+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
14 Май , 18:25

Ике районны бәйләгән дуслык җепләренең тарихы барланды

Баймакта Илеш-Баймак дуслыгының 60 еллыгына багышланган чара узды.

Зөһрә ИСЛАМОВА
Фото:Зөһрә ИСЛАМОВА

Әлеге чарада Илештән китапханәчеләр, "Илһам" әдәби-музыкаль клубы әгъзалары катнашса, Баймактан китапханәчеләр, "Йәнгүзәй" әдәби берләшмәсе әгъзалары, баймаклылар, әдәбият сөючеләр катнашты. Кичә Баймак үзәк китапханәсендә узды.

Очрашу Илеш-Баймак районнары арасында дуслык күперен ныгыту, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әверелде. Җырлы-моңлы әдәби-музыкаль кичәдә Илеш белән Баймакны бәйләгән дуслык җепләренең тарихы барланды. Ике як иҗатчылары да иҗат җимешләре белән уртаклашты.

Очрашуны ике районның хакимияте, китапханәләре оештырды. Кунаклар баймаклыларга искиткеч ихлас, җылы, каршы алган, кунакчыллык күрсәткән, бай эчтәлекле, фәһемле программа өчен зур рәхмәт сүзләре җиткерде. Алтмыш еллык Баймак-Илеш дуслыгы киләчәктә дә нык булып, озак еллар дәвам итсен! 

Фото: Зөһрә Исламова

Читайте нас: