәсепләре” кебек төрле-төрле чараларны чыгышлары белән бизиләр. Шулай ук Заһит авылында Нәүруз бәйрәме елның-елында бик зурлап үткәрелә.
2018 елда әлеге коллектив нигезендә “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының бүлекчәсе ачылды. Бүген аңа җитәкчелек итүче урындагы мәктәп укытучысы Илүзә Гафарова билгеләвенчә, “Ахирәтләр” Архангель районында урнашкан “Милосердие” картлар һәм инвалидлар йортында кунакта даими була. Өлкән буын вәкилләре аларны көтеп ала. Үзешчән артистлар моңлы җырлары, дәртле биюләре, күңелгә үтеп керә торган шигырьләре белән сөендерә. Хезмәт ветераннары үзләре дә яшьлектә яратып башкарган җырларын искә төшерә, “Ахирәтләр”гә кушылып җырлый.
Мәктәп чараларында катнашу да күркәм йолага әверелгән. Барлык бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар уңаеннан оештырылган чараларда балалар белән бергәләп катнашалар. Үзләренең чыгышлары барышында алар татар халкының борынгы күркәм йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштыра. Ә 2019 елда “Ахирәтләр”, “Җырлыйк әле” үзешчән татар фольклор ансамбльләре төбәкара конкурс-фестивалендә катнашып, халкыбызның күп эшләрне өмә белән башкарып чыгу кебек йолаларының берсен – “Печән өсте”н искә төшерде. “Өмә” барышында халкыбызның телгә тапкырлыгын да, сабырлыгын да, булдыклылыгын да ачык күрсәтә алдылар. Нәтиҗәдә, “Ахирәтләр” Гран-при яулады һәм барлык коллективка сәхнә костюмнары тектерү өчен Бөтендөнья татар конгрессынннан сертификат белән бүләкләнде.
Ансамбльнең репертуары яңа әсәрләр белән даими баетылып тора. Борынгы татар җырлары, такмаклар, бәетләр белән заман җырлары да лаеклы урын били.
Алар махсус хәрби операциядәге якташларына да кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә. Туган илебезнең иминлеге өчен көрәшүче яугирләргә барлык күңел җылысын салып, токмач кисеп, бавырсак пешереп озаттылар. Шулай ук яугир якташларына ярдәм йөзеннән оештырылган акцияләрдә дә даими һәм актив катнашалар.
Илүзә Усман кызы билгеләвенчә, әле Ураза гаете алдыннан “Ахирәтләр” авыл мәчетен тәртипкә китергән. Даими рәвештә Ураза һәм Корбан гаетләре уңаеннан иман йортында Коръән мәҗлесләре үткәрәләр.
Менә шулай, борынгы йолаларга тугры калып, халыкны дәртләндереп, яшьләргә үрнәк булып, бик матур яши “Ахирәтләр”.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Архангель районы.


“Ахирәтләр” матур яши
“Ахирәтләр” матур яши
“Ахирәтләр” матур яши
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: