+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
5 июль , 17:05

Таланты чиктән ашкан иде

Милли телефильмга нигез салучы Әхтәм Зарипов истәлегенә.

Таланты чиктән ашкан иде
Таланты чиктән ашкан иде

Күптән түгел якташыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле режиссер, актер, язучы Әхтәм Исмәгъзам улы Зарипов вафат булды. Мәскәүдә Щепкин училищесын тәмамлаганнан соң Камал театрында осталык туп­лаган, татар телевидениесен оештыручы, үстерүче, милли телефильмга нигез салучы, Илештә туган иҗатчыларның иң көчлеләренең берсе иде ул.

Әхтәм Зариповның 60лап телефильмы, замандашлар турында ул иҗат иткән һәм төшергән 100ләп иҗади портреты бар. Фильмнарның күбесе берничә серияле. Сөю-мәхәб­бәт турында гына түгел, алар татар классикларының һәм бүгенге заман язучыла­рының әсәрләрендәге җитди темалар буенча төшерелгән. Габдулла Тукай турындагы фильмнар үзләре генә дә ни тора! Гомумән, телевидение режиссеры Әхтәм Зарипов татар тамашачысының аңын чүпләнүдән саклау, игътибарын милли әдәбият, сәнгать, мәдәниятебезгә, милли проблемаларга юнәлтү өчен җан-фәрман тырышты, диләр аның турында.
...1930 елларда Башкортстанның Илеш районы Тәҗәй авылының хәлле крестьяны Исмәгъзамның хуҗалыгын пыран-заран туздыралар. Шуннан Исмәгъзам, Урта Азиягә китеп, әйбәт эшкә урнаша һәм элеккегедән дә шәбрәк гомер итә башлый. Әмма “ямьле булса да торган җир, сагындыра туган ил”. Исмәгъзам абзый да, кире Тәҗәй авылына кайтып, шыгырдап торган сары бүрәнәләрдән элеккегедән дә тазарак, затлырак зур йорт салып керә. Бу йорт “кызыл ач-әрвахларның” күңеленә янә тынгы бирми һәм Исмәгъзамны икенче тапкыр бернәрсәсез калдыралар...
Ә 1941 елның көзендә, Исмәгъзам дүрт йөк солы сатып, гармун алган икән, дигән хәбәр яшен тизлегендә бөтен тирә-якка тарала. Гармун иясен эттән алып, эткә салып сүгә икән авыл халкы! Яшәп торган йортлары да балчыктан гына. Сигез җан тамагын туйдырасы бар. Дөньялар тыныч түгел, андый-мондый хәвеф чыкмагае... Шундый вакытта сыер бәясенә кем гармун ала?! Исмәгъзамның уртанчы улы Әүдахны тиргиләр. “Авылдан-авылга театр уйнап йөрүдән башканы белми. Кәмит уйнау ир-егет эшеме? Атасына булышыр иде, ичмасам...”, диләр. Чыннан да, төскә-биткә чибәр Әүдах, яше уналтыга җитсә дә, колхоз-совхоз театрына ияреп тамаша куя. Шул хәлләрдән соң озак тормыйча сугышка китеп, унсигез яшендә яу кырында һәлак булмаса, аннан бер дигән артист чыккан булыр иде, мөгаен...
Әүдахның гармуны өй түрендә иң кадерле әйбер итеп саклана. Әүдах эзенә басып килгән Әхтәмнең язмышында абыйсының гармуны хәлиткеч роль уйнагандыр, бәлки. Башта ул гармунны сүтеп җыярга, аннары “Әпипә” белән “Шахта” көйләрен уйнарга өйрәнә.
Еллар уза, Әхтәм гармунны сандугач итеп сайрата, хәтта Минзәлә театрына гармунчы штатына эшкә урнаша. Шунда эшләгәндә Мәскәүгә Щепкин театр училищесына татар яшьләрен җыюлары турында игълан укый һәм щепкинчы булып китә.
Укуын тәмамлап Казанга кайткач, унбер ел Камал театры сәхнәсендә уйный. 1967 елда Мәскәүдә Татар мәдәнияте һәм сәнгате ункөнлеге вакытында Таҗи Гыйззәт әсәре буенча куелган “Чаткылар” үзәк матбугатта зур бәя ала. Анда авыл старостасы Дәүлине уйнаган Әхтәм Зариповны да мактап чыгалар.
Академия театры сәхнәсе генә тар була башлагач, Зарипов телестудиягә баргалап йөри, режиссер буларак тапшырулар, телефильмнар төшерә. Һәм 1978 елда аның якташыбыз, шулай ук Илештә туган Татарстанның халык шагыйре Әхсән Баян әсәре буенча куелган “Тау ягы повесте” телефильмы союздаш республикаларның уналты телестудиясе катнашкан фестивальдә берьюлы өч төрдә – иң шәп башкарылган хатын-кыз роле, иң әйбәт замандаш образы һәм режиссер эше өчен бүләккә лаек була.
Әйе, Әхтәм ага Зариповның татар әдәбиятын халыкка таныту, мәдәни мирасыбызны саклау буенча эшләре бәяләп бетергесез. Мәсәлән, аның Шәриф Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни, Шәриф Хөсәенов, Ибраһим Нуруллин, Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Туфан Миңнуллин, Әхәт Гаффар, Ринат Мөхәммәдиев, Салих Баттал, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Әхсән Баян, Атилла Расих, Тәлгать Галиуллин, Шамил Рәкыйпов, Мәдинә Маликова әсәрләре буенча төшерелгән фильмнарын сәнгать сөючеләр бүген дә сагынып сөйли. Миләүшә Галиуллина язганча, режиссер, авторга ияреп кенә бармыйча, һәрвакыт үз хис-кичерешләрен бел­дерергә тырышты.
Әйтергә кирәк, Әхтәм Зарипов язучылар иҗатын заманча алымнар белән халыкка җиткергәндә профессиональ композиторларны да яңа әсәрләр иҗат итәргә илһамландырды. Әйтик, “Без китәбез – сез каласыз” фильмында композитор Фасил Әхмәтов һәм Фоат Әбүбәкеров музыкаларын ишетергә мөмкин. “Кияү” кинофильмында Рәшит Кәлимул­линның әсәре лейтмотив булып бара. Шуннан Әхтәм аганың нинди фильмга тотынса да, аны югары дәрәҗәдә башкарып чыгуы аңлашыла.
Кызганыч, татар халкы да үзенең дөньядагы урынын югалта бара. Күңел ачуга корылган хәзерге телевидение тапшырулары, очы-кырые күренмәс затсыз эстрада концертлары, буш сериаллар, татарчага бик сыйфатсыз тәрҗемә ителгән Төркия һәм башка чит ил кинофильмнары — моның ачык мисалы.
Язучы-публицист буларак, Әхтәм Зариповка үзгәртеп корулар чоры киң мөмкинлекләр ачты. Һәр тармакка үз бәясен бирергә, әле бик күпләр уйларга да базмаган темаларга кагылырга, ачып күрсәтергә җай чыкты. Ул милләт турында сөйләгәндә: “Гамьсезлегебезне, булдыксызлыгыбызны, бетә баруыбызны Мәскәүгә генә сылтап, аннан гына күреп яшәсәк, билгеле, бетәчәкбез”, – ди. Бетмәү, милләт булып сакланып калу юлларын эзли. Фәния Хуҗахмәт әлеге милләтпәрвәребез турындагы хатирәсендә болай дип яза:
“...Режиссер, артист, щепкинчы Әхтәм Зариповның саллы мәкаләләренең җәмәгатьчелекне дер селкеткәнен яхшы хәтерлим. “Мөшкеллек – мескенлектән” дигән күләмле язмасында “Яраклаша-яраклаша, милләт бетеп бара түгелме?” дигән сорауга җавап эзли. Дәлилләре саллы, уен уйдырып сала. ...Татар язмышы аның хәтеренә язылып бара... “Тәвәккәллик” дигән публицистик язмалары бик тә уйландырырлык, нәтиҗә чыгарырлык урыннар бар анда. “…1956 елның сентябрендә Мәскәү театр студиясендә укуларыбыз башлангач, артистлык һөнәренә өйрәтәчәк остазыбыз Лидия Ивановна Дейкунны 23 татар баласы көтеп утырабыз. Әлегә аны беребезнең дә күргәне юк. Яшьлегендә Станиславскийда укыган, МХАТ артисты булган, диләр. Көтеп утырабыз утыруын, әмма ул һаман юк та юк. Нишләргә? 10-15 минут вакыт узуга ап-ак чәчле юан әби ишекне ачып карый да: “Простите, пожалуйста”, – дип тагын юкка чыга. Без һаман көтәбез. Инде таралышу турында сүзләр чыга башлагач, ишек ачыла да теге юан әбинең башы пәйда булып: “Простите, где же татары?” – ди. Без хор белән: “Здесь!” – дибез. Лидия Ивановна: “Как? Вы же совершенно нормальные ребята”, – диде һәм соңлап булса да дәрес башланды”.
Менә бу татарга мөнәсәбәт, һәм ул әле дә дәвам итә. Биш ел буена шундый педагоглардан дәрес ал да үз милләтеңне яратма, аның өчен тырышма һәм көрәшмә, имеш...”
Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла аның җеназасында әйткәнчә, Әхтәм Зариповның таланты чиктән ашкан иде. Театрдан радиога, телевидениегә, әдәбиятка китте. Дүрт мәйданда үзенең эшен эшләде, татар халкы каршында аның йөзе ак.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: