+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
10 Май , 09:02

Аллаһ барлыгын формулалар белән исбатлаган галим

Нәҗип Вәлитов – үзенә кадәр 16 буын шәҗәрәсен белгән милләттәшебез иде.Нәҗип Хәтмулла улы Вәлитов — дөньякүләм таныл­ган химия галиме. Химик-технолог, химия фәннәре докторы, профессор, Нью-Йорк Фәннәр академиясенең тулы хокуклы әгъзасы. СССР нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгате отличнигы, СССРның атказанган уйлап табучысы.Галим 1936 елда Кушнаренко районының Карача-Елга авылында туган. Уфа нефть институтын тәмамлаган. 1959-62 елларда — “Башнефтепроект” институтының Салават филиалында инженер, 1962-74 елларда — өлкән инженер, тикшеренү цехы начальнигы урынбасары, “Салаватнефтеоргсинтез” тәҗрибә-тикшеренү заводы директоры, 1974-87 елларда “Башнефтехим” территориаль берләшмәсе директоры урынбасары, баш инженеры булып эшли. Төп фәнни хезмәтләре сәнәгать катализаторларының физик-химик үзенчәлекләрен тикшерү, гетероген-каталитик реакцияләрне өйрәнү белән бәйле. Нәҗип Вәлитов тарафыннан производствога бутил һәм май спиртлары, метилэтилкетон, нефть ягулыгы, пластификаторлар, аммиак алу буенча яңа ысуллар кертелә. Нәҗип Вәлитов җитәкләгән “Башнефтехим” заводында нефтьне тирәнтен эшкәртүнең яңа технологиясе үзләштерелә. Нәҗип Вәлитов — 140тан артык гыйльми хезмәт, 32 фәнни ачыш, 14 патент авторы. Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары белән бүләкләнгән.

Барлыкка китерелгән дөньяны тирәнтен өйрәнү тикшерүчене аны барлыкка ките­рүче белән кызыксындырмый ка­ла алмый. Фәнни казанышлар үскән саен, дөньяның илаһи табигате турында дәлилләр базасы да арта. ХХ гасыр ахырында профессор Нәҗип Вәлитовның фәнни эше шау-шу тудырды, ул Аллаһ барлыгын исбатлады! Нәҗип Хәтмулла улы Вәлитов 1987 елдан — Башкорт дәүләт уни­верситетының гомум химия технологиясе һәм аналитик химия кафедрасы профессоры, дөнья күләмендә танылган химик. Тикшерүче бары тик гамәли фән белән генә шөгыльләнгән һәм дин белеменнән ерак булган.

Ләкин профессор “Атом, молеку­лалар­ның химик кузгалуы вакытында вакуум тирбәлешләре һәм электромагнит һәм гравитацион кырларның көч линия­ләренең тәртипсез урнашуы” монографиясен бастырганнан соң барысы да үзгәрә. Анда Вәлитов электромагнит һәм гравитацион кырларның көч сызыклары ярдәмендә мәгълүматның яктылык тизлегеннән күпкә тизрәк, җисемнәр арасы ераклык булуга карамастан, шунда ук таралуын теоретик нигезләгән һәм эксперименталь рәвештә раслаган. Профессорның кызы Лилия Вәлитова болай дип яза: “Әтием күренекле галим иде. Ул үзенең Бердәм кыр теориясен булдырырга тырышты. Альберт Эйнштейн тәмамлый алмаган теорияне. Вакыт аның хаклымы-юкмы икәнен күрсәтәчәк. Ләкин эзләнүләре нәтиҗәсендә ул чиксез тизлек дәлилләрен формулаларда һәм үз теориясендә тапкан. Эйнштейн вакытында тизлек соңгы дип саналган, ягъни тизлек яктылык тизле­ген­нән артмаска тиеш бул­ган. Минем әти тизлек чиксез булырга мөм­кин дип әйтте. Шулай ук галәм объект­ларының чиксез тизлә­неше һәм бер-берсе бе­лән үзара тәэсир итеше бар, аларның үзара тәэ­сир итеше чиксез тизлеккә китерә. Әтием теләсә нинди тизлек чиксез түгел, ә объектлар һәм кисәк­чекләр арасындагы үзара тәэсир итешү тиз­леге генә, дип белдерде. Бу ачыш мәгълүмат таралу тизлеге секундына 300000 километрдан артмаган элек булган яктылык тизлегеннән югарырак була алмый дигән тезисны кире какты. Атеизм пози­ция­сендә торучылар үз эшләрендә Алла­һ­ны инкяр итүне аңа нигезләгән. Алар бар нәрсәне ишетүче һәм бар нәрсәне белүче Аллаһ була алмый дип белдергән, чөнки аларның Галәмдәге процесслар турында белеме мәгълүмат тапшыру тизлеге белән чикләнә. Вәлитов үзенең тикшеренүләре белән бу теорияне җимерә һәм галәмдә бар нәрсәгә буйсынган ниндидер бердәм югары көч барлыгын исбатлый. Башкорт профес­сорының фәнни эше чын мәгънәсендә фурор тудырды һәм бүген дөньяның 12 иле­нең 45 фәнни китапханәсендә, шул исәптән АКШның — 7, Англиянең — 2, Франциянең 2 әйдәп баручы университетында, Токио университетында һ. б. саклана.

Аның хезмәтләренә дини һәм дәүләт эш­леклеләреннән җаваплар ява. Вәли­товка Коръәннең дөреслеген исбатлаган өчен Согуд Гарәбстаны Короле Фәхд рәхмәтләрен җибәрә, Ватиканнан Рим Папасыннан Рәхмәт хаты килә һ.б. Профессор Коръәнне, Библияне һәм Тәүратны кабат укый һәм Изге язмаларның текстларында аның фәнни ачышы­ның асылы никадәр төгәл билге­ләнгәненә гаҗәп­ләнә. “Дөньяның төп дин­нәренең изге китапларында Аллаһ бар нәрсәне күрүче һәм бар нәрсәне ишетүче дип язылган. Элек кайбер атеист галимнәр еш кына нәкъ менә шушы билгеләмәне тәнкыйть­ләгән. Аларның логикасы, беренче карашка, тимер кебек тоелган: яктылык тизле­генең чиге булганлыктан, Аллаһ, әгәр ул булса, кеше эш­ләгәнне шунда ук ишетә һәм күрә алмый. Ләкин безнең һәрбере­безнең фикере материаль булып чыкты. Баш мие нейроннары булган молекулалар­дагы атомнар алга таба, тирбәлү һәм әйлә­нү хәрәкәтләре ясый. Һәм фикерләү процессы, һичшиксез, электромагнит һәм гравитацион кырларның көч линияләрен чыгару һәм йоту белән бергә бара. Бу процессны Галәмнең теләсә кайсы ноктасыннан шунда ук билгеләргә мөмкин”, – дип раслый профессор Вәлитов.

“Димәк, Аллаһ безнең һәр фикеребезне белә?” — дигән сорауга Нәҗип Хәт­мулла улы болай җавап бирә: “Әйе. Барысы да буйсынган көч бар. Без аны Ходай, Аллаһ, Дөнья акылы дип атый алабыз. Асылы үзгәр­ми. Һәм объектлар кайда гына булмасын, дөньядагы үзара бәйләнеш шундый тизлектә бара. Мин Библиянең, Коръәннең һәм Тәүратның күпсанлы төрлечә укылулары арасында бик күп бертөрле постулатлар бар дигән нәтиҗәгә килдем. Һәм алардагы төп хакыйкать минем исәп­ләүләремә туры килә”. Димәк, бу формулаларда яңалык юк. Кешелеккә мең елдан артык элек бирелгәнне раслау гына. Профессор Вәлитовның бабасы Мәккәдә хаҗ кылган, үзен динле кеше дип санаган. “Баш­та мин Аллаһның барлыгын формулалар белән исбатладым. Аннары аны үз йөрәгемдә ачтым”, – дип уртаклашты ул үзенең рухи тәҗрибәсе белән.

Данат ЗАРИПОВ,
vestnik.icdc.ru.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: