2024 ел Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Республика буенча шушы уңайдан бик күп мәдәни чаралар оештырыла. Стәрлебаш районының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы әзерләгән матур бәйрәм дә нәкъ менә Гаилә елына багышланган чара булып, күпләрнең күңеленә хуш килде.
“Ак калфак” татар хатын-кызларының район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе — милләтпәрвәр мөгаллимә Эльвира Кәримова. Оешма узган елда барлыкка килеп, аның эшчәнлегендә инде матур гына нәтиҗәләр дә күренде. Бер ел эчендә байтак кына файдалы эшләр эшләнде, район һәм республика бәйгеләрендә катнашып, зур гына уңышларга өлгәшенде. Ә иң мөһиме — оешмада милләтебез мәнфәгатьләрен кайгыртып, телем-илем дип җан атып торган хатын-кызлар тупланды. Алар — эштә дә, көнкүрештә дә хөрмәтле кешеләр. Кыскасы, һәрберсе – талант иясе. Моңлы тавышлылардан тыш, шагыйрьләр дә, композиторлар да бар. Шул ук вакытта кул эшләренә дә осталар. Милли киемнәрне үзләре әзерли, калфакларны үзләре чигә.
Бу чараны үткәрүдә райондагы Башкортстан татарлары конгрессы Советы әгъзалары зур ярдәм күрсәтте. Аларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
“Эстәрле” татар халык театры артистлары бик матур итеп “Исем кушу” йоласын сәхнәләштереп күрсәткәннән соң, тамашачыларны бәби коймагы белән сыйлау да мәслихәт күренеш булды.
“Ак калфак” оешмасы эшчәнлеге бик зур һәм мөһим милли мәсьәләләрне хәстәрләүне үз эченә ала. Хатын-кызлар оешмасы буларак, иң беренче чиратта, бала тәрбияләү, ата-бабаларыбызның асыл гореф-гадәтләрен, йолаларын киләчәк буынга түкми-чәчми җиткерүне алга сөрә. Соңгы елларда сабыйларны туган телебездә бишек җырлары көйләп, халык әкиятләрен сөйләп, шул рәвешле туган телебезгә сөю хисләре уятып үстерү онытыла башлады. Чит телдә аралашу, чит телдә мультфильмнар карау — балалар өчен гадәти хәл. Бу күренешкә битараф калу — ул гамьсезлек һәм тел-мәдәниятебезнең киләчәгенә балта чабу белән бер.
Сәхнәдән Стәрлебаш төбәгенә генә хас булган, ана сөте белән сеңдерелгән бишек җырлары агылды. “Бала — бәгырь ите”, “Бала — йөрәк җимеше”, “Балам-багалмам”, “Балакаем — күз нурым”, “Йөрәк маем”... Ана баласына сөеп нинди генә матур сүзләр әйтми. Ана күзләреннән баласына җылы нурлар сирпелә, ана теленнән баласына бал-ширбәт тама, ана йөрәгеннән баласына чиксез наз ага.
Ана — баласына Ходай тарафыннан җибәрелгән изге фәрештә ул. Җил-давылдан саклар, яман затлардан яклар, ике кулын ике канат итеп бәла-казалардан курчалар көче бар ананың. Ә ана көйләгән бишек җырлары бала өчен — ыгы-зыгылы тормышта югалмас, язмыш карурманнарында адашмас өчен назлы фатыйха ул!
Өч малай үстереп, тормыш юлына чыгарган, өчесендә дә туган телгә сөю тәрбияләгән Роза Мирхәйдәрова белән дөньяга чәчәктәй өч кыз бала тудырып, аларны бишек җырлары белән саф ана телендә тәрбияләгән әни — Лилия Ганиева чакырылган иде. Алар үзләренең тәүфыйклы, инсафлы балалар тәрбияләү ысуллары белән уртаклашты. Балаларына җырлаган бишек җырларын искә төшерде һәм җыелучыларга да җырлап ишеттерде.
Бала тәрбияләү — иң авыр һәм иң теләп алынган вазыйфа ул. Борынгылар ата-анасын тыңламаган баланың язмышы кызганыч булачагын, аларның бәхетсезлеккә дучар ителәчәген бәетләр аша сурәтләгән. Мәсәлән, “Сак-Сок” бәете. Ак калфаклы кызлар балаларны үзара тату булырга өндәгән бу бәетне сәхнәләштереп күрсәтте. Бала тәрбияләүдә борын-борыннан әдәплелеккә, иманлылыкка чакырган дини юнәлеш мөһим урын алып торган. Сәхнәдән яңгыраган дини җырларны да җылы каршыладылар. “Ак калфак” оешмасында психолог Илсөяр Галиәкбәрова тамашачыларны төрле уеннар уйнатып, тормышта булган мөһим нәрсәләргә дөрес бәя бирергә өйрәтте.
Бәйрәмгә “Ак калфак” республика татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Люция Вафина һәм бүлекчә җитәкчеләре, җырчылар килгән иде.
Люция Ябир кызы актив “ак калфак”лыларга Рәхмәт хатлары, чыгыш ясаган аналарга бүләкләр тапшырды. Наил Латыйпов һәм Фәйрүзә Сатаеваның җырларын көчле алкышлар белән каршы алдылар.
Ахырда оешма өчен махсус язылган “Ак калфак” дигән өр-яңа җырыбыз яңгырады һәм, әлбәттә инде, чара бөек Тукаебызның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Башкортстан — күпмилләтле республика. Без — татарлар, башкорт, урыс, чуваш, мари һәм башка милләттән булган дусларыбыз белән тыгыз бәйләнештә, бөек Тукаебыз әйткәнчә, тел вә лөгать алмашып яшибез. Балаларның туган телендә тартынмый матур итеп сөйләшүен ишетсәк, җанга рәхәтлек алабыз. Сокланып туймаслык бу күренештән күңелләр күтәрелә. Бу бит Ана хезмәте, Ана йөзе! Без шушы чара белән төрле милләттән булган аналарны да үз теленә хөрмәт уятуга өндәдек.
Зөлфия ГЫЙЗЕТДИНОВА,
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Стәрлебаш районы.